Татар мәгарифе порталы
2010|2011 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең федераль исемлеге расланды. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган.
Сайтта Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010/2011 уку елында гомуми белем бирү оешмалары укыту процессында кулланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (1 нче нигезләмә), Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010/2011 уку елында гомуми белем бирү оешмалары укыту процессында кулланырга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (2 нче нигезләмә), Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010/2011 уку елында махсус (коррекцион) белем бирү оешмалары укыту процессында кулланырга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (3 нче нигезләмә), Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010/2011 уку елында махсус (коррекцион) белем бирү оешмалары укыту процессында кулланырга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (4 нче нигезләмә) тәкъдим ителә. Алар белән сез дә таныша аласыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нигезләмә 1.pdf | 503.55 KB |
Нигезләмә 2.pdf | 180.15 KB |
Нигезләмә 3.pdf | 112.53 KB |
Нигезләмә 4.pdf | 110.17 KB |