Татар мәгарифе порталы
Казанда хореография осталарының "Барсик-2012" Бөтенроссия конкурсы булып узды. Химиклар сараена Чиләбе, Киров, Чаллы, Әстерхан, Чабаксар, Ярославль, Псков, Красноуральск, Түбән Новгород, Малмыж, Яшел Үзән, Мәскәү, Орехово-Зуево һәм Түбән Камадан килгән 4-13 яшьлек биергә яратучы сәләтле малайлар һәм кызлар җыелды. Алар дүрт көн буена яшьтәшләрен иҗатлары белән таныштырдылар, рәхәтләнеп биеделәр. Аннары үзләре дә концерт залына кереп утырып, башкаларның чыгышын игътибар белән күзәттеләр, алымнарын һәм адымнарын "мыекларына чорнап утырдылар".
Түбән Новгородның "Созвездие" сәнгать мәктәбеннән килгән Василиса Вещалина ("Ракета" ансамбле) фестивальнең төп призы — Гран-прига лаек булды. Алар инде Төркиядә, Болгариядә, Санкт-Петербургта да чыгыш ясап өлгергәннәр. Хыяллары — киләчәктә Италиягә барып, анда да җиңеп кайту. Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәреннән килгән Аня Восюнина ("Кояшлы карусель") фестивальдә бик күп дуслар тапкан. Үскәч, ул туган шәһәрендә дә шушындый фестивальләр үткәрергә уйлый.
Биючеләр ял иткән арада, Мода театры сәхнәдә үзенең яңа коллекциясен күрсәтте.
Киләсе елда "Барсик" бишенче тапкыр үтәчәк. Бик тырышсагыз, анда сезнең ансамбль дә катнаша ала. Ә быелгы фестивальдә "Каприз" (Иваново), "Горошинки" (Казан), "Мелиссента" һәм "Сюрприз" (Киров) хореография ансамбльләре конкурсның беренче дәрәҗә лауреатлары исеменә лаек булдылар. Һәр коллектив үзе белән фестиваль символы төшкән тарелка һәм кечкенә барс уенчыгы алып китте.
Чыганак: http://sabantuy.net