Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Саклау объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы” темасына 17-19 июльдә Казанда “Биләр Палас” кунакханә комплексында халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Бүген иртәдән аның пленар утырышы булып, көннең икенче яртысында сөйләшү секцияләрдә дәвам иттерелде, иртәгә дә төшкә кадәр секция утырышлары каралган. Аннары фәнни форумда катнашучылар Казан каласы буенча экскурсиягә чыга, 19ы исә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы тарафына сәфәр чыгып, ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертелгән объектны барып карый.
“Саклау объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы” фәнни-гамәли конференциясендә шушы 2 көндә 5 секциядә алып барылачак сөйләшүдә нәрсәләр турында сүз булуы турында бүген үзәк ММЧ вәкилләренә ТР Мәдәният министрлыгында аңлатма бирелде. Республиканың традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова рәислегендәге матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Әзербайҗан Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгының матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча сектор мөдире Яшәр Гусейнли, Казакъстан Мәдәният фәнни тикшеренү институты баш эксперты – гыйльми секретаре Омарбаев Ырысбек, Россия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, Тыва Республикасының Кызыл шәһәре “Хоомей” халыкара фәнни үзәге директоры Зоя Кыргыс, ТӨРКСОЙда ТР вәкиле Лилия Саттарова катнашты.
Аерым алганда, “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы-2014” һәм Россиядә Мәдәният елы кысаларында үткәрелә торган халыкара фәнни форумда Төркия, Әзербайҗан, Казакъстан кебек төрки телле дәүләтләрнең һәм Россия Федерациясенең 10 төбәге вәкилләре, фәнни үзәкләр галимнәре, югары уку йортлары укытучы-галимнәре, Мәдәни үзәкләр һәм Иҗат йортлары җитәкчеләре фикер уртаклаша. Алар исә түбәндәге темаларга берләштерелгән: төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасына кагылышлысы хәзерге заманда кыйммәтләр киңлегендә актуальләшү, тел мохите сакланышы мәсьәләләренә, ачыклау, саклау һәм тикшеренү мәсьәләләренә бүлеп карала; матди булмаган мәдәни мирасны саклауда актуаль проблемалар; төрки халыкларның этник тарихы һәм традицион мәдәнияте турында сүз була.
Журналистлар белән очрашуда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, әлеге фәнни форумның темасы территориясендә 173 төрле милләт вәкиле яшәгән Татарстан Республикасы өчен бик актуаль һәм милли мәсьәләләр, милли сәясәт биредә һәрвакыт күз уңында. Ә инде матди булмаган мәдәни мирас сакланышы мәсьәләсе дөнья җәмәгатьчелеге игътибар үзәгендә булуы глобальләштерелү һәм мәгълүмати бергәлеккә күчә бару белән бәйле. Бу мәсьәләгә дәүләт хакимияте органнары, фәнни һәм гражданлык җәмәгатьчелегенең өстәмә игътибарын җәлеп итү мөһим, дип саный ул.
Россия дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова игътибарны юнәлтеп: “Татарстан Республикасы милли мәдәниятләрне саклау буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында флагман булып тора”, - диде, Татарстан Хөкүмәтенең, Мәдәният министрлыгының мәдәни мирас объектларын саклауда хокукый мәсьәләләргә зур игътибар бирүен, гомумән, бу өлкәдә үз эшенә бирелгәннәр генә эшләвен искәртте. Безнең бурыч - объектларны каталоглары һәм реестрлары булдыруга, алдагы буынга да җиткерү өчен халык мәдәниятенең уникаль үрнәкләрен теркәү, ул үрнәк-өлгеләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән шартлар тудыру, яшьләр, балалар әби-баба гореф-гадәтләренә кайтсын өчен, аларның хәзерге заманның мәгълүмати киңлегендә булуы кирәк, дигән фикердә профессор Т.Пуртова.
Әзербайҗан Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкиле Яшәр Гусейнли, безнең республикада ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 6 элемент (алар арасында әзербайҗан келәме, ашуг сәнгате, Нәүрүз һ.б.) бар, ә матди булмаган мәдәни мирасның үз инфраструктурасы оештырыла, диде. Мисалга, фольклор буенча клублар, халык һөнәрчелеге йортлары һ.б. Матди булмаган мәдәни мирасның реестры төзелә (инде 5 меңләп үрнәк анда урын алган), ул мирасны саклау, өйрәнү мәсьәләләре шушы республика югарылыгында җитди карала, әйтик, аның республика Президенты имзалаган концепция нигезендә дәүләт программалары гамәлдә һәм барлыгы 15 программага финанслар карала. Гомумән, исәпләре төбәкләрен матди булмаган мирас башкаласы итү булуын яшермәде ул. Аерым алганда, илдә “Халык иҗаты башкаласы” проекты гамәлгә ашырыла, ел да Әзербайҗанның фольклор башкаласы, һөнәрчелек һәм легенда башкаласы сайлана, һәм җирле башкарма хакимияттәгеләр, аерылып тору өчен, шушы исемнәр өчен үзара ярыша.
Казакъстан Мәдәният фәнни тикшеренү институты баш эксперты – гыйльми секретаре Омарбаев Ырысбек сүзен Татарстан башкаласы турында башлап, Казан төрки дөньяның элек башкаласы булган: биредән мәгърифәт һәм мәдәният нуры төрки мәмләкәтләргә чәчелгән, татарлар безнең төбәкләрдә мәдрәсәләр ачкан, дип тарихи сәхифәләрне барлады. Казакъстанда исә бүген архитектур һәм тарихи мирас һәйкәлләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү юнәлешендә эш башкарыла, диде.
Тыва Республикасының Кызыл шәһәре “Хоомей” халыкара фәнни үзәге директоры Зоя Кыргыс, тыва халкының бугаз белән җырлау (горловое пение) сәнгатен ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертү кирәк, дип саный. Аның сүзләренчә, АКШ, Кытай кебек илләрдән Тывага килеп, бугаз белән җырлауны өйрәнәләр һәм үзләренчә, ягъни оригиналдан бозып җырлыйлар, шул рәвешле, тыва халкы җыр сәнгатен башка этноска тапшыру күзәтелә. Бу мәсьәлә шактый җитди, тыва халкы җыр сәнгатенең бозылуына ризасызлык белдерә, шуңа күрә ЮНЕСКО югарылыгында аны яклау зарур, дип мәсьәләнең асылын ачты 30 ел шушы төр сәнгатьне өйрәнү белән шөгыльләнгән сәнгать фәннәре докторы Зоя ханым Кыргыс.
Республиканың традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова да матди булмаган мәдәни мираска бәйле проблемалы якны кузгатып, фольклор фондларны саклау РФ күләмендә хәл ителмәгән, аның Россиякүләм реестры булу кирәк, ди. Хәзерге вакытта 300ләп объект каталогта бар, ә иң мөһиме – төбәкләрдән туплап бирү зарур, ә төбәкләргә – муниципалитетлардан, шул рәвешле, бу үзәкләштереп, системалы тиеп алып барылырга тиешле зур эш, дип саный Ф.Җәүһәрова.