Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТДГПУның татар филологиясе факультеты – Татарстан һәм башка өлкәләр өчен дистәләрчә еллар буена татар теле, әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар әзерләп килгән бүлек, үзенең күренекле галим-укытучылары, монда укып чыккан абруйлы шәхесләре белән дан-шөһрәт казанган факультет.
Факультетның 85 еллык тарихы бар. Башлангычы 1925-26 нчы уку елында оештырылган татар милли тел белеме бүлегенә барып тоташа.
Бүлекне оештыручы олы галимнәр Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, Г.Шәрәф, Г.Рәхим, М.Фазлуллин, М.Корбангалиев исемнәре университетыбыз тарихында алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы.
1932 нче елда ук аспирантура ачыла. 1940 нчы елда факультет татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләре кабул итү һәм яклату хокукын ала. Бездәге аспирантураны узып, шушы советта диссертацияләр яклаган зур галимнәрдән М.Гайнуллин, Х.Госман, Х.Ярми, Л.Җәләй, В.Хангилдин, Ш.Рамазанов, Я.Агишев, А.Сайгановларны атарга мөмкин.
Татар филологиясе факультеты үзендә укып чыккан кешеләр белән хаклы рәвештә горурлана ала. Шундыйлардан И.К.Хәйруллин күп еллар Татарстан хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары булып эшләде, хәзер ул Татарстанның Иҗтимагый палатасына җитәкчелек итә, профессор Ф.Ф.Харисов 7 ел Татарстан Республикасы Мәгариф министры булып эшләде, язучы Ә.Х.Хәсәнов Татарстан Республикасы Президентының Матбугат Архивы җитәкчесе. ТДГПУ ректоры, профессор Р.Р.Җамалетдинов, факультетыбыз профессорлары Ф.Г.Галимуллин, Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисовалар – шулай ук безнең шәкертләр.
Төрле елларда факультетыбызда укыган татар әдәбияты йолдызлары М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Кутуй, А.Алиш, М.Мәһдиев, Ш.Маннур, С.Хәким, И.Салахов, И.Юзеев, Б.Камалов, Х.Камалов, Л.Айтуганов, Ә.Атнабаев, Р.Харис, Г.Зәйнашева, М.Маликова, Р.Әхмәтҗанов, Л.Шагыйрьҗан, З.Хөснияр һ.б. күп кенә фән, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, меңләгән данлыклы укытучылар – Казан педагогика уку йортының гына түгел, бөтен татар дөньясына дан китергән шәхесләр.
Бүгенге көндә факультетта 2 белгечлек буенча укытабыз. 1995 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, инглиз теле белгечләре дә әзерләнә. Шуның өстенә студентларыбыз нәшрият хезмәткәре, журналист, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрҗемәче кебек республика өчен бик кирәкле һөнәрләрне дә үзләштерәләр.
Факультетта дәрәҗәле галимнәр, 4 кафедрада 13 фән докторы, профессор (Галеева Э.Р., Галимуллин Ф.Г., Ганиева Ф.А., Җамалетдинов Р.Р., Зәкиев М.З., Нуриев Г.С., Сверигин Р.Х., Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Хатыйпов Ф.М., Хәкимҗанов Ф.С., Юсупов Р.А., Яхин Ф.З.), 36 фәннәр кандидаты һәм доцент эшли.
Факультет турында тулы мәгълүмат вузның рәсми сайтында бирелгән.