Татар мәгарифе порталы
Кеше иминлеген һәм кулланучылар хокукын яклау күзәтчелегенең федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханына куелган таләпләр турында искәртә. Федераль хезмәтнең җитәкче ярдәмчесе Сергей Шатунов сүзләренчә, БДИ бирергә кергәндә, укучыларга үзләре белән паспорт, пропуск, каләм һәм рөхсәт ителгән өстәмә җиһазларны алырга мөмкин. Калган әйберләрен укучылар башка бүлмәдә калдырырга тиеш. Рөсхәт ителгән әйберләрне исә имтихан алучы тикшереп чыгачак. Берәр җиһаз куелган таләпләргә туры килмәсә, ул җиһаз имтихан тәмамлангач кына кире хуҗасына тапшырылачак.
Рөсхәт ителмәгән җиһазларга кесә телефоны яисә коммуникатор гына түгел, плеер, диктофон һәм хәтта калькулятор да керә. Әйе, әгәр укучының калькуляторы гадәттән тыш «акыллы» булса һәм укытучыларда шик уятса, имтихан вакытында аны алып торачаклар. «БДИ таләпләре үтәлмәгән очракта, имтихан алучылар укучыны сыйныфтан чыгарып җибәрергә хокуклы. Моннан тыш, Административ хокук бозу турындагы Кодекста язылганча, БДИ кагыйдәләрен бозучыларга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләү яный», - дип аңлатты С.Шатунов.
Чикләүләр моның белән генә бетми әле. Быел шартлар тагын да кырысланды. Имтихан вакытында күчерү, «шпаргалка» куллану авырлашырга мөмкин, чөнки быелдан һәр сыйныфта җәмәгать күзәтүчесе утырачак. Әгәр күзәтүче укучының күчергәнен күрсә, аның эшенә билгеле бер тамга куелачак һәм тикшерү барышында әлеге укучының баллары киметеләчәк. Әгәр шушы ук укучы тагын бер тапкыр тотылса, ул имтиханны бирә алмаган дип исәпләнәчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru