Татар мәгарифе порталы
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне булганга, шушы айда олы яшьтәгеләргә аеруча игътибар бирелә. Казанда, мәсәлән, өлкәннәр ункөнлеге барышында мәдәни, социаль һ.б. төрле чаралар каралган. 11 сентябрьдән гомумбелем бирү мәктәпләре базаларында өлкәннәргә компьютер белеме бирелә, ягъни “Университет третьего возраста” үзенең эшен янә башлап җибәрә. Балалары һәм аеруча оныклары белән “бер телдә” сөйләшү-аралашу, электрон хезмәтләрдән файдалану өчен, мондый төр укуга ихтыяҗ үзен сиздерә. Узган уку елында, мәсәлән, 525 кеше компьютер “ликбез”ын узган.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова мәгълүмат бирде.
Искәртеп үтәбез: әлеге университетны Пенсионерлар берлеге, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм Казан федераль университеты моннан 4 ел элек гамәлгә куйган. Казан университеты базасында эшчәнлеген башлаган өлкәннәр университеты филиаллары мәктәпләрдә дә ачыла. Аларда пенсионерлар икътисад, хокук, психология һәм педагогика, компьютер белеме нигезләре, дизайн һ.б. төр белем үзләштерә ала. “Университет третьего возраста” тыңлаучысы булырга теләгәннәр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендәге Пенсионерлар берлеге офисына мөрәҗәгать итә ала. Яшь һәм хезмәт биографиясенең монда әһәмияте юк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
2 Октябрь, 2011 - 22:33
Permalink
Яшьләр өлкәннәргә ихтирамлы булсыннар иде!
"2011 елның 1 октябрендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев һәм Мөселман яшьләре берлеге әгъзалары Арча районының “Картлар һәм инвалидлар йорты”нда булып кайттылар." - дип яза диния нәзарәтенең рәсми сайты ( http://dumrt.ru/tt/node/1248 ). Яхшы эшләр башкаралар, яшьләргә дөрес тәрбия бирәләр. Киләчәктә дә яшьләр өлкәннәргә шулай һәрдаим ихтирамлы булсыннар иде!