Татар мәгарифе порталы
Порталыбызның кадерле кулланучылары һәм кунаклары!
"Укытучы" дигән горур исем гасырлардан гасырларга килә. Әлеге һөнәр елдан ел камилләшә генә бара. Бүгенге көн укытучысының белемнәре узган гасыр укытучысыныкы белән чагыштырырлык та түгел. Безнең тормышка килеп кергән яңа технологияләр, заманча инновацияләр, укыту ысуллары - болар барысы да бүгенге көн укытучысын тасвирлый.
Әмма шул ук вакытта укытучыларда үзгәрми кала торган сыйфатлар бар. Ул - балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле, итәгатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.
Бары тик тәрбияле булганда гына, алынган белемнәр файда китерә: илнең, дәүләтнең, андагы җәмгыятьнең үсешен күреп булыр.
Бүгенге заман укытучыларының, ата-аналар белән бергә кулга-кул тотынып, балаларга бары тик яхшы тәрбия, аң-белем бирүләрен, илгә һәм телгә мәхәббәт тәрбияләүләрен телим.
Хөрмәткә лаек изге, әмма катлаулы эшегездә ярдәмче дусларыгыз булып торсын, хөкүмәт дәрәҗәсендә хезмәтләрегез дөрес бәяләнсен, саулык-сәламәтлек юлдаш булсын! Алда туасы таңнар бары тик шатлык-бәхет кенә китерсен!
Шушы хезмәт юлыгызда Белем.ру порталының да сезгә ярдәм итә алуына без бик нык шатбыз.
Зур ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы исеменнән, Раил Гатауллин
Фикерләр
Кунак
5 Октябрь, 2010 - 18:04
Permalink
Раил Мәүлетович! Изге, матур
Раил Мәүлетович! Изге, матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт сезгә! Ихтирам белән Гөлсинә Зәкиевна.
Кунак
5 Октябрь, 2010 - 16:19
Permalink
Раил Мәүлетович, котлавыгыз
Раил Мәүлетович, котлавыгыз һәм теләкләрегез өчен зур рәхмәт.