Татар мәгарифе порталы
Сез монда
30 нчы октябрь көнне КФУда Идел буе округының Балалар Университеты дип аталган яңа проект эшләп китәчәк.
Проектның авторы һәм җитәкчесе - КФУның Тарих институты директоры урынбасары, профессор Валерий Летяев.
Балагызны “Ник? Нигә? Ник алай?” кебек сораулар борчыймы? Димәк Балалар Университеты нәкъ сезнең өчен. Әлеге проект 8-12 яшьтәге балалар өчен оештырыла. Проект кысаларында балаларны кызыксындырган, әмма мәктәп программаларына кермәгән төрле темаларга лекцияләр үткәрү каралган. Төп максаты - яшь буында белем алуга, фәнгә кызыксыну уяту. Проект эшчәнлеге шулай ук һәркемнең югары белем алуга тигез хокуклы булуын күрсәтүгә дә юнәлдерелгән.
Түләүсез ярты сәгатьлек фәнни-поплуяр темаларга интерактив лекцияләрне университет профессорлары һәм Татарстанның күренекле кешеләре алып барачак. Лекцияләр тарих, математика, физика, астрономия, химия, география, психология, медицина, рус һәм чит ил филологиясе, икътисад, хокук белеме, музыка, архитектура, археология кебек фәннәргә багышланачак.
Әлеге проект берничә кечкенә проектны үз эченә ала: Җәйге халыкара балалар лагеры, “Ватаным Татарстан” проекты, университет лабораторияләренә һәм музейларына сәяхәт, Казанның тарихи истәлекле урыннарында булу һ.б.
Әлеге проектның барлыкка килү тарихы түбәндәгечә. 2002 нче елда Германиянең Тюбинген шәһәрендә ике журналист бик күпне белүче университет профессорларына “балалар соравы” белән мөрәҗәгать итәләр. Бу «Kinder-Uni» дип аталган эксперименталь мероприятие уздырылуга сәбәп була. 2002 нче елның июнь аенда беренче лекция укыла. Соңрак “Kinder-Uni” Германиянең Штутгарт, Бонн, Халле, Калсруэ кебек шәһәрләрендә дә ачыла. 2010 елда «Kinder-Uni» Германия, Австрия, Швейцариянең 70ләп шәһәрендә үткәрелә. 2011 нче елның гыйнварында проектны Волгоград дәүләт университеты да үз итә.
Чынанак: http://mon.tatarstan.ru