Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күптән түгел Иҗтимагый палатада Россиянең элитар мәгариф бирү системасының үсеш алмау проблемасы күтәрелде. Илдә югары интеллектлы, теге яки бу өлкәдә сәләтле кызлар-малайлар күп, ләкин аларга үз талантларын ачарга мөмкинлек юк. Бу очрашуда мәгариф өлкәсе белгечләре белән беррәттән психолог, социолог һәм галимнәр дә катнашты. Әгәр дә яшь талантларны вакытында күреп, аларны дөрес юнәлештә үстерсәң, халыкның көнкүрешен уңай якка үзгәртеп була – бу белгечләрнең уртак фикере.
Күпмедер дәрәҗәдә үсеш алган һәр дәүләтнең үз элитасы бар. Элита дигәндә сүз талантлы кешеләр турында бара. АКШ, Франция, Бөекбритания, Испания һәм күп кенә башка илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр буенча илнең кереме һичшиксез милләтнең интеллект дәрәҗәсенә бәйле. Европа Советы каршындагы Сәләтле балаларны һәм үсмерләрне укыту буенча Европа комитетының беренче вице-президенты Игорь Ушаков моны дәлилләү өчен хәтта махсус саннар китерә: “Халыкның уртача интеллектуаль дәрәҗәсе кешенең югары күрсәткечләреннән 16 проценттан да кимрәк булмаса, дәүләтнең кереме икеләтә үсә”. Бездә исә талантлар тулып ятса да, мәгариф системасында әлегә кадәр алар игътибар үзәгеннән читтә кала бирде.
Бу өлкәгә кагылышлы норматив базаның булмавы да тискәре эффект ясамый калмый. Иҗтимагый палатаның мәгариф буенча комиссиясе рәисе Михаил Ковальчук моның сәбәбен совет чорынан калган “бер-береңә тәңгәллек” стереотипыннан күрә. Белгечләр фикеренчә, безгә сәләтле балалар белән эшләү өчен максатчан дәүләт программасы кирәк.
Россиянең интеллектуаль потенциалын үстерүгә җәмгыятьнең сәләтле балаларга булган мөгаләмәсе дә комачаулый. “Җәмгыять фикере” Фонды проекты җитәкчесе Лариса Паутова очрашуда күптән түгел уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләрен яңгыратты. Сораштыруда катнашкан 25% кеше үз сәләтен халыкка җиткерергә әзер, 50% әти-әни балаларының сәләтле булуын ассызыклый. Ләкин алар фикеренчә, сәләт булачак карьерада төп урында түгел. Көч, тышкы кыяфәт, лидерлык сыйфатлары һәм тәвәккәллек бу очракта кирәклерәк икән.
Балаларның сәләт күрсәткече аның гаилә статусына да бәйле. Тагын бер кызыклы нәтиҗә: әти-әнисе белемле һәм бай булган кызлар-егетләр үз-үзләренә ышана. Кереме азрак булган гаиләләрдә исә хәл башка – биредә “сәләт” читтә кала, чөнки үзәккә башка проблемалар куела. Л. Паутова сүзләренә караганда, сораштыруда катнашкан 16-25 яшьлекләрнең 17% киләчәктә хәтта белем алырга да җыенмый. Алар барысы да аз керемле гаиләләрдән.
Бу проблеманы ничек хәл итәргә соң? Белгечләр фикеренчә, махсус мәгариф оешмалары төзергә кирәк. Мәскәүнең сәләтле балаларын укытучы интернат-мәктәпләренең берсенең директоры Евгений Маркелов әйтүенчә, соңгы биш ел эчендә мондый мәктәпләргә ихтыяҗ аеруча зур, бигрәк тә регионнарда. Мөгаен шуны исәпкә алып, Дәүләт Пушкин Лицееның Санкт-Петербург хәйрия фонды бүгенге көндә талантлы балалар өчен махсус федераль мәктәпләр челтәре проекты әзерли. Махсус программа буенча укытачак әлеге мәктәпләргә 10-12 яшьлек талантларны Россиядән генә түгел Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә кергән илләрдән дә укырга алырга планлаштыралар.
“Интерфакс” сайты ярдәмендә әзерләнде.
- Караулар саны: 2891
- Бастыру