![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
О, син илаhи зат - хатын-кыз!
![]() 23 февраль, 2010 - 17:33
О, син илаhи зат - хатын-кыз!
Ресурс авторы: Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна
О, син илаhи зат - хатын-кыз! Серле зат! Гүзәл зат! Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар. Сез беләсезме, безнең шундый матур бәйрәмебез булу белән кемгә бурычлы? Иң беренче АКШ та 1909 елның 28 февралендә, хатын-кызларны яклау максатыннан, декларация игълан итәләр. Ә бер ел алдан 1908 елның 8 мартында 1857 елның 8 мартында туку фабрикасы эшче хатын-кызларының маршына теләктәшлек белдерелеп үткәрелгән. 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыга. Ә безнең илдә феминистка Александра Коллонтай тырышлыгы белән 1917 елдан соң гына әлеге бәйрәм барлыкка килә. 1965 елдан 8 март көне – ял көне итеп игълан ителә. 1975 ел ООН тарафыннан хатын-кыз елы буларак игълан ителә. Һәм шул елдан 8 март рәсми рәвештә халык ара хатын-кызлар көне итеп бәйрәм ителә башлый. Безнен көннәрдә әлеге бәйрәм - барлык хатын-кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Ресурска кагылышлы рәсем:
О, син илаhи зат - хатын-кыз! Серле зат! Гүзәл зат! Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар. Сез беләсезме, безнең шундый матур бәйрәмебез булу белән кемгә бурычлы? Иң беренче АКШ та 1909 елның 28 февралендә, хатын-кызларны яклау максатыннан, декларация игълан итәләр. Ә бер ел алдан 1908 елның 8 мартында 1857 елның 8 мартында туку фабрикасы эшче хатын-кызларының маршына теләктәшлек белдерелеп үткәрелгән. 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыга. Ә безнең илдә феминистка Александра Коллонтай тырышлыгы белән 1917 елдан соң гына әлеге бәйрәм барлыкка килә. 1965 елдан 8 март көне – ял көне итеп игълан ителә. 1975 ел ООН тарафыннан хатын-кыз елы буларак игълан ителә. Һәм шул елдан 8 март рәсми рәвештә халык ара хатын-кызлар көне итеп бәйрәм ителә башлый. Безнен көннәрдә әлеге бәйрәм - барлык хатын-кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Ресурс авторы:
Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна
|
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Фикер калдырырга