Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр, Белем.ру порталы кулланучылары!
Узган 2010 елның һәр көне укытучыларныкы иде, быел укытучыларга бары тик бер генә көн калды. Әлбәттә, бу шаярту гына. Берничек тә елның бер көне генә укытучылар көне була алмый! Елның һәр көне, көннең һәр сәгате, сәгатьнең һәр минуты, минутның һәр секунды - укытучыларныкы. Чөнки һәр секунд саен дөньяда яшәүче миллиардлаган халык арасыннан кем дә булса үз укытучысына иксез-чиксез рәхмәтен белдереп тора. Чөнки бу дөньяда булган барлык белемнәр, барлык корылмалар, барлык ачышлар һәм казанышлар - укытучылар хезмәте.
Кем соң ул укытучы? Кем өчендер укытучы ул мәктәптәге мөгаллим, кем өчендер - аның әти-әнисе, кем өчендер - урам, кем өчендер аянычлы фаҗига. Аянычлы фаҗигадан соң акыл керү бик соң була, урам сабагы алган укучылар дөрес юлдан китмәскә мөмкиннәр, ата-ана бары тик үзләре белгән кадәр белемне генә тапшыра ала, ә укытучы - бөтен дөньядагы гыйлемгә юл күрсәтә. Аны табып кына бирми, аңлатып та бирә, меңләгән тармагы булган юл чатында дөрес юлны сайларга да ярдәм итә.
Бу дөньяда тагын бер укытучы бар. Анысы - син үзең. Әмма укытучы дәрәҗәсенә ирешеп, үз-үзеңне гыйлемгә этәрә алу - кулыңа китап тотып яңа белем үзләштерү, дөньядагы мөмкин булган барлык яңалыклардан хәбәрдар булып тору, яңа профессия алу яисә һөнәргә өйрәнү өчен иң элек чын мөгаллимнәр сабагын үзләштерергә кирәк.
Чын укытучы сабагы алган бала тәмәке һәм алкогольнең дә зыянын аңлый, үз фикерен ышанычлы итеп әйтергә дә курыкмый, башкаларга карата намуслы һәм ихтирамлы була. Укытучының кадерен белмәгән бала бүген башка укытучы сабагын - үз тормышында аянычлы фаҗигага юлыгуны көтә. Кызганычка каршы, андыйлар саны арта, чын укытучылар саны кими бара.
Әлеге бәйрәм алдыннан Белем.ру порталы коллективы исеменнән барлык "чын укытучыларны" аларның матур һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, һәрдаим хөрмәткә лаеклы эшләрендә һәм тормышларында уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. "Укытучы" исеменең данын саклагыз, әлеге зур исемне олылый белгән һәм аңлаган киләчәк буын тәрбияләп үстерегез!
Ихтирам белән, "Белем.ру" порталы идарәчесе Раил Гатауллин