Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортларында белем алучы иң алдынгы студентлар катнашында «Лицеистлар балы» уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. Әйтергә кирәк, яшьләр арасында әлеге чараның абруе көннән-көн арта.
Республикада эшче һөнәрләрне популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә. Бу җыен шушы максатка ирешүдә аеруча зур роль уйный торган чараларның берсе. Ник дигәндә, бәйрәм тантанасы аша эшче профессияләрен сайлаган яшь буын вәкилләре үзләрен кирәкле итеп тоя, Татарстан җиткчеләре белән очрашу, аларның теләк-тәкъдимнәрен, хәер-фатыйхаларын ишетү исә сайлаган һөнәрләренең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңларга ярдәм итә.
Һөнәри белем бирү йортларында түләп укучылар арта
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, «Лицеистлар балы»нда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта икән.
- Инде күп еллар дәвамында без эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның абруен күтәрү турында сөйлибез. Соңгы елларда, ни сәбәпледер, яшьләребез инженер, төзүче, электрик кебек һөнәрләрдән читләшкән иде, әлеге хезмәт аларга дәрәҗәсез булып тоелды. Әлбәттә, моңа берничә фактор йогынты ясый. Әлеге һөнәргә өйрәтә торган уку йортының бинасы нинди, анда укучылар өчен нинди шартлар тудырылган, стипендия ничә сум, бу һөнәр ияләренең айлык хезмәт хакы күпме, җиһазлары ни дәрәҗәдә яңа - яшь кеше боларның барысына да игътибар итә һәм нәтиҗә ясый. Шуңа күрә, моннан берничә ел элек без алдыбызга эшче һөнәрләр турындагы ялгыш фикер белән көрәшү бурычын куйдык. Бүгенге чара исә шушы максатыбызны тормышка ашыруның бер юлы», - дип уй-фикерләре белән уртаклашты министр.
Җитәкче әлеге чараларның нәтиҗәле булуына аеруча сөенә. Моннан берничә ел элек республиканың көллият һәм техникумнарына бәйге, гомумән дә, булмаган булса, хәзер кайбер уку йортларында бер урынга 4-5 кеше дәгъва кыла. Түләп укучылар саны да елдан-ел арта икән.
Экология белән бәйле проблема техникумга китергән
Кагыйдә буларак, «Лицеистлар балы»на республиканың төрле һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы иң алдынгы студентлар җыела. Аларның барысы да үз һөнәрләрен алдан уйлап, аның кирәклегенә төшенеп сайлаган яшьләр. Мин чарага килгән студентларның кайберләре белән шәхсән аралаштым.
Мәдинә Агишева Түбән Кама технология техникумының 3нче курсында укый. Ул бу уку йортыннан химик анализ лаборанты һөнәрен алып чыгачак. Кыз сүзләренә караганда, әлеге һөнәрне сайлавы юкка түгел.
- Мин мәктәптә укыганда ук экология белән бәйле проблемалар турында кызыксына башладым. Кызганычка каршы, экология торышы Түбән Камада гына түгел, ә гомумән, республика күләмендә бер дә сөенерлек түгел. Шушы вәзгыятькә йогынты ясыйсым, бераз булса да тәртип урнаштырасым килә, - дип сөйләде Мәдинә «Intertat.ru» газетасына.
Быел ул укуын тәмамлый. Февраль аенда аларны Түбән Камадагы оешма һәм предприятиеләргә эшкә урнаштыра башлаячаклар. «Әгәр дә үземә ошый торган хезмәт урыны булса, һичшиксез, әлеге юнәлештә камилләшәчәкмен. Алга таба югары уку йортын да тәмамларга ниятлим», - дип дәвам итте сүзен студент-кыз.
Гөлшат Сафиуллина исә Казан сәүдә-икътисад техникумының 2нче курс студенты. Шул ук вакытта ул уку йорты үзидарәсенең студентлар советы рәисе вазифаларын да башкара.
- Мин әлеге техникумда хисапчы һөнәрен үзләштерәм. Ни өчен әлеге профессияне сайладыммы? Беренче чиратта, хәзерге вакытта хезмәт базарында бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Димәк мин беркайчан да эшсез калмаячакмын, - дип саный Гөлшат.
Мәктәп укучыларын төзүче һәм пешекче һөнәрләре кызыксындыра
Инде билгеле булганча, чара кысаларында мәктәп укучылар арасында уздырыла торган «Киләчәккә билет» иншалар конкусына да нәтиҗә ясала. Быел бәйгегә барлыгы 160 эш кабул ителгән. Катнашучылар исә - 7-11сыйныф укучылары.
- Конкурс быел инде бишенче ел рәттән уздырыла. Әйтергә кирәк, шушы вакыт дәверендә укучыларның дөньяга, белем алуга булган карашлары шактый үзгәрде. Шунысы сөенечле, иншалар арасында эшче һөнәрләргә багышланганнары шактый артты. Кайсы да булса өлкәдә хезмәт куючы эшче профессия вәкилләренә сокланып, алар белән горурланып язылган эшләр елдан-ел күбәя бара. Ә иң мөһиме, күбесе киләчәк тормышларын урта һөнәри белем алудан башларга тели, - дип сөйләде «Intertat.ru» газетасына Татарстанның хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгындагы чаралар оештыру һәм уздыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Алия Нәбиуллина. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда мәктәп укучылары арасында төзүче һәм пешекче һөнәрләре аеруча популярлашкан икән.
Әлеге бәйге җиңүчеләренең берсе - Аяз Мөхәммәтшин. Ул иншалар бәйгесенең «Кадрлар әзерләү урыны» номинациясендә беренче урынны яулады. Буа районы Карлы авылының 8нче сыйныфында белем алучы егет жюри әгъзаларын Буа ветеринар техникумы турындагы язмасы белән шаккаттыра. Бактың исә, Аязның гаиләсе тарихы шушы уку йорты белән нык бәйләнгән икән.
- Минем әтием белән абыем нәкъ менә бу техникумны тәмамладылар. Апам да хәзерге вакытта шушы уку йортында белем ала. Иншалар бәйгесе турында ишеткәч, миндә шунда ук ветеринар техникум турында язу теләге туды, чөнки 9нчы сыйныфны тәмамлагач, үзем дә шунда җыенам. Анда бик тирән, төпле белем бирәләр, - дип сөйләде безгә Аяз.
Тантана исә җыр-бию һәм уен-көлке белән дәвам итте. Әлеге чара студентларның үзләре сайлаган эшче һөнәрләре буенча эшләү теләкләрен тагын да арттыргандыр, дип ышанасы килә.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt