Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) сизелерлек үзгәреш кертелми – Равил Хәмитов
Гөлназ Талипова
25 фев 2014 - 19:00

БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) сизелерлек үзгәреш кертелми – Равил Хәмитов

Яңалык

Татарстанда быел 20,4 меңнән артык укучы 11нче сыйныфны тәмамлый. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны исә 36 меңнән артык. Бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада 2014 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестацияләре үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләр хакында сөйләделәр. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов катнашты. “БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА) сизелерлек үзгәреш көтелми. Укучылар үзләре аларны сизмәскә дә мөмкин”, - дип белдерде ул ыгышында.

9нчы сыйныфлар, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан имтиханны мәҗбүри рәвештә тапшыра. Калган 10 предмет (рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, чит телләр, җәмгыять белеме, информатика, татар теле һәм әдәбияты) арасыннан укучы теләгәнен үзе сайлап ала.

Шулай да, төп дәүләт имтиханнарының контроль-хисап материалларына берникадәр үзгәреш кертелгән. Әйтик, биология, физика, география, химия һәм җәмгыять белеме кебек фәннәрнең аерым бер биремнәрен эшләгән өчен балл саны башка еллардагы кебек куелмаска да мөмкин, шулай ук биремнәрнең элеккеге тәртип буенча урнашмавы күзәтелергә мөмкин.

Быел Дәүләт йомгаклау аттестациясен кабат тапшыру мөмкинлеге түбәндәге очракларда биреләчәк: әгәр укучы рус теленнән яки математикадан канәгатьләндерерлек нәтиҗә күрсәтмәсә, җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаса яки, авырып китү сәбәпле, биремнәрен эшләп бетермәсә. Әмма бөтен сәбәпләр дә документ белән расланган булырга тиеш. Нәтиҗәләре белән канәгать булмаганнар апелляциягә бирү хокукына ия.

БДИга килгәндә, барлык фәннәрдән дә минималь баллар саны үзгәрешсез калган. Әйтик, былтыр рус теленнән иң әз балл күрсәткече 36 булса, быел да ул шул ук.

Биремнәрне чишүгә бирелгән вакыт үзгәрмәгән: математика, физика, әдәбият, информатика өчен 3 сәг. 55 минут, рус теле,тарих, җәмгыять белеменә 3 сәг. 30 минут, биология, география, химия, чит телләргә 3әр сәгать вакыт бирелә.

“Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен имтихан тапшыруга бирелгән вакыт күләме 1,5 сәгатькә арта. Әгәр укучы имтиханда 4 сәгатьтән артык утырса, аңа тамак ялгап алу яки сәламәтлеге өчен мөһим медицина процедуралары узу мөмкинлеге тудырылачак”, - диде урынбасар.

Быел имтиханнарны 26 майдан 19 июньгә кадәр уздырачаклар.

Тагын шунысын да искәртеп китү мөһим: армиягә чакырылганнар, укуын дәвам итү өчен чит илгә китүчеләр, медицина күрсәтмәләре буенча дәвалау-профилактика учреждениеләренә барырга тиешлеләр һәм, Россия яки халыкара спорт ярышларына бәйгеләрендә катнашу сәбәпле, билгеләнгән датада имтихан тапшыра алмаучылар имтиханнарын 21 апрельдән 8 майга кадәр тапшырып бетерү мөмкинлегенә ия. Мондый имтиханнар апрельнең 21 нче числосында рус теле, 28 нче числосында математика буенча булачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1151
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Татарстан – туган илем (Норлат)
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2015) ресурслар
Татарстан – туган илем
Гайфуллина Әлфинә Вәзир кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
10 465 0 Аудио
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"Тел вә милләт" тапшыруы. Халыкара Ана теле көне уңаеннан Рабит Батулла белән фикер алышу
21 513 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑