Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Яшәешнең бөтен тармакларында да алдан бара торган Татарстан мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр кертмәкче. Ул Сингапурның белеме бирү өлкәсендәге тәҗрибәсе нигезендә яңа система булдырып, аны республика мәктәпләрендә сынап карарга җыена. Республика мөгалиимнәре, 2-8 майда әлеге шәһәр-утрауга барып кайтканнан соң, әнә шундый фикергә килгән.
Ник дигәндә, моңа җавап гади - бернинди дә табигый байлыклары булмаган, сәяси буталчык, авыр икътисади тарихка ия Сингапур берничә дистә ел эчендә «өченче дөнья» иленнән Җир шарының иң алдынгы дәүләтләре рәтенә күтәрелә. Моңа ул мәгарифне үзгәртеп корып, тарамакка инвестицияләр күләмен арттыру ярдәмендә ирешкән. Белем алу системасы да биредә, Россиядәге кебек, берничә баскычта. Бездә дә, аларда да һәр баскычны үткәч, имтихан тотасы. Ләкин Россиядән аермалы буларак, Сингапурда ришвәт юк. Имтиханныңны бирә алмыйсын икән, таныш-белешләр дә, акча да файдасыз. Тиешенчә әзерләнеп, теләгән һөнәреңне үзләштерүне дәвам итәсе кала.
Биредә белем бирү учреждениеләренең төрлелеге генә түгел, укуга мөнәсәбәт тә шаккаттыра. Сингапурга барган мөгаллимнәрнең берсе - Казанның 7 гимназия директоры Любовь Кочнева Азиянең бу дәүләттә әйләнештә йөри торган купюраны алып кайткан. Кәгазь акчада бала рәсеме төшерелеп, инглизчә «education» («Мәгәриф») дип язылган.
Сингапурның белем бирү системасы турында тәгаенләп, 11 май көнне ТР Хөкүмәт йортындагы брифинг вакытында сөйләделәр. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, бу чит илнең мәгарифе татарстанлыларны инде күптән үзенә җәлеп итә. Узган ел ук республикабыз түрәләре аның яхшы үскән икътисадын, дәүләт системасын өйрәнеп кайткан иде инде. Район башлыкары ул чакта Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге Идарә мәктәбендә белем эстәде. Хәзер исә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә мәктәпләре директорлары, министр үзе, шулай ук башка мәгариф белгечләре - барлыгы 16 кеше Сингапурның урта белем бирү йортлары эшчәнлеге белән танышкан.
Сәфәр кылганнарның берсе - Любовь Кочневаны биредәге акча купюрасы гына түгел, укытучыларның белем бирүгә мөнәсәбәте дә шаккаттырган. «Биредә балаларны мөстәкыйльлеккә, лидерлык сәләтенә өйрәтү көчле. Мөгаллим белем бирү процессын, гадәттә, яннан күзәтә, кирәк очракта уку юнәлешен үзгәртеп җибәрә. Ә башлыча, биредә, балалар, дәреслекләрдән мөстәкыйль файдалана», - ди директор. Укытучыларга да биредә таләпләр катгый - аларны эшкә алу кырык иләк аша илүгә тиң. Алай да авырлыклардан куркып калучылар юк: бер урынга 6 кеше булса да, мөгаллим булырга теләүчеләрнең ихтыяры көчле. Аларны зур хезмәт хакы гына түгел (Россия акчасы белән алганда, кимендә - 40 мең), һөнәрнең абруе да үзенә җәлеп итә. «Укытучы Сингапурда изгеләр рәтенә үк күтәрелә», - дип ассызыклый Любовь Кочнева.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, Сингапур галимнәре эшләгән дәресләр игътибарга лаек. Баксаң, АКШ мәктәпләренең күбесендә математиканы инде озак еллар дәвамында Сингапур дәреслекләреннән укыйлар икән. «Без дә аларның дәреслекләрен русчага тәрҗемә итеп, кулланып карамыйк микән дип уйладым», - ди министр. Аның сүзләренә караганда, Татарстанга Азиянең бу дәүләтеннән өйрәнәсе нәрсәләр күп. Алар территориясе, халык саны буенча гына түгел, белем бирү системасы төзелеше ягыннан да бик охшаш бит безгә. Тик менә респубикабызга Сингапур системасын турыдан-туры күчереп түгел, аның нигезендә, менталитетыбыз үзенчәлекләрен исәпкә алып, өр-яңа система булдырырга кирәк дип саный Альберт Гыйльметдинов.
Тик әле мәгарифкә Сингапурча караш уйда гына. Ул шушы илгә барып кайткан мөгалиимнәрнең киңәш-тәкъдимнәре белән эшләнәчәк. Ә хәзергә Татарстан мәктәпләре Сингапурдагылары белән якын аралашып торырга килешкән.
Чыганак: http://www.intertat.ru
Фикерләр
root
14 Май, 2010 - 08:43
Permalink
Татарчага да!!!
Республикабыз министры дәреслекләрне рус теленә тәрҗемә итү турында гына уйлый... Татар теленә тәрҗемә итү турында кем уйлар икән, министр да уйламагач!?