Татар газетасы

Мордовия Республикасында яшәүче татарларның мәдәни-агарту газетасы

Фикерләр

Кунак сурәте

Мин үземнең язмаларымда, Рәсәйнең югаы дәрәҗә ияләренең сүзләреннән, кылган гамәлләреннән, алар тарафыннан инде тормышка ашырылган чынбарлыклар чылбырыннан, шул чынбарлыклыклар чылбырының эзлекле юнәлешеннән чыгам.Инде тормышка ашкан, чынбарлыклар тезмәсеннән карасак, бүген мөстәкыйл, халык-ара хокукка ия булган Татарстан дәүләтчелегендә, президент, Госсовет, хөкүмәт сүзләре генә тырпаеп тора. Менә бу постларны бетереп, милләтләргә “россиянин” атамасын биргәч, Татарстан дәүләтчелеге, татар теле, татар милләте эреп югала, әгәр дә гадәттән тыш вакыйгалар тоткарламаса. Сез минем сүзләргә ышанмасагыз, түбәндәге язганны диккатъ белән карагыз. Путин хакимияткә килгәч, ул вакытлардагы ыгы-зыгыны стабилләштерү өчен, идарә партиясе төзеде. Ул партиянең исеме Единая Россия. Татарчага тәрҗемә итсәк бу сүз “Бердәм Россия” Менә бу “Бердәм Россия” сүзе белән Путин һәм Медведев, аларның иярченнәре тулгагы башланды да инде.”Бердәм Рәсәйне” төзү өчен иң әүвәл ни эшләргә кирәк? Үзәкләштерелгән власть һәм идарә вертикале кирәк. Үзәкләштерелгән көчле ике идарә вертикале төзелде. менә бу эшләнгән эш, “Бердәм Рәсәй сүзенә соответствует. Бердәм Рәсәй төзү өчен, тагы ни эшләргә кирәк? “Бердәм Рәсәй сүзе күрсәтеп тора, федератив структураны бетерергә кирәк.Бу үз чиратында, халык-ара хокукларга ия булган Татарстан кебек мөстәкыйл дәүләтләрне бетерү дигән сүз. Бердәм Рәсәй төзегән вакытта, халыклар активлыгын бик түбән дәрәҗәгә төшерергә кирәк, шулаймы? Милләт халыкларын төрле партияләргә җәлеп итү, Халык фронтына куып кертү, бер яктан, Бердәм Рәсәй төзү белән бәйле булса, икенче яктан, Путинның һәм аның иярченнәренең хакимият рулендә тоту өчен кирәк. Бу эшләрне бер президент срогында гына эшләп булмый. Шулай ук “Россиянин” сүзе дә соответствует “Бердәм Рәсәй” дигән сүзгә.

Путин һәм аның иярченнәренең Бердәм Рәсәй дәүләтен төзү чорында һәм аның киләчәктәге яшәешендә, Рәсәй халыкларына изгелекләр каралмаган.Мисаллар китерәбез. Пенсионерларның пенсияләрен уравниловка методы белән билгеләү, аларның тир түгеп алган льготаларын манеталаштыру, эшче, крестьяннарның хезмәт халкын ифрат та түбән дәрәҗәдә тоту, энергоносителләргә, ҖКХ ларга эзлекле арта бару ягына таба бәхәләр күтәрелү,… , бер яктан Рәсәй халыкларын пассив итү өчен эшләнсә, икенче яктан Рәсәй халыкларына юнәлгән геноцид (вакытсыз,әҗәле җитмичә үлүчеләр). Күрәсез, Рәсәй халыкларының тормыш – көнкүрешләрен түбән, бик түбән дәрәҗәгә төшерү, Бердәм Рәсәй дәүләтен төзүгә юнәлгән.БУ очракта нуҗаларга күмелгән халыкның фикере сәясәт ягына түгел, ипи күәсе ягына таба юнәлгән була.
Бүгенгесе көндә Бердәм Рәсәй дәүләтен төзүгә, СМИ төрләре ифратта зур роль уйный. Зур роль уйный шуның өчен, СМИ төрләре үз теләкләре белән президент вертикаленә бишенче власть булып керде. СМИ төрләре, бүгенгесе көндә Рәсәй халыкларына,бер яктан, эчкечелек, наркомания, фәхишәлек, эчтәлекләрендә көчләү төрләре булган филмнар пропагандаласалар, икенче яктан, Путин һәм аның соратникларының эшләгән эшләрен, халык өчен диеп игълан итәләр, Путин һәм аның иярченнәренең аң, акыл дәрәҗәсен югар бик югары күтәрәләр.Бу алым, үз чиратында, Путинның җинаятчел сәясәтен каплап тора.
Күргәнегезчә, югарыда язганнар да Бердәм Рәсәй дәүләте төзүгә, бик кирәкле алымнар булып торалар.
Алга таба белем һәм фәннәр системасы, динәр турында сүз булыр.Бу өлкәләрдә үзгәрешләр бара.
Иң әүвәл белем һәм фәннәр системасы турында. Мәгълум булганча , белем һәм фәннәр системасында буш арбалы реформалар күп булды .Шулай ук, реформалар иксисат өлкәсендә дә, ЖКХ сферасында да,пенсиялләр өлкәсендә дә һәм башка өлкәләрдә булды. Менә бу реформалар уңай нәтиҗәләр бирмәгәнлектән, реформаларны Рәсәйнең үзгәрешен (үсешен) имитацияләүчеләр диеп карарга кирәк. Менә бу имитацияләр, уйланма, түшәмннн алынган статистикалар, бер яктан, үзгәрешләр баруын имитацияләсә, икенче яктан, халыкларның аңын акылын үзенә җәлеп итә.Бу очракта халыкның аңы , акылы Путинның Бердәм Рәсәй дәүләте төзү дәлиленнән читтә була.
Белем һәм фәннәр системасына килгәндә, бу өлкәдә ике зур үзгәреш булды. Беренче үзгәреш, белем һәм фәннәр системасына бөтенләй фәнни булмаган, күрәм, ишетәм, тоям кысаларында язылган, “Чагыштырмалылык тәгълиматын “иңдерделәр. Бу ялган тәгълиматны иңдергәч, Рәсәйнең фәнни потенциалы юкка чыкты дисәк, дөрес була. Икенче үзгәреш, РАН ны реформалау. Реформа нәтиҗәсендә РАН ның мөлкәте тартып алынды һәм галимнәр өстеннән каты контроль урнаштырылды. Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр, бигрәк тә РАН реформасы,галимнәр өстеннән контроль өчен эшләнелде. Совет чорында да, бүгенге , караклар реҗимында да хакимнәр укымышлы галимнәрдән курыкты, курка. Шулар гына, тик шулар гына Путинның, аның соратникларының , җинаятчел юллар белән, Бердәм Рәсәй дәүләтен төзгәнлеген фаш итәргә мөмкиннәр.Шуны да әйтергә кирәк, югарыда күрсәтелгән ике үзгәреш, Рәсәйне бик күп елларга фәнни потенциалдан мәхрүм итә.Бу бик зур җинаят.

Бедәм Рәсәй дәүләте һәм аның эчтәлеге бер дин, бер тел, бер милләт калуны гына таләп итә. Беррдәм Рәсәй дәүләтен төзү бүтәнчә була алмый. Кичә һәм бүген татар милләтенә, татар теленә, мөселман диненә, группалар барлыкка китереп басым ясау, ятсызларча хөҗүм, ислам дине вәкилләрен ваххабитлар диеп күрсәтү,хөкүмәт даирәсе вәкилләре тарафыннан оештырылган шартлатулар һәм башкала, һәм башкалар, бер тел, бер милләт, бер дин калырга тиешлеген дәлиллиләр. Моннан тыш, Мәскәү мэре Собянин әйткән сүзләргә дә колак салыгыз. Мәскәүдә мәчетләр салырга, урыннар бирелми диде.
Мин сезгә Путинның һәм аның соратникларының Бердәм Рәсәй дәүләтен төзү программасын ачтым.

Күрсәтелгән Бердәм Рәсәй дәүләтен төзү логикасындагы, милләт телләре, милләтләр, мөселман дине язмышы, элеккеге Совет чоры намеклатурасын шатландырырга бик мөмкин. Бу үзгәрешләр бик кирәк нәрсә, чөнки барча низаглар чишмәсе булып дөнъви диннәр, телләр төрлелеге, күп милчелек дияргә мөмкиннәр.Шушы яктан чыгып, алар Путинның Бердәм Рәсәй дәүләтен төзү программасын хуплрга да мөмкин. Ашыкмагыз абыйлар, апалар. Путинның Бердәм Рәсәй дәүләте барлыкка килүе,милләт- ара, диннәр арасындагы низагларны бетерсә дә, Рәсәй халыкларының хәлен яхшыртмый, Киресенчә, бик түбән дәрәҗәгә ыргыта. Шул чагында гына, Рәсәй халыклары нуҗалар эченә баткач кына, чиновниклар милләте тынычлыкта барча Рәсәй байлыкларын үзләштерәләр Бу көн кебек ачык.

Рәсәй халыкларының якын киләчәктәге һәм киләчәктәге тормыш- кәнкүрешен, икътисад ягыннан чыгып караганда да, күзаллап була.Путин хакимияткә килгәннән алып, бүгенгә кадәр иктисат торгынлыкта. Икътисадны, халыкларны эш белән, хезмәт хакы белән тэкмин итүче иң приоритет юнәлеш булса да, аны торгызу һәм үсешен тэкмин итү, якын киләчәктә күренми. Шулай булгач, халыклар өчен киләчәктә ачлык, ялангачлык каралган.
Рәсәй халыкларының тормыш-көнкәрешенә Рәсәй империясенең эзлекле җимерелә бару дәлиленнән чыксак, Коммунистлар дәүләтенән трансформацияләнгән Путинның караклар реҗимының нигезендә казна караклыгы, ришвәт таләп итү, коррупөия ята. Бу кешеләр тимер тешле, ваталар, җимерәләр, барча байлыкларны үзләштерәләр, калганын да, халыкларга бирмәс өчен, аяклары белән терәп куялар. Бу сәяси караклардан Рәсәй халыклары шәфкәтләр көтә алмыйлар. Урал Ижболдин.