Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестивале узды
Раил Гатауллин
27 Апрель, 2011 - 08:57

Мәскәүдә “Энҗе бөртекләре” фестивале узды

24 апрельдә Мәскәүдә җиденче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге “Энҗе бөртекләре” фестивале узды. Ул бөек шагыйрьнең юбилеена багышланды. Ике елга бер мәртәбә уздырыла торган һәм яшь талантларны барлаучы бу мәдәни чара инде 15 ел татар моңын, татар телен өйрәнергә бер этәргеч булып тора.
Балалар бакчалары нәниләре дә, мәктәп укучылары да "Энҗе бөртекләре" фестивален көтәләр, аңа тырышып әзерләнәләр. Фестиваль өчен яңа җырлар иҗат ителә, яңа биюләр куела, яңа талантлар табыла. Берничә ел элек бу Мәскәү фестивалендә Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татар балалары да катнашкан иде. Хәзер кызганычка каршы, андый мөмкинлекләр юк.

“Энҗе бөртекләре” фестиваленең 24 апрельдә узган йомгаклау концерты азан авазлары белән башланып китте. Азан тавышына балалар сәхнәгә агылды. Алга таба 120 бала катнашында җырчы, композитор Наилә Фатехова тарафыннан 15 ел элек “Энҗе бөртекләре” фестивале өчен махсус язылган гимн белән дәвам итте.

Фестивальдә Габдулла Тукайга багышланып язылган ике яңа җыр да яңгырады. Аның берсен “Шатлык” балалар төркеме җырласа, икенчесен 318нче балалар бакчасы нәниләре башкарды.

Фестивальдә 1186нчы мәктәп, 2497нче, 318нче этномәдәни юнәлештә тәрбия бирүче балалар бакчаларыннан башка мәдәни үзәккә йөреп шөгыльләнүчеләр дә, башка уку йортлары балалары да катнашты.

Фестивальдә алты номинация каралган иде. Җыр, вокал төркем, нәфис сүз, бию, уен коралларында башкаручылардан башка, Габдулла Тукайның шигырен сәнгатьле итеп сөйләүчегә дә аерым бүләк бирелде.

Фестиваль комитеты һәм жюри Тукай шигырен иң оста башкаручы дип биш яшьлек Әйшә Патшоеваны атады. Ул шагыйрьнең “Таян Аллага!” дигән шигырен сөйләде. Ә инде Гран-прига, фестивальнең иң зур бүләгенә Альфред Шнитке исемендәге музыка училищесы шәкерте, Алабуга егете 18 яшьлек Айдар Сәлахов лаек дип табылды. Аңа Татарстан сәүдә йорты җитәкчесе Әхмәт Нуриев тарафыннан фестивальгә бирелгән 10 мең сум акча һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Фестивальнең матди ягына килгәндә, ул быел рәсми яктан бернинди ярдәмсез калды. Башка елларда фестиваль өчен махсус акча бүлеп биргән Мәскәү хөкүмәте бу эшләргә битараф хәзер. Ләкин бу хәлдә балалар иҗатына үзебезнекеләрнең ихлас ярдәмнәрен дә күрдек. Шуңа күрә фестиваль комитетының рухы төшмәде. Ярдәмчеләрнең беренчесе Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин булды.

Шунысын да әйтергә кирәк, Мәскәүнең татар зыялылары клубы әгъзалары да бу эштән читтә калмады. Шулай ук “Мәрҗәни” һәм Мөселман мәдәниятенә, мәгарифенә һәм фәненә ярдәм фонды да фестиваль эшендә үз өлешләрен кертте. “Мәрҗәни” фонды ел әйләнәсендә ил буйлап җыелган, Тукай юбилеена багышлап язылган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырды.

Бу фестивальдән тамашачылар, әти-әниләр дә бик риза калганнар. Милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин фестивальне сәламләп, тамаша залында утырган халыкка: “Бу залның бу тикле халыкны җыйганы юк иде әле, “ диде.

Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин фестиваль комитеты әгъзаларына Габдулла Тукай юбилеена чыгарылган махсус медальләр тапшырып, рәхмәтләрен белдерде.

Йомгаклау концертында аерым башкаручылар һәм төркемнәр белән бергә 20 лауреат аталды. Ләкин 120 баланың берсе дә бүләксез китмәде. Фестивальдә шулай ук элекке еллар лауреатлары булган, хәзер инде олы тормышка аяк баскан Румия Садыйкова һәм Камил Фәхретдинов та кунак буларак катнашып, чыгыш ясадылар.

Фестивальнең йомгаклау концертында, әле мәдәни үзәкнең татарларныкы булмаган вакытында да шул ук залда уздырылган беренче фестивальдә язылган тасмадан өзекләр күрсәтелде.

Фестиваль барлык халык белән берлектә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Чыганак: http://www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 2284
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Рәсәйдә әдәбият елына, Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2015) ресурслар
“Мин җирдә калам” (Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланг...
Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 5 нче диск
12 613 0 Аудио
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
Муса Җәлил турында фильм
41 424 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑