Татар мәгарифе порталы
Сез монда
25 июль вузларның көндезге бүлегенә документлар кабул итүнең соңгы көне иде. Август башында беренче курска кемнәрнең кабул ителәчәге билгеле булачак. Андыйлар, ниһаять, җиңел сулыш алырга мөмкин. Югыйсә борчылырга да нигез бар иде, чөнки быелгы гаугалы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга дигән сүзләр дә чыккалады. Киләсе елда исә БДИга таләпләр тагын да катгыйланачагы гаҗәп түгел.
Быел Россиядә чыгарылыш укучыларының саны 750 меңгә кимрәк иде. Узган ел белән чагыштырганда 1,3 процентка азрак бу. Бюджет урыннары исә үзгәрмәде: 491 мең абитуриентка урын бар. Бәйгеләр түбәнрәк. Вузларда бер урынга уртача 1,53 кеше туры килә. Имтиханнарны уңышлы тапшыра алмаганнар, аттестатсыз калучылар да студент була алмаячак. Табиб, инженер, укытучы белгечлекләренә, табигать фәннәре юнәлешләренә бюджет урыннарының саны арттырылды. Аның каравы икътисад, менеджмент белгечлекләренә кыскартылды. Магистратурага урыннар 20 процентка артса, бакалавриат, белгечлекләр буенча 3 процентка кимеде.
Вузда укырга теләүчеләр арасында хәйлә юлына баручылар да бар. Курск шәһәрендә берәү вузга БДИ турында ялган белешмә алып килгән. Ялган кәгазь өчен ул 30 мең сум акча түләгән. Әлеге буш бланкны абитуриентка танышы тәкъдим иткән. Аңа теләсә нинди нәтиҗәне язарга мөмкин, имеш. Теге кеше вузга килеп, акчаны алган да юкка чыккан. Мәгълүматлар базасында абитуриентның белешмәсен тикшергәннән соң андый номерның бер ел элек башка кешегә бирелгәнлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта ялган белешмә тәкъдим итүчене эзлиләр.
Быел бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы гауга РФ Мәгариф министрлыгына БДИны камилләштерү бурычын куйды. Мәгариф министры Дмитрий Ливанов РФ Иҗтимагый палатада “түгәрәк өстәл”дә БДИга кагылышлы үзгәрешләр хакында әйтеп үткән. Киләсе елларда чит телләрдән – телдән бирү өлеше кертелүе, ә информатиканы компьютерда тапшыру көтелә. Техник яктан көйсезлекләр булмасын өчен башта пилот режимында сынап караячаклар. 2020 елдан соң инглиз телен мәҗбүри имтиханнар исемлегенә кертмәкчеләр. Мәктәпләрдә чит тел укытучыларының һәм дәресләр саны артачак. Биремнәрнең вариантларын арттыру ихтималы бар. Монысы сәгать поясы төрле булган төбәкләргә әзерләнгән вариантларның, ягъни быелгы кебек Ерак Көнчыгыш укучылары эшләгән материалларның Интернетка чыгуына юл куймас өчен. Шулай ук җәмәгать күзәтчеләре санын да арттырырга җыеналар. Алар имтиханны гына түгел, җавапларны тикшерү барышын да күзәтә алачак. Чөнки быел имтиханның башкарылмаган С өлешенә “нуль” куясы урынга, биремнәрне укучылар өчен эшләгән белгечләр дә булган. Шундый меңләгән очрак билгеле. Ливанов 2015 елларга бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре банкын ачык итәргә тәкъдим итә. “Барлык фәннәрдән дә БДИның беренче, икенче өлеше сорауларын ачык итәргә кирәк. Базаны тулыландыру өчен өстәмә вариантларын да булдырачакбыз”, – ди ул. БДИ биремнәрен төзүчеләргә сорауларны арттырып калмыйча, аларның сыйфатын да яхшыртырга туры киләчәк. Баш педагог имтиханны камилләштерүнең ике юлын тәкъдим итә. Берсе – җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән баш тарту. Икенчесе – сынау тапшыруны ике баскычлы итү. Аттестат өчен генә укучылар гомуми белем бирү вариантын сайлый алачак. Анда А, В, С вариантлары сакланачак. Иң югары балл 70 булачак. Ә инде югары уку йортларына керергә теләүчеләргә биремнәр катлаулана. Биремнәрдә тест сораулары булмаячак. Укучылар иҗадилыгын да күрсәтә алачак. Монда максималь балл –100.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар БДИда кагыйдә бозу очраклары булмасын өчен балаларны кечкенәдән дөрес тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Шулай ук оештыручыларның исемнәре дә киң җәмәгатьчелеккә билгеле булырга тиеш дигән фикер яңгыраган. Бу исә аларны үз эшләрен намуслы башкарырга мәҗбүр итәчәк. Әгәр БДИ нәтиҗәләре мәктәпнең эшчәнлегенә йогынты ясамаса, укытучылар да, түрәләр дә укучының билгесен күтәрү турында уйламас. Ул вакытта укучыларга ярдәм итүдән туктаячаклар. Министрлык һәм Иҗтимагый палата вәкилләренең тәкъдимнәре Президентка җиткереләчәк.
Татарстанда БДИ-2013 ничек үтте?
* БДИда 21 меңгә якын кеше катнашты. Шуларның 19 мең 948е – быелгы чыгарылыш укучылары. 11 нче сыйныф укучылары соңгы өч елда берәр меңгә кими бара.
* Укучылар информатика, химия, тарих, рус әдәбиятыннан имтиханнарны күбрәк сайлады.
* Географиядән кала (0,8 баллга түбәнрәк) барлык фәннәр буенча уртача балл узган елга караганда югарырак.
* Теге яки бу фән буенча минималь чикне уза алмаган укучылар саны кимегән. Бу физикага (11,3 проценттан 4,6 процентка кадәр кимегән), тарихка (8,1 проценттан 3 процентка кадәр), химиягә (4,9 проценттан 2,8 процентка кадәр) кагыла.
* Барлыгы 113 укучы аттестатсыз калды. Узган ел андыйлар 233 иде.
* Былтыр Татарстанда 100 баллны 109 укучы туплаган булса, быел мондый эшләр – 416. Югары балл җыючылар бигрәк тә химия (216), инглиз теле (18), информатика (40), физика (36), математика (15), биологиядән (21) артты. Ике фәннән 100 баллны – 25, өч фәннән 2 укучы җыйган.
* Сынауларга кесә телефоны, фотоаппарат, сәгать-калькулятор һәм башка элемтә чаралары, шпаргалка, белешмә-материаллар белән кергән 33 кеше имтиханнан куылды. Чүпрәле, Арча, Яңа Чишмә, Актаныш, Буа, Казан шәһәренә кагыла бу. Нурлат һәм Баулының ике укучысы контроль-үлчәм материалларын Интернетка урнаштырды. Барлыгы 61 беркетмә төзелгән, аларның 24е – вазыйфаи, 37се – физик затларга.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru