Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда Русиядә милли мәгариф проблемалары һәм аны үстерүдә милли-мәдәни мөхтәриятләрнең роле дигән сөйләшү узды. Анда катнашучылар мәгарифне дәүләт проблемасы дәрәҗәсенә куярга кирәк дип белдерә.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ирек Шәрипов иң яхшы елларда да үз якларында татар балаларының бары тик 7% гына татар телен өйрәнде дип белдерә. Бу сан хәзер тагын да кимегән. Шәрипов татар телен өйрәнүне ата-аналарга һәм гаиләгә генә төртеп калдырмаска дигән фикердә.
“Мәгариф мәсьәләсен дәүләт проблемасы дәрәҗәсенә күтәрү өчен зур көч куярга кирәк. Әгәр кистереп каты итеп сораучысы булмаса чиновник үз алдында торган 1000 төрле бурычлар арасында милли телләрне өйрәнү мөһим түгел дип карый”, ди Ирек Шәрипов.
Көрәш көч сорый
Шуңа күрә алар Ульян өлкәсе мәгариф департаментының татар телен аякка бастыруга багышланган еллык планын үзләренең мәгариф түрәләренә алып кайтып күрсәткән. Ирек Шәрипов әйтүенчә, Ульян өлкәсендә 70% татар баласы үз туган телен өйрәнә. Күршеләренең уңышларын өстәлгә салу гына мәгариф түрәләрен әзерәк уятып җибәргән.
“Быел без мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре белән Удмуртиянең бөтен зур шәһәрләрендә очрашулар уздырдык. Водкински шәһәрендә ничә еллар буе татар сыйныфы ача алмаган идек, быел ачылачак”, ди Шәрипов. Көрәшкә бик күп көч китә, эшләргә вакыт та калмый, дип тә белдерә ул.
Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Ляпин исә, түрәләр белән сөйләшкәндә гел кануннарга таянуы турында белдерә. Әлегә кадәр бернинди дә каршылык сизгәнем юк, ди ул.
“Безнең 18 мәктәптә быелдан гәрәп теле 2-нче сыйныфлардан инглиз теле белән бергә икенче чит тел буларак керә башлый”, ди Фәрит Ляпин. Аның әйтүенә караганда, мәктәбе дә бар, ә менә укучылар җыюы кыенрак икән.
БГУда татар теле кафедрасын ябарга җыеналар
Башкортстан вәкиле, галим Мәҗит Хуҗин, Путин 309-нчы канунга кул куеп илгә зур зыян салды дип белдерә. Аның әйтүенчә, Башкорт дәүләт университетында быелдан татар телен читтән торып өйрәнеп булмый икән. Шулай ук анда татар теле кафедрасын да ябарга җыенулары турында белдерде.
Интернеттагы www.belem.ru проекты җитәкчесе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Мәгълүмати технологияләр һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәге җитәкчесе Раил Гатауллин татар теле абруен күтәрү өчен кулда булганны да файдаланмаучыларны тәнкыйтьли.
“Татар гимназияләренең урысча һәм төрекчә сәхифәләре бар, ә татар телендә юк. Саф татар авылларындагы кайбер мәктәпләр дә үзләренең сәхифәләрен бары тик урыс телендә генә ачкан. Кайбер югары уку йортларының урысча, инглизчә, французча, хәтта кытай телендәге сәхифәләре бар, әмма татарчасы юк”, ди Раил Гатауллин.
Шуңа күрә мәгариф проблемаларына багышланган фәнни-гамәли семинар вакытында кабул ителгән резолюциягә дә Русия төбәкләрендә татар телен һәм әдәбиятен укытуны камилләштерүдә хезмәттәшлекне belem.ru интернет порталы аша активлаштырырга дип язылды.
Шулай ук бу резолюциядә Русия мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләрдәге дәүләт телләрен укытуны программаның төп мәҗбүри өлешенә кертергә тиеш диелгән. Татарлар күпләп яшәгән урыннарда этно-мәдәни мәгариф проблемалары белән шөгыльләнүче тармак булдыру кирәклеге дә әйтелгән.
Чигенү озаккамы?
“Кызганычка каршы, милли мәгарифтә чигенүгә барабыз. Федераль үзәк, бәлки, милли мәгарифнең әһәмиятен аңлап та җиткерми торгандыр. Икенче яктан, үзебезнең дә эзлекле рәвештә эшләвебез җитми. Федераль үзәккә бөтен булган белемебезне, таләпләребезне җиткерергә кирәк. Бетерәләр, ахырга таба барабыз дигән фикер белән килешеп яшәсәк, бернәрсә дә хәл итмәячәкбез.
Булган проблемаларны федераль үзәк алдында кабыргасы белән куярга һәм аларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк”, ди Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов.
Әлеге сөйләшүне дә Татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Чыгышларны XIX Татар яшьләре көннәренә Казанга җыелганнар да тыңлап утырды. Татарстан мәгариф министрлыгы, югары уку йортлары вәкилләре, төбәкләрдәге милли-мәдәни мөхтәрият рәисләре дә катнашты.
Чыганак: www.azatliq.org