"Байрак" газетасы

Буа районының "Байрак" газетасы рәсми сайты

WEB-ресурс төре: 

Фикерләр

гараева гузалия  нурулловна сурәте

Батырларга -үлем юк

Батырларга үлем юк

 Безнең буын – тыныч тормышта яшәүче буын.Мондый  тыныч һәм бәхетле  тормышны безгә бабаларыбыз  көрәшеп алган .

 Тарихта сугышлар , билгеле, күп булган. Бөек Ватан сугышы -  озакка сузылган һәм илебездә һәр гаиләнең ишеген каккан рәхимсез сугыш.

 Без тарихлардан, кино һәм китаплардан укып, сугыш ветераннарының , я аларның балалары сөйләве аша сугыш турында ишетеп беләбез.

  1941- 1945 елгы Бөек Ватан сугышында  һәрбер гаиләдән катнашмыйча калмаган кеше булмагандыр. Минем сүзем үзебезнең гаиләдән илне яклап шушы сугышта катнашкан бабаларыбыз турында.

 Минем бабам Вәлиев Расих 1900 елны Буа районы Кайбыч авылында туган. Гражданнар сугышында да катнашкан ул , 1941 елның  көзендә Бөек Ватан сугышына илебезне фашистлардан азат итәргә китә. Ул 497 укчылар полкында рядовой була. 1943  елның 2 нояберендә сугыш кырында яралана. Пуля аның уң аягының төзен тишеп чыга.  Аны  Горький шәһәре 2810 нчы  хәрби гопитальгә (В. Э .Г. )  китерәләр һәм операция ясыйлар.  Аягына баса башлагач, 1943 елның 26 февраленнән аны сугышка яраксыз дип приказ языла һәм өйгә озатыла.   Туган авылына кайткач, тылда хезмәт итә , төрле эшләрдә катнаша. Бабам  күрсәткән  батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләкләнә.

 Сугышта алынган яралар һәм тән эчендәге ядрә кыйпылчыклары үзләрен әледән – әле сиздереп торалар. 1964 елның августында ката авырудан терелә алмыйча вафат булды.

Икенче кешебез – Гәрәев Нәкип Ягфәр улы. Ул ТАССР Чаллы районы Кызыл Байрак авылында 26.10. 1926 елда туган .Сугышка кадәр төрле эшләрдә эшли. Сугышта  1943 елның ноябереннән 1948 елның апреленә кадәр кораллар буенча   командир  була. 1945 елның август – сентябрьдән  япон сугышында катнаша. Тиңдәшсез батырлыклары югары бәяләнә  :  II  дәрәҗә  Ватан сугышы ордены ордены(Орден  Отечественной войны II cтепени) һәм медальләр бирелә. Нәкип бабайның исеме һәм батырлыгы 1995 елда басылып чыккан”Всегда в строю” дигән китапка да кертелгән.                                                                       Хәзер бабабызга  88 яшь, безнең бабабыз  - горурлыгыбыз.     Ул безгә Һаман да матур теләкләр тели  :“ Беркайчан да сугышлар кабатланмасын! Балалар ятим калмасын! Тыныч тормыш булсын иде дөньяда».

Өченче олы хөрмәткә лаек кешебез – Вәлиева Сания Расыйх кызы.

Вәлиева Сания Расыйх кызы 1932 ел да Буа районы Кайбыч авылында туа. Авыр сугыш елларында колхоз кырларында хезмәт итә.    ” Авыр иде ул елларда . Бөтен нәрсә фронт өчен иде . Үзебезгә ашарга юк, калган өшегән бәрәңгеләрне ашап тукландык . Алабута – төп икмәгебез иде , ул халыкны ачтан алып калды “ – дип искә төшерде” әбием.    Әбиемә 82 яшь.Һаманда көчле әле ул , бирешми.

 

Гәрәева Амалия  Түбән Кама шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы               

Укытучым  :  Гәрәева Гүзәлия Нурулла  кызы  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.