Татар мәгарифе порталы
Сез монда
3-13 август көннәрендә Казанда Спортның су асты төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырыла. Спортчылар исә Татарстан башкаласына 30 июль көнне үк килеп урнаша башлаган инде.
Әлеге төр уеннарны оештыру идеясе белән Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе чыга. Беренче шундый чемпионат 2007 елда Италиянең Бари шәһәрендә уздырылган. Спортның су асты төрләре буенча икенче чемпионат исә Татарстан башкаласында үткәрелә.
«Казан - бу ярышларны уздыру өчен менә дигән урын. Биредә спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган, мондагы кебек заманча спорт объектлары Россиянең башка бер генә шәһәрендә дә юк», - дип белдерде Россиянең су асты федерациясе президенты Анна Аржанова «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда.
Чарада Җир шарының 40 иленнән килгән 700гә якын спортчы катнашачак. Россия данын исә 82 спортчы яклый. Араларында Татарстан кызы Илмира Зарипова да бар. Спортчыларның барысы да Универсиада авылында яшәячәк. Аларның күбесе Казанга 30-31 июль көннәрендә үк килеп урнаша башлаган инде.
«Спортчыларга мондагы климатка күнегергә, ярышларга тулысынча әзерләнеп бетәргә кирәк. Аларның күбесе Универсиада авылындагы шартлардан бик канәгать булуын белдерә», - дип сөйләде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Аның сүзләренә караганда, уеннар шәһәрнең өч спорт корылмасында узачак. “Буревестник” бассейнында ластларда йөзү һәм дайвинг буенча ярышлар үткәрелә. Су спорты төрләре сарае акватлон һәм апноэ буенча үзара көч сынашачак спортчыларны кабул итә. Ә йөзү буенча марафон ярышларын өстен күрүче тамашачыларга Ишү спорты үзәгенә рәхим итәргә кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп узу кирәк, спорт ярышларына билет сатып алып интегәсе юк - чемпионат кысаларындагы ярышларга керү бушлай, аларга теләге булган һәркем рәхим итә ала. «Казанга әлеге спорт төрен сөюче чит ил тамашачылары килә башлады инде. Алар туганнары, дуслары, үз илләре өчен җан атачак», - дип дәвам итте сүзен Хәлил Шәйхетдинов.
Анна Аржанова исә үз чиратында су асты спорты төрләренең чыннан да бик кызыклы булуын ассызыклап узды. “Моннан 5-10 ел элек кешенең тын да алмыйча, су астында 300 метрга якын араны йөзеп узуы һәм 200 метр тирәнлеккә чума алуы ышанмаслык хәл кебек иде”, - ди Аржанова.
Чыганак: http://www.intertat.ru