Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республикада ике дәүләт телен дә тигез, нәтиҗәле итеп өйрәткән балалар бакчалары өчен миллион сумлык грантлар булдырылды. Бездә аларны барлыгы 20 бакча отты. Тәрбиячеләрнең, сабыйларның татар һәм рус телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен махсус комиссия районнарга барып тикшергән.
– Әгәр ике дәүләт телен дә мәктәпкәчә учреждениеләрдән үк өйрәтә башламасак, дөрес булмас иде. Яңа уку елыннан “РФдә Мәгариф турында”гы яңа закон гамәлгә керәчәк. Мәктәпкәчә белем бирү аның бер өлеше булып тора. Бүген “Просвещение” нәшрияты белән берлектә мәктәпкәчә учреждениеләр өчен федераль стандартлар әзерләнә. Яхшы кадрлар, методик әсбаплар, матди база булганда телләргә өйрәтеп була, – диде ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә грант отучыларны тәбрикләү тантанасында.
Моңа кадәр балалар бакчаларында татар телен белмәгән тәрбиячеләргә хәзер татарча өйрәнергә туры киләчәк. Чөнки министрлык, сабый беренче сыйныфка барганда ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш, дигән таләп куя. Әнә Түбән Камада рус милләтеннән булган 25 тәрбияче татар телен теләп үзләштерә башлаган. Чаллы шәһәрендәге бер тәрбияченең татарча өйрәнү ысулы кызык тоелды. Ул шпаргалкалар ясап, буш вакытларында шуларны алъяпкыч кесәсенә тутырып куя да, берәм-берәм тартып чыгарып, сүзләрне, җөмләләрне өйрәнә икән. Истә калдырган шпаргалкаларны икенче кесәсенә тутыра бара, ди.
Чаллыдагы 98 нче бакча тәрбиячесе Ольга Бакиевага да татар теле хәзер чит тел түгел. “Мин үзем Чирмешән районыннан, чеп-чи рус кызы. Йөргән егетемнең әнисе алдан ук: “Мин русча аңламыйм. Әгәр татар егетенә кияүгә чыгарга теләсәң, татар телен өйрән”, – дип әйтеп куйды. Шуннан соң өйрәнә башладым. Татар телен яратып өлгердем. Мондый грантлар булдырган өчен Президентыбызга, министрга һәм шулай ук телне өйрәнергә этәргән каенанама рәхмәт, – диде Ольга. – Рус телле төркемдә эшләсәм дә, бәләкәчләр белән татарча сөйләшергә тырышам. Әти-әниләр дә миңа рәхмәтләрен белдерә. Чөнки татар булсалар да, кайберләре өйләрендә татарча аралашмый икән. Балаларга татарча мультфильмнар күрсәтәм, эш дәфтәрләрендә дә татарча эшлибез. Рус телле тәрбиячеләрнең барысына да татар телен өйрәнергә киңәш итәм”.
Казандагы Розалия Кадыйрова җитәкләгән 415 нче бакча – татар бакчасы. Гадәттә, анда берничә генә рус телле бала йөри. Алары да шул мохиттә татарчага бик җиңел өйрәнә икән. Рус һәм татар телен тигез дәрәҗәдә төшендергән бу бакча да миллион сумлык акчага ия булды.
– Республиканың мәктәпкәчә белем бирү тарихында мондый грантлар беренче тапкыр бирелә. Без хәзер яңа технологияләр, укыту-методик комплектлар, кулланмалар белән эшлибез. Тәрбиячеләрдән күп нәрсә тора. Алар балаларга дуслары, әти-әниләре белән ике телдә аралашу өчен уңай мохит тудырырга тиеш. Әлбәттә, рус телле тәрбиячеләргә кыен. Шулай да тикшерү барышында татарчаны теләп өйрәнүчеләрне күрдек. Шулай ук татарча белмәүчеләр проблемасы да бар, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге мөдире Гөлнур Манюрова.
Аның сүзләренә караганда, семинарлар уздыру гына җитми, моның өчен системалы эш алып бару кирәк. Зәй районындагы “Дружная семейка” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе һәр чәршәмбе хезмәткәрләренә татарча дәресләр бирә икән. Билгеле, монда әти-әниләрдән дә зур ярдәм сорала. Әгәр алар бу эшкә битараф булса, гаиләдә татарча аралашмаса, бер бакча гына әллә ни майтара алмаячак.
2011 елда безнең тәрбиячеләр, югары уку йортлары мөгаллимнәреннән торган педагоглар коллективы татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча махсус укыту-методик комплект әзерләгән иде. Аның татарча өлешен, ягъни “Татарча сөйләшәбез” дигән укыту-методик комплектны эшләүдә катнашкан, Чаллы икътисад, идарә һәм хокук институты галимәсе Зифа Зарипова УМКның нәтиҗәсе бар дип саный. “Әлеге комплектлар 1 сентябрьдән бакчаларга кертелә башлады. Нәтиҗәсе бигрәк тә уртанчы һәм зурлар төркемендә күренә. Балалар аерым сүзләрне генә ятламый, аралашуга өйрәнә. Аеруча Баулы шәһәренең 2 нче, Менделеевск, Аксубай районының “Ләйсән” бакчаларын мактап үтәсем килә. Аксубай районында чуаш балаларының татарча сөйләме чишмәнең челтер-челтер агышын хәтерләтә. Бүген Казанда 42 тәрбияче өчен махсус курслар уздырыла”, – ди Зифа Мирхәтовна.
Грант алу өчен барлыгы ике меңгә якын балалар бакчасы үз эшләрен тәкъдим иткән булса, шуларның 69ы финалга чыккан. Әйткәнемчә, барлыгы дүрт комиссия әгъзалары укыту-методик комплектының өйрәнелүен урыннарга барып тикшергән. “Алга таба грантның күләме дә артыр, җиңүчеләр саны да күбрәк булыр. Без тәрбиячеләргә кәгазь эшләрен киметү өчен грантка дәгъва кылган бакчаларның эшчәнлеген районнарга барып тикшерүне дәвам итәчәкбез”, – диде министр, әлеге мәсьәләгә басым ясап.
Мәктәпкәчә белем сыйфатын арттыруны күздә тотып, республикада ел саен “Иң яхшы балалар бакчасы” бәйгесе үткәрелә. Быел беренче урынга Чаллының 50 нче, Питрәчнең 1 нче балалар бакчасы лаек дип табылган.
Автор: Сәрия Садрисламова ("Ватаным Татарстан" газетасы)
Чыганак: http://tatarile.org/news/tt