Татар мәгарифе порталы
Мәгариф системасында яңа вазыйфалар, яңа хезмәт урыннары барлыкка килде. Сүз Россия Федерациясенең Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгының яңа карары турында бара. Мәгариф оешмасы диспетчеры, ректорат каршында киңәшче, факультет диспетчеры, укыту мастеры, тьютор – болар Россия мәгариф оешмаларында тиздән барлыкка киләчәк эш урыннары.
Мәктәп–гимназияләрдә исә тьютор эшли башлаячак. Әлеге кеше үтәргә тиеш вазыйфаларны барлап чыксаң, тьютор бер үк вакытта тәрбияче дә, психолог та, киң кырлы педагог та. Тьюторлар укытучылардан аермалы буларак һәр укучы белән индивидуаль эшли. Мисал өчен, укучының өй эшләрен координацияли, аңа белгечлек сайларга булыша, теге яки бу фәннән артта калса, аңламаган темаларны аңлата. Әгәр дә укытучылар яисә сыйныфташлары белән конфликтлар туа икән, бу очракта да мәсьләне тьютор җайларга бурычлы.
Күргәнегезчә, тиздән мәктәпләрдә укучыларга реаль ярдәм күрсәтә алырлык кешеләр эшли башларга мөмкин. Ник мөмкин генә? Чөнки мәктәп–гимназияләргә тьюторланы эшкә алу, бәлки штаттагы педагогларның квалификациясен күтәрү, яисә әлеге яңалык белән исәпләшмәү – мәктәпнең үз кулында.
Бүген Россиядә тьюторларны әзерләүче өч үзәк эшли: Мәскәүдә, Иҗауда һәм Томскида.