Татар мәгарифе порталы
Елдагыча мәктәп укучыларын һәм студентларны наркотик матдәләр куллану-кулланмауга тикшерү процедуралары башланды. Быел бу сынауны 90 меңнән артык укучы кызлар-малайлар, студентлар үтәчәк. Моның өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте 10 миллион сум акча бүлеп биргән.
Мәҗбүри тикшерүләр бала хокукларын бозу саналамы? Яисә, киресенчә, аларның мәнфәгатьләрен саклап эшләнеләме? Бу турыда бәхәсләр күп булды, әле дә дәвам итә. Ләкин саннарны кире кагып булмый. Быел 14нче сентябрьдә башланып киткән профилактик чаралар ярдәмендә 8 мең кеше тикшерү узып, 3 кешенең наркотик матдәләр куллануы ачыкланган. Бу турыда бүген «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова әйтә.
Наркоманиягә каршы көрәш программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле исә республикабызда 400 меңнән артык кеше наркотиклар куллануга тест уза. 627 тикшерелүчедә ул уңай нәтиҗәләр бирә.
Наркотик кулланучыларны билгеләү бу өлкәдә алып барылган эшнең бер өлеше генә. Татарстанда аларга ярдәм итү (мораль һәм медицина ярдәме) эше дә алып барыла. Республикабызның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек эре шәһәрләрендә өстәмә наркологик бригадалар булдырылган. Безнекеләр тәҗрибәсендә Мәскәү һәм Төмәндә шундый ук профилактик чаралар үткәрү эше алып барыла.