Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген республиканың иң яхшы югары уку йорты укытучысы билгеле булачак. Әлеге республикакүләм бәйге инде өченче мәртәбә уза һәм «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.
«Конкурсның төп максаты — халыкны югары уку йорты укытучылары тәҗрибәсе белән таныштыру, яңа инновацион технологияләрне көндәлек кулланылышка кертү», дип аңлатты конкурсны оештыручыларның берсе, жюри әгъзасы Татьяна Волкова. Аның сүзләренә караганда, әлеге бәйгене оештырырга Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән булган. Инде менә 3 ел рәттән ул вуз укытучылары өчен стимул чарасын үти, елдан-ел популярлаша бара.
Быелгы бәйгенең финал этабына 10 укытучы үткән. Араларында инде тәҗрибә тупларга өлгергән, берничә буын белгечләр тәрбияләп чыгарган өлкән остазлар белән беррәттән яшь, бу өлкәдә әле берничә ел гына эшләүче укытучылар да бар.
Укыту юнәлешләренә килгәндә исә, бу турыда аерым әйтеп китү кирәк. Бәйгедә физкультура һәм спорт, механика, социология, юридик белем, татар теле һәм әдәбияты, музыка белгечлекләре буенча белем бирүче укытучылар катнаша. Конкурсның барлык юнәлешләрне дә үз эченә алуы аны тагын да үзенчәлеклерәк, кызыклырак итә, аңа тагын да тирәнрәк мәгънә өсти, шул ук вакытта жюри эшен бераз катлауландыра да.
Ә жюри әгъзаларының эше чыннан да җиңелләрдән түгел иде. Чара конкурсантлар үз-үзләрен презентацияләүдән башланып китте. Алар эшчәнлекләре, студентлар белән ничек эшләүләре турында сөйләделәр, мактау кәгазьләре һәм дипломнары белән таныштырдылар. Араларында үзләре турында сөйләргә онытып, бөтен презентация буе илһамлана-илһамлана бары тик профессияләре турында гына мәгълүмат бирүчеләр дә булды. Бу әлеге укытучыларның үз һөнәрләренә ни дәрәҗәдә бирелгән булуын тагын бер кат дәлилләде.
Бәйгенең соңгы этабында исә укытучылар жюри әгъзаларына ничек итеп дәрес алып баруларын тәкъдим итәргә, күрсәтергә тиешләр. 10 конкурсант бер-бер артлы жюри өчен ачык дәрес оештырачак. Шунысын әйтеп китү кирәк, конкурсның бу өлеше студентлар катнашында уздырыла. Жюри фикеренчә, әлеге бәйге аша укытучыларның яшьләр белән ни рәвешле эшләве, ничек итеп уртак тел табуы бик тиз аңлашылачак. Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Чыганак: http://intertat.ru//tt