Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Белем бирү шәхси инвестицияләрне дә җәлеп итәргә тиеш – Э. Фәттахов
Гөлназ Талипова
27 фев 2014 - 13:52

Белем бирү шәхси инвестицияләрне дә җәлеп итәргә тиеш – Э. Фәттахов

Яңалык

Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 177 нче урта мәктәбендә узган конференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде. Чарада Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков, Казан шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин катнашты.

Энгель Фәттахов, Россия мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков командасы белән берлектә, “Татарстан перспективасы: алдан күзаллауга нигезләнгән мәгариф системасы үсеше моделенә таба” дип аталган социомәдәни белем бирү проекты эшләнүе хакында әйтеп узды һәм, аны тормышка ашырган очракта нинди нәтиҗәләргә ирешеп булачагын фаразлады. “Югары тизлектә үсеп барган икътисад кадрларга яңа таләпләр куя. Алар 21 нче гасырның күнекмәләрен белергә, киң мәгълүматлы булырга тиеш. Хәзерге вакытта кадрларның кызыксынулары, максатлары төрле. Проектның бурычларыннан берсе – аларны берләштерү”, - диде ул.

Гомумән алганда, проект республикада уңайлы, икътисад ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек белем бирү мохите тудыруны күз уңында тота. “Бу проектның үзенчәлеге шунда: ул гаилә, җәмгыять һәм дәүләт куйган көчне арттыруны планлаштыра. Анда кызыксыну белдергән бөтен министрлыклар һәм ведомстволар катнашыр дип уйлыйбыз”, - диде әлеге уңайдан министр.
Проект тормышка ашканнан соң, Энгел Фәттахов сүзләренчә, уңай якка үзгәрешләр шактый булачак. Бу – сәяси һәм социаль тотрыклылык, гражданнарның белем алуга тигез хокуклы булуы, шәхеснең таләпләрен канәгатьләндерү өчен белем бирү товарлары һәм хезмәтләре базарын үстерү һ.б.

Проект, беренче чиратта, педагогларны үзгәртүне дә күз уңында тота: “Аларның яңа социаль статусларын булдыру мөһим. Укыту сыйфатына кагылышлы проблемалар да үз көчендә кала. Хәзерге вакытта белем бирү системасын нәтиҗәле итәрдәй алымнар эшләп чыгаруга игътибар арттырдык”, - диде министр әлеге уңайдан.

Куелган бурычлар моның белән генә төгәлләнми: укытуны камилләштерү максатында, 1.0 белем бирү системасыннан 3.0 системасына күчәргә исәплиләр. Билгеле, яңа системада укыту өчен, дәреслекләр эшләп чыгарырга кирәк булачак – бу мәсьәлә буенча да эш алып барырга планлаштыралар. “Шулай ук, укучыларны кече яшьтән чит телләргә өйрәтергә, математика һәм табигать фәннәренә басым ясарга дигән бурычлар куела”, - диде Э. Фәттахов.

Министрны хәзерге вакытта белем бирү системасына бирелгән акчаларның нәтиҗәлелеге турындагы сорау да борчый. “Белем бирү шәхси инвестицияләрне дә җәлеп итәргә тиеш”, - диде ул бу уңайдан.

Мәктәпкәчә белем бирү системасы турында сөйләгәндә, Энгель Фәттахов ясле төркемнәрен саклап калып, 3 яшьтән зуррак булган балаларга балалар бакчасында өстәмә урыннар булдыру һәм андый учреждениеләрне заманча технологияләр белән җиһазландыру мәсьәләләренә кагылды. “Иң мөһим бурыч – мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын кертү”, - дип фикерен тәмамлады министр.

Чыганак:

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 776
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныф...
Гимадиева Эльвира Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
15 378 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
36 091 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑