Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков мәктәп автобусларын балаларны кечкенә авыллардан төп мәктәпләргә илтүдән тыш, башка максатларда куллануга юл куярга ярамый дип саный. Бүген Премьер республика Хөкүмәте йортында муниципаль берәмлек башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республика бюджетыннан ай саен мәктәп автобусларын тотуга субсидия бүлеп бирелә. 2010 елда ул бер автобуска 46 мең сум тәшкил итә. “Автобуслар муниципаль берәмлекләрнең башка максатларына түгел, ә мәктәп маршрутлары кысаларында гына кулланылырга тиеш, - дип ассызыклады премьер. – Моның өчен бөтен җирдә дә контроль булдырырга кирәк”.
“Мәктәп автобуслары – республиканың муниципаль берәмлекләре өчен гомуми файдаланудагы транспорт түгел, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Аларның конкрет максаты бар – мәктәп укучыларын йөртү”.
Мәктәп автобусларын “ГЛОНАСС” спутник навигациясе системасына тоташтыру маршрут һәм расписаниеләрнең үтәлешен көн саен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Автобусларның хәрәкәтен Татарстан Республикасы Транспорт мониторингы диспетчерлык үзәгендә һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге базасындагы Төбәк космик хезмәтләр үзәгендә күзәтәләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы муниципалитет җитәкчеләренең игътибарын мәктәп автобусларының 60 ка якыны “ГЛОНАСС” системасын санга сукмавына юнәлтте. Илдар Халиков әгәр мондый хәл алга таба да дәвам итсә, әлеге автобусларның башка муниципаль берәмлекләрнең ихтыяҗларына бүленәчәге хакында кисәтте. Өстәвенә, 25 автобусны техник сәбәпләр буенча алыштырырга кирәк. “Элемтәгә чыкмаучы автобусларга бюджеттан акча бирелмәячәк һәм без аларны яңадан бүләчәкбез”, - диде ул.
Илдар Халиков балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык мәктәп автобусларына да “алкойозаклар” урнаштырырга кирәк, дип саный.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru