Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Интернетта ата-аналар урта белемнең түләүле буласына борчыла. Алар фикеренчә, төп дәресләр бушлай калган очракта да, яңа проект гаилә бюджетына нык сугачак.
Социаль челтәрләр, форумнарда бу уңайдан кызу бәхәсләр куера. Бер бала атасы түләүле белем турында законның үз көченә кергән очракта мәктәпкә йөрүнең ничә сумга төшәсен санап чыгарган. Канун буенча, мәктәпкә дәүләттән акча бирү кими, димәк, математика, рус һәм инглиз телләре, тарих һәм физик культурадан кала барлык фәннәр түләүлегә әйләнә. Айга бу уртача 6-7 мең сумга, елына – 54-70 меңгә, ә 11 ел уку дәвамында ким дигәндә 630 меңгә төшәчәк.
Шул ук Интернетны аркылыга-буйга карап чыксам да, Россиянең Дәүләт Думасында каралган бу “закон проекты”н тапмадым. Форумнарда аның ни төгәл исеме, ни депутатлар тарафыннан каралган вакыты тәгаен күрсәтелми. Шул ук вакытта “түләүле белем бирүне кертмәгез” дип Президент Дмитрий Медведевның үзенә үк мөрәҗәгать итәргә өлгергәннәр. Илбашы бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, мәктәпләрдә урта белемнең алга таба да бушлай буласын, моны кире кагучы закон каралмаганын ассызыклады. “Түләүле дәресләр өстәмә рәвештә яки БДИга әзерләнү уңаеннан гына була ала”, - дип тынычландырды илбашы.
Ләкин әти-әниләрнең борчылуына җирлек бар. Россия мәктәпләрендә рәсми булмаса да, уку түләүле инде. Әйтик, бәяләр бала мәктәп бусагасын атлап керүеннән үк “тешли башлый”. Беренче сыйныфка барыр өчен дә Казан мәктәпләрендә 30 меңнән дә күбрәк акча хәстәрләп куярга кирәк.
“Узган ел кызымны шәһәрнең бер гимназиясенә укырга керттем. Аңа кадәр безгә түләүле курсларга йөрдек. Курслар әһәмиятен алар баланы мәктәптәге белем бирү стандартларына әзерләү дип аңлата. Ай саен 2 мең сум чыгымлансак та, баланы ерактагы мәктәпкә йөртәсе булмады. Анда да шул ук хәлдер инде. “Курсларга йөрмәдең” дип алмасалар, нишләрсең?” - дип сөйләде Казанда яшәүче бер ханым.
Аның әйтүенә караганда, укуга да елына 10 мең сумга якын акча түләргә туры килгән. Ханым мондый чыгымны “мәктәпне югалтмас өчен” ясалды дип аңлата.
Бу ана сүзләрен каланың Идел буе районында яшәүче танышым раслады. Узган ел улларын мәктәпкә керттеләр. Аның малае да мәктәпкә әзерлек курсларына йөрде. Якында яшәгәч, гаилә мәктәп фондына бары тик 6700 сум гына керткән. “Гимназиягә башка җирләрдән килеп укысалар, бәяләр 30 мең сумнан башлана”, - ди танышым. Кайбер чыганаклар 2008 елда бу гимназиягә читтән килүчеләр өчен “керү билеты”ның 10 мең сум тәшкил иткәнен әйтте.
Күп гаиләләрнең керемнәре зур түгел һәм алар һаман да совет заманындагыча бушлай белем бирү системасына ышана. Бай булмаганнар белән беррәттән акча ярдәмендә баламны иң яхшы мәктәпкә кертәм дип хыялланып йөрүче ата-аналар да бар. Баксаң, бүген өстенлек инглиз теленә генә түгел, математика, физика фәннәренә дә бар икән. Аларны тирәнтен өйрәтә торганнарына буш кул белән якын да килерлек түгел.
Интернет-форумнарда кайбер мәктәпкә керү “билеты” бәясе язылган. Казанның 122 гимназиясе, 12, 39, 131нче мәктәпләре өчен ул 100-150 меңга кадәр җитә! Математика-физикада уңышлары белән дан казанган 131нче лицейның мөгаллимнәре үзләре үк конкурс буенча бер урынга 3-4 кеше туры килүен яшерми. Алай да Интернетка ышансаң, 122нче гимназиягә әзрәк акча түләп яки “башны эшләтеп” бушка кереп булганын да язганнар. “Акчаны башсыз калын кесәләр бирә” дип тә өстәгәннәр.
Казан хокук яклау үзәге белгечләре мәктәптә теләсә нинди акча таләп итүләрне закон бозу ди. Мондый очракта кеше хокукларын яклау үзәкләренә, Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин әти-әниләр, нигездә, директорның штраф белән генә котылып калуы, соңыннан баласына һәртөрле йогынты ясавыннан курка. Әле бу мәктәпкә эләгәсеңме.
Совет, Авиатөзелеш районнарындагы яңа йортларда гомер итүчеләр, мәсәлән, мәктәпнең “элиталы” булганы өчен түгел, ә анда урын җитмәве сәбәпле акча түләргә мәҗбүр. Болай да транспорт тыгышлы шәһәрдә баланы интектереп йөртмим дип.
Чыганак: http://intertat.ru/tt