Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар интернет челтәре тагын бер яңа сайт белән тулыланды. Аны www.matbugat.ru сылтамасы буенча табарга мөмкин. Сайтның авторы, хуҗасы һәм бер ук вакытта гамәли хезмәткәрләр ролен үтәүче – Данил Сәфәров. Кинәт кенә басма матбугаттан аның электрон вариантына күчкән журналист белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- matbugat.ru – дайджест формасындагы сайт. Биредә республикабызның зур тиражлы, өлкән басмаларыннан материаллар эленә. Материалларын сайтыңда урнаштыруга каршы төшкән басмалар булдымы?
- Барысы белән дә килешенеп эшлим, рәхмәт баш мөхәррирләргә һәм директорларга. Алар бу эшнең мөһимлеген аңлый. Шуңа күрә әлегә кире какканнары юк.
- Синең сайтың бер яктан алар өчен шәп реклама булса, икенче яктан аларның басма һәм бигрәк тә электрон вариантларына конкурент була түгелме?
- Беләсеңме, конкурент дигән сүз – начар сүз. Мин аны яратмыйм. Монда сүз акча турында бармый. Сайт акча китермәячәк. Халыкка, татарларга файда китерү турында сүз бара. Шунысы да бар. Беренчедән, күпләрнең сайтлары юк, яки үлем хәлендә. Икенчедән, интернет кулланучыга барысын да бер сайттан уку отышлырак.
- Материалларны нинди критерийларга нигезләнеп сайлыйсың?
- Аерым критерийлар юк, кайсы кызыграк, мөһимрәк – шуны куям.
- matbugat.ruда коллективың зурмы?
- Коллектив юк диярлек.
- Данил, басма редакторы белән интернет хуҗасы арасында нинди аерма?
- Төп аерма: басма – акча эшләргә өмет итә, интернет – энтузиаст.
Сайтның барлыкка килүе дә, хуҗасы Данилның энтузиаст булып китүе дә үзенчәлекле. Ышансагыз – ышаныгыз, сайтның программисты - 11нче сыйныф укучысы Денис Булатов.
Соңгы ике ел эчендә татар телле сайтлар саны артты. Куанычлы күренеш, ләкин, Данил Сәфәров дөрес ассызыклаганча, күбесе кулланучылар азлыгы аркасында, бүген интернет челтәреннән төшеп кала. Без сайтның киләчәге дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз. Һәрхәлдә, бар да – Данил Сәфәров һәм сез – кулланучылар кулында.
- Караулар саны: 4043
- Бастыру