Татар мәгарифе порталы
Сез монда
В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының университетның Тарих музеенда бүген «Л.Н.Толстой һәм театр» исемле күргәзмә ачылды. Бу чараны уздырырга В.И.Качалов исемендәге Казан Зур драма академия театры, Татарстан Республикасының Милли музее һәм Милли архивы ярдәм итә.
КДУ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, күргәзмә Л.Н.Толстойга Казан университетының мактаулы әгъзасы исеме бирүенә 100 ел тулуга багышлана. Моны КДУның Тарих музее директоры Стелла Писарева ассызыклаган.
Күргәзмә Толстой һәм дусты Зыбин тарафыннан язылган үзенчәлекле вальс белән башланачак. Мәгълүм булганча, Толстой кечкенәдән үк театр белән кызыксынган, еш сәхнәдән чыгыш ясаган. Әйтик, 1845 елда Казанга данлыклы Александр театры солисты Александр Мартынов гастрольләре белән килә. Ул барыбызга таныш “Ревизиор”да Хлекстаков ролен башкара. Концертта кичергән моментлары турында Толстой алга таба болай искә алачак: «Гомерем буена Мартыновтан да остарак актерны очратмадым!»
Инде күргәзмәнең экспозицияләрен барлыйк. Биредә “Көч һәм караңгылык, “Тере мәет” кебек спектакль афишалары, декорация эскизларын күрергә була. Шулай ук “Кияү тәкъдиме” исемле спектакльнең афишасы да сакланган. Соңгысында Толстой баш рольләрнең берсен башкара. Шуай ук күргәзмәдә бу спектакльгә карата «Казанские губернские ведомости» газетасында басылган рецензия урын алган.
1984 елда башкалада “Мәгърифәт җимешләре”, “Тере мәет”, “Көч һәм караңгылык”, “Анна Каренина”, "Катюша Маслова” әсәрләре буенча язылган спектакльләр куела. КДУның Тарих музеенда әлеге спектакльләрдә катнашкан актерларның, куйган режиссерларның фоторәсемнәрен, XIX гасырда шәһәребезне бизәгән афишаларны күрергә була.
Алдагы ике абзац белән рус әдәбиятын сөючеләрне кызыктырганмындыр. Укучыларны һәм аларның укытучыларын, әти-әниләрне күргәзмә әле октыбрьгә кадәр кабул итәчәк.
Адресы: Кремлевская ур., 18.
- Караулар саны: 4241
- Бастыру