Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Татар теле - йөрәк теле
Гөлназ Талипова
21 фев 2014 - 22:38

Татар теле - йөрәк теле

Яңалык

Ана теле – зур хәзинә, дип күп сөйлибез без. Ә шушы хәзинәбезне саклап, балаларыбызга тапшыру өчен ни дә булса эшлибезме соң?!

Тарих битләренә күз салсак, җир йөзендә барган сугышларның күпчелегенең максаты җир биләмәләрен киңәйтү булса да, яулап алучылар килгәч, төп халыкның тел, иман, милләт проблемалары өскә калка.

Ә бүгенге тормышта ана телебезне саклап калу өчен беренче чиратта гаилә җавап бирергә тиеш. Бу бик дөрес. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә, җирле халык ихтыяҗларын үтәп, милли телләрдә укытуга игътибарын арттырырга тиеш.

Миңа татар авылларына барырга еш туры килә. Берничә ел элек Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылында Татарстанның “Юлдаш” газетасы хезмәткәрләре белән танышырга туры килде. Алар татар авылларында телнең ни дәрәҗәдә булуы, халкыбызның тормыш рәвеше, гореф-гадәтләребез сакланышы белән кызыксынып килгәннәр иде. Авыл халкы алар белән дә, минем белән дә русча сөйләшә башлагач, аптырап: “Әллә сез руслармы?” – дип сорадык.
“Юк, без татарлар, тик телебездән хурланабыз, чөнки “ч” хәрефен “ц” дип әйтәбез. Мишәрләр без”, - диештеләр. Берничә урында шул ук хәл кабатланды.

Бу хәлгә берничә ел үтеп китсә дә, һаман хәтеремнән чыкмый әле. Кызганычка, бу тенденция елдан-ел арта гына бара. Авыл мәдәният йортларында бәйрәмнәр күбесенчә рус телендә бара. Бәйрәмгә читтән зур кунаклар чакырылган, дип сылтау табалар. Икенче алып баручыны куй да, ул программаны рус телендә кабатлап барсын! Шул гына. Үз авылыбызда үз телебездә сөйләшергә кирәк!

Татар авыллары мәктәпләрендә дә шул ук хәл күзәтелә. Ни гаҗәп, укучылар үзара гел русча гына сөйләшәләр. Мәктәпләрдә татар теленә атнасына ике сәгать, балалар бакчасында бер сәгать татар теле өйрәтелсә дә, моның аз булуы аңлашыла. Чөнки, белүемчә, ата-аналар да өйдә күбрәк русча аралашырга тырышалар. Янәсе, балалары шәһәргә киткәч, кешедән ким-хур булмасыннар. Алар русчага бакчада да, мәктәптә дә, шәһәргә киткәч тә өйрәнергә өлгерерләр. Ә менә татар телен, туган телебезне үзләштереп өлгермәскә дә мөмкин. Аннары соң булмагае. Картлык көнегездә балагыздан бер чынаяк суны рус телендә сорап ятарга калмагае. Шагыйрь Гәрәй Рәхим болай дип язган:

Без татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Мишәр татарлары,
Типтәр татарлары,
Керәшен татарлары,
Тагын бик күп, бик күп
татарлар,
Төрле-төрле исем белән
йөрсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә
яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез!

Аллаһы Тәгалә телебезне тагын да матурлатыр, бизәр өчен аңа бераз аерма биргәндер, дип уйлыйм. Ульян татарларының сузып-сузып сөйләүләре, мәчәләйлеләрнең “ц”ыкылдаулары, ярмәклеләрнең “ч”ыкылдаулары шәһәр җирендә бер-беребезне аеру өчен бик яхшы. Төрлечә сөйләшсәк тә, без барыбыз да Самара татарлары, һәм без моның белән горурланып, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшергә оялмыйк. Информация технологияләре чәчәк аткан чорда шушы татарлар бер зур гаилә кебек яшәгән очракта телебез тагын да байый, формалаша, яңара, телебезне баетып яңадан-яңа сүзләр килеп чыга.

Бер мәҗлестә Татарстан кешесе: “Ә, сез бит әле мишәрләр!” - дип безне түбәнсетергә теләгән кебек тоелды. “Абзый, киресенчә, мишәр булуыбыз белән горурланабыз. Мишәр - татарның каймагы бит”, - дип җавап биргән идем шул вакытта.

Рамил Төхвәтуллинның “Зөләйха” фильмында патша заманында татар халкын көчләп чукындыру, авылларда мәчетләр яндырылу, татар хатыннарын көчләп урыска кияүгә бирүне күреп, күзләргә ирексездән яшьләр тула. Шулай изелгән халкыбыз да татарлыгын югалтмаган, ә без бүгенге уңай мохитта үз теләгебез белән телебездән ваз кичәбез. Һәр татар кешесе үзе белгән телне балаларына һәм оныкларына тапшырып калдырырга тырышсын иде. “Ц”екелдәтеп тә, “ч”екелдәтеп тә рәхәтләнеп туган телдә сөйләсеннәр иде балаларыбыз!

Язмамны шагыйрә Лена Шагыйрьҗан сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Әй, син, телем, батыр

телем, горур телем.

Җирдә йолдыз булып, балкып

торыр телем.

Халкым теле, хак телем син,

йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге кирәк

телем!

Чыганак: http://matbugat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1087
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 5 нче диск
12 624 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
36 034 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑