Татар мәгарифе порталы
Татарның милли бәйрәме - Сабан туйлар уздыру чоры әкренләп ахырына якынлаша. Россиякүләм федераль Сабан туе исә быел иң соңгылардан булып үткәрелер, мөгаен. Ул 3 август көнне Төмән шәһәрендә уздырылачак.
Чараны төп оештыручыларның берсе - Түбән Кама районы хакимияте. Аларга Сабан туе бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү бурычы йөкләнгән. Шәһәрдән Төмәнгә барлыгы 310 кеше китә. Алар арасында җырчы һәм биючеләрдән тыш спорт ярышларын оештыручылар, көрәшче һәм хөкемдарлар да бар. Делегациянең башлыгы исә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин булачак.
«Федераль Сабан туенда без кунакларга татар халкының ни дәрәҗәдә кунакчыл, эшчән һәм юмарт булуын ассызыклап күрсәтәчәкбез. Әлеге бәйрәм безнең тарафтан уздырылган башка милли чаралардан да яхшырак үтәргә тиеш. Моның өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - дип белдерә Түбән Кама районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Луиза Шәйхетдинова.
Алар тарафыннан Россиянең төрле почмакларыннан җыелган Сабан туе кунаклары өчен бик күп сюрпризлар әзерләнгән. Шуларның берсе - әлеге бәйрәмне ачу тантанасы булачак. Анда кунакларны нәрсә көткәнен оештыручылар хәзергә әйтергә теләми. «Барысы да бәйрәм вакытында билгеле булачак», - дип ышандыра алар. Хәзергә шоу-программаның Россия татарларының бердәмлеге һәм үзара дуслыгы турында сөйләячәге генә мәгълүм.
Чара Төмән шәһәренең иң зур мәйданы - «Геолог» стадионында уздырылачак.