Татар мәгарифе порталы
Республикабыз башкаласында «Йолдызлык-Созвездие» исемле VIII республикакүләм эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивале шаулап уза. Инде быел ул Халыкара масштабка чыгарга әзерләнә. Моны “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Фестивальнең генераль продюссеры Дмитрий Туманов ассызыклады. Лаеклы ул моңа. 2003 елда ук фестиваль РФ Мәгариф џәм фән министрлыгы грантына лаек була. Бүген “Йолдызлык” фестивале лауреатлары ГИТИС, Россия театр сәнгате академиясе кебек Россиянең иң дәрәҗәле югары уку йортларында белем ала. Мисал өчен, быел әле фестиваль тәмаланганчы ук Яшел Үзәннән 16 яшьлек Анастасия Беньконы ГИТИСка укырга чакырдылар.
“Фестивальнең бар авырлыгы район-шәџәрләргә төшә. Чөнки биредә сайлап алу туры уза. Быел фестивальдә барлыгы 2000 якын концерт номеры күрсәтелде. Фестиваль 2003 елда алган грантын аклый”, - диде Татарстан Республикасы Мәгариф џәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.
Фестивальне Россия театр сәнгате академиясенең эстрада кафедрасы мөдире Михаил Борисов аеруча мактады. “Бездә фестиваль тәрбияләгән кызлар-малайлар – бер төркем. Араларында гениаль тавышлы яшьләр бар. Андыйларны Мәскәү белгечләренең “төшләрендә дә күргәне юк”. Без аларның табигать биргән талантларын тагын да үстереп, сезгә музыка осталарын кайтарачакбыз”, - диде ул.
Фестивальнең бюджеты елдан-ел арта. 2001 елгысы 500 мең сум белән башланса, быел ул 30 тапкыр арткан. Әйтик, балаларга каралган бүләкләр суммасы гына 1 миллионга җитә.