Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Инде җиденче ел рәттән үткәрелеп килүче, Интернет челтәрендәге татар интернетын ныгыту өстендә эш алып баручы "Татнет йолдызлары" интернет-проектлар конкурсына (http://tatar.su/tat/) гариза бирергә 1 айдан бераз гына артык вакыт калып бара.
Конкурс Интернет челтәрендәге Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә (татар һәм/яисә рус телендә) ясалган һәм Татарстан Республикасы һәм/яисә татар халкы турында мәгълүмат бирүче әһәмияткә ия мәгълүмати ресурсларны эзләп табу максатыннан ел саен үткәрелеп килә. Мондый мәгълүмати ресурсларның бергәлеге, «Рунетка» аналогик рәвештә, «Татар Интернеты» яисә кыскача «Татнет» дип исемләнеп йөртелә.
Конкурсның иң төп максаты булып Татарстан Республикасында һәм дөньяда татарлар күпләп җыелып яши торган урыннарда иҗат итү, аралашу, ял итү һәм професииональ эшчәнлек өчен яңа мохит буларак Интернет челтәре күтәрелүенә һәм үсешенә ярдәм итү тора, бу үз чиратында түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеге формалаштыру һәм татар темаларын яктыртучы сайтларга ярдәм күрсәтү;
- татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә глобаль интернет челтәренең һәм мәгълүмати технологияләрнең мөмкинлекләрен һәм ролен пропагандалау;
- уңай җәмгыять фикерен формалаштыру һәм глобаль Интернет челтәрендә татар милли сегментын үстерүдә дәүләт хакимияте органнарын, татар бизнесын, татар җәмгыяте оешмаларын һәм бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны актив катнашырга чакыру;
- Интернет челтәрендә татар телен файдалану өчен стимул бирү;
- Татнетны киләчәктә үстерү максатыннан татар тематикасын яктыртучы сайт авторлары хезмәтен бәяләү;
- Интернет челтәрендә Татарстан Республикасының һәм татар телендәге яисә татар этнокомпоненты булган иң яхшы мәгълүмати ресурсларны алга этәрүгә булышлык итү.
Конкурста мәгариф темасына кагылышлы ике номинация эшләп килә (рус һәм татар телләрендә): "Мәгариф һәм фән" һәм "Наука и образование" номинацияләре. Статистика күз салсак (http://tatar.su/tat/contesters/) түбәндәге мәгълүматны күрербез:
"Мәгариф һәм фән" номинациясе (6 интернет-проект):
- Гүзәлия Тарханова сайты
- Кушлавыч мәктәбе
- Кушлавыч мәктәбе укучылары сайты
- Персональный сайт учителя татарского языка Залиловой Г.И.
- Сайт МОУ Балтасинская гимназия
- Яна Карьяуды мәктәбе сайты
"Наука и образование" номинациясе (9 интернет-проект):
- Интеллектуальный клуб учащихся города Набережные Челны
- Нанотехнологии в Татарстане
- Образовательный ресурс для изучения турецкого языка.
- Официальный сайт МОУ "Лицей-интернат №79", г. Набережные Челны
- Сайт Актанышской гимназии
- Сайт МОУ Балтасинская гимназия
- Сайт Столбищенской средней школы им. А. П. Малышева
- Татарстанский сайт нанотехнологий
- Челны-Диплом - студенческие работы на заказ.
Чынбарлыкта әлеге конкурста катнашырдай интернет-проектларыбыз әле байтак (мисал өчен: http://belem.ru/taxonomy/term/34). Безнең дә сезне шушы конкурста катнашуыгызны күрәсебез килә, анда лаеклы сайтларның үз урыннарын табачакларына иманыбыз камил.