Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Җәмгыять үсеше дә һәрчак югалтуларга бәйле, һәм югалтуларның объектив һәм субъектив сәбәпләре була. Соңгысы шактый ук дәрәҗәдә аерым кешеләрнең эшчәнлегенә бәйле.
Туган авыл белән горурлану
Яшел Үзән районының Бәчек авылына барганда күңелне әнә шундыйрак уйлар биләде. Бәчек турында “ВТ”да “Бәчек – каршылыклар авылы” дигән (№157, 2013 ел) язма чыккан иде инде. Тәнкыйть кәнфит түгел, шуңа күрә авыл кешеләренең “ВТ”ны бәхәс мәйданына әйләндерүләре дә табигый. Без тәнкыйди мәкаләләрне кемгәдер ачу итеп, “кызык итик әле”, дип язмыйбыз. Максатыбыз – килеп туган кыен хәлгә ачыклык кертеп, әлеге хәлдән чыгу юлларын эзләү. Шөкер, Бәчек халкы, җирле җитәкчелек тә тәнкыйтьне дөрес кабул иткән.
Халык белән күзгә-күз карап
Бәчек кешеләре белән очрашуны тынмас җан, “Тукай фонды”ның Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Мәрдән кызы Филиппова оештырган иде. Клара апаны мин Арчада эшләгән вакытыннан бирле беләм. Район мәдәният бүлеген җитәкләде ул. Берәүләр мактаса, кайберәүләр аны “уңайсыз кеше” дип кабул итте. Ни өчен? Чөнки ул агым уңаена гына йөзмичә, кимчелекләрне дә әйткәләп, җитәкчелекне дә шактый кымтырыклап тора иде. Инде менә өлкән яшьтә булса да, Яшел Үзәндә татар мәгарифе, милләт язмышы өчен җан атып йөри. Ә Бәчеккә килгәндә, Тукай туганнары Бибисаҗидә һәм аның кызы Өммеһания яшәгән һәм җирләнгән бу авылның киләчәк язмышы өчен җаны бәргәләнә аның. Әлбәттә, бу очрашуны зурлап торып “авыл халкы белән очрашу” дияргә тел әйләнми. Мәктәпнең бер бүлмәсенә тулыр-тулмас ике дистә кеше җыелган.
Әмма аларның авыл зыялылары икәнен искә алсак, очрашуга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев килгәнен дә әйтсәк, иң борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп була иде. Сүз башында “ВТ”да чыккан тәнкыйть язмасына бераз үпкә белдерелде үзе. Әмма Фоат әфәнде: “Сез газета аша хат язышмагыз, гозерләрегезне безгә сөйләгез. Менә мин сезнең каршыгызда бит”, – дигәч, очрашу эшлекле сөйләшүгә әйләнде. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин: “Безнең авыл ялт итеп торырга итеш”, – диде. Газетада язылган кимчелекләр бетерелә бара икән. Быел авыл урамнарына таш җәячәкләр. Мәчет тә төзекләндерелә, эчке ягын ремонтлап бетереп киләләр. Тырышкач була бит, бетәм дисәң, бетәсең инде ул.
Алдарак әйткәнемчә, югалтулар аерым кешеләрнең эшчәнлеге, дөресрәге, берни дә эшләргә теләмәве, булсынга түгел, вакыт узсынга йөрүе белән бәйле шул. Ярый әле халык арасында фидакарьләр бар. Шундыйларның берсе – Хәйдәр Сибгатуллин белән сөйләшеп тордым. Авылны төзекләндерү буенча шактый эшләрне башкаруны ул оештырып йөри. Үз тирәсенә фикердәшләрен дә җыйган. Берничә егет, юк вакытларын бар итеп, кирәксә халыктан акча да җыеп, авылны карап тоталар. Әмма бөтен эшкә аларның мөмкинлеге җитми. Мәсәлән, мәктәп бинасы инде тәмам искергән, ремонтлап кына “кеше итеп” булмаячак. Ф.Шәмсиев тә: “Кагылсаң ишелә башларга мөмкин. Мәктәпне, медпунктны, 50 урынлы булса да тамаша заллы клубны бер түбә астына алган бина төзетергә исәп”, – ди. Район җитәкчелеге бу хакта зурдан сүз алып бара икән.
Клара апа Филиппова Бәчекнең киләчәген күзаллап эшлисе эшләрнең планын да язып килгән иде. Тукайның нәсел дәвамчылары Бибисаҗидә белән Өммеһаниянең рухларын мәңгеләштерү, беренчедән, алар укыткан мәктәп белән бәйле булса, икенчедән, аларның йорт нигезенә мемориаль такта куйдыру турында да сүз кузгатты ул. Эскизын да эшләтеп килгән. “Капка рәвешендәге мемориаль тактаның уртасына Бибисаҗидә рәсеме урнаштырылып, як-якларында Тукайның аңа язган хатларыннан өзекләр булырга тиеш”, – ди. Район җитәкчесе бу эшне хуплады, әмма эскиз турында уйланырга кирәк диде. Инде килеп Бәчектә музей ачарга да ниятләп куйдылар. Әле күрше Урысбага авылындагы Тукай һәйкәленең шактый начар хәлдә икәнен дә искә төшерделәр, аны да төзекләндерү кирәк, диделәр. Шөкер, җыелышта катнашучылар барысы да бу гамәлләрне хуплады, Ф.Шәмсиев барысын да үзе контрольгә алачагын әйтте, төп җаваплылыкның авыл җирлеге башлыгына төшәсен искәртергә дә онытмады.
Бәчеккә моңсу уйлар белән барсам, кайтканда күңел күтәренке иде. Чөнки авыл уянган. Әле май ахырында Бәчектә авыл бәйрәме уздыру турында да ниятләп куйдылар. Клара Филиппова бу бәйрәмгә “Авылымның алсу таңнары” дигән исем дә табып, аның ничек, ни рәвешле узасын тәфсилләп язып та килгән икән. Аны укып фикер дә алыштык. Менә теләк булгач була бит. “Бетәм” дип зарланудан файда юк ул.
Чыганак: http://vatantat.ru