Керү өчен теркәлегез
Педагогик уку өчен ”Исәпләү культурасы” дип исемләнгән чыгыш
sannar.jpg

Ресурс авторы: Актаныш муниципаль районы Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гыйльфанова Н.М.

Исәпләү культурасы укучыларда математика укытуның барлык этапларында да формалаштырыла. Ә нигезе башлангыч классларда һәм 5-6 классларда салына. Укучы 9 нчы классны тәмамлаганда саннар белән гамәлләрне аңлап, тиз һәм хатасыз эшли өйрәнергә тиеш. Исәпләү күнекмәләре түбән булган очракта математиканың күп бүлекләрен, геометриядән практик эшләрне, мәйдан, күләм табу, физика һәм химиядән хисаплау мәсьәләләре чишкәндә кыенлыкка очрый.

Укучыны фән белән кызыксындырудагы төп шарт- аларда танып – белү омтылышы уяту. Һәр дәреснең төп максаты – дәрестә балаларда эшкә уңай мөнәсәбәт булдырырга тырышу. Дәрес башында тәкъдим ителгән иҗади биремнәр аларның игътибарын җәлеп итә. Балаларның үз көчләренә ышанычын арттыра, иҗади эшчәнлеккә омтылышын көчәйтә. Мин гадәттә, дәресләремне телдән исәпләүләр белән башлыйм. Математика дәресләрендә телдән исәпләүгә зур игътибар бирелә. Телдән исәпләүләр үтәсе яңа теманы аңлатуга әзерлек, алдарак үткән темаларны искә төшерү, белемнәрне системалаштыру өчен бик кулай. Чагыштырмача зур булмаган саннар белән күнегүләр эшләгәндә, укучы санның составын ачык күзаллый, арифметик гамәл компонентлары арасындагы бәйләнешне аңлап тиз үзләштерә.Телдән исәпләүләр баланың фикерләү сәләтен, зирәклеген, игътибарын һәм хәтерен үстерергә ярдәм итә. Шуңа күрә мондый күнегүләрне контроль эшләрдән кала һәр дәрестә үткәрәм.

Телдән исәпләү күнекмәләре төрле биремнәрне үтәгәндә формалаша. Дәресләрдә түбәндәге төр биремнәрне үтәү отышлы дип уйлыйм.

1. Аңлатманың кыйммәтен исәпләү. Мисаллар телдән әйтелеп. ( 125 һәм 8 нең тапкырчгышы, 72 һәм 0,01 нең өлеше) яки тактада язылган булырга мөмкин ( 37*183-37*83) . Мондый күнегүләр исәпләү күнекмәләрен ныгытырга, арифметик гамәл компонентларын үзләштерергә ярдәм итә. ...

Ресурска кагылышлы рәсем: 

Ресурс авторы: 
Актаныш муниципаль районы Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гыйльфанова Н.М.
Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Исәпләү культурасы9.67 Кб 242 ел 2 атна элек
Сораштыру

Татар телендә Интернет-белем үзәгендә сезне күбрәк ниләр кызыксындыра?

Соңгы фикерләр
Реклама
В Тайланд доступные каждому туры: тайланд цены.

Часы. Только оригиналы: копии часов. Все о фамилии Часовых.