![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Илең турында уйласаң - гомерең озын була
![]() 13 май, 2009 - 21:56
Илең турында уйласаң - гомерең озын була
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Саба гимназиясенең югары кв. категорияле укытучысы Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
Яз. Яз җиһандагы бар тереклекне уята. Яз белән кеше хәтере яңара. Яз ул Бөек Җиңү бәйрәмен алып килә. 64 ел инде күгебез тыныч, аяз. Җырдагыча кояш та безгә гел көлеп торсын, ямьле язлар да хәере белән генә килсен диясе килә. Шушы теләктә бүгенге зур очрашуны башлап җибәрәбез. Беренче чиратта кадерле кунагыбыз, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа белән танышып китик. Ләйлә апа! Безнең чакыруны кабул итеп алып, “Идегәй” дастанында телгә алынган шанлы Байлар Сабасына килүегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! (Чәчәк бирелә). Кадерле укучылар! Көчле алкышлар белән хөрмәтле кунагыбыз Ләйлә апа Кәрим кызын сәламлик әле. Поэзия кичәбездә катнашалар: район мәгариф бүлеге начальнигы Зиннуров Ш.З., Информацион-методик үзәк җитәкчесе Хабибрахманова В.А., бүгенге бәйрәм кунакларын каршы алучы гимназиябез директоры Р.Н.Хәбибуллин, Язучылар берлеге әгъзасы, З.Юсупов исемендәге премия лауреаты, язучы-журналист Т.С.Нәҗмиев, яраткан якташ шагыйребез Зөфәр абый Шәйхетдинов, артистларыбыз һәм Ә.Кәримуллин исемендәге китапханә мөдире Гөлсем Нәкыйповна, китапханә хезмәткәре Райлә апа Хуҗина. Каһарман язучы Фатих Кәрим... Бу исем - үзе үк батырлык символы. Бөек Ватан сугышында үлгән 34 язучының берсе. Мылтыгы һәм каләме белән илебезгә бәреп кергән фашизмга каршы көрәшкән каһарман шагыйрь. Бүгенге поэзия кичәбез фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланыр. Ресурска кагылышлы рәсем:
Яз. Яз җиһандагы бар тереклекне уята. Яз белән кеше хәтере яңара. Яз ул Бөек Җиңү бәйрәмен алып килә. 64 ел инде күгебез тыныч, аяз. Җырдагыча кояш та безгә гел көлеп торсын, ямьле язлар да хәере белән генә килсен диясе килә. Шушы теләктә бүгенге зур очрашуны башлап җибәрәбез. Беренче чиратта кадерле кунагыбыз, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа белән танышып китик. Ләйлә апа! Безнең чакыруны кабул итеп алып, “Идегәй” дастанында телгә алынган шанлы Байлар Сабасына килүегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! (Чәчәк бирелә). Кадерле укучылар! Көчле алкышлар белән хөрмәтле кунагыбыз Ләйлә апа Кәрим кызын сәламлик әле. Поэзия кичәбездә катнашалар: район мәгариф бүлеге начальнигы Зиннуров Ш.З., Информацион-методик үзәк җитәкчесе Хабибрахманова В.А., бүгенге бәйрәм кунакларын каршы алучы гимназиябез директоры Р.Н.Хәбибуллин, Язучылар берлеге әгъзасы, З.Юсупов исемендәге премия лауреаты, язучы-журналист Т.С.Нәҗмиев, яраткан якташ шагыйребез Зөфәр абый Шәйхетдинов, артистларыбыз һәм Ә.Кәримуллин исемендәге китапханә мөдире Гөлсем Нәкыйповна, китапханә хезмәткәре Райлә апа Хуҗина. Каһарман язучы Фатих Кәрим... Бу исем - үзе үк батырлык символы. Бөек Ватан сугышында үлгән 34 язучының берсе. Мылтыгы һәм каләме белән илебезгә бәреп кергән фашизмга каршы көрәшкән каһарман шагыйрь. Бүгенге поэзия кичәбез фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланыр. Ресурс авторы:
Саба муниципаль районы Саба гимназиясенең югары кв. категорияле укытучысы Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
|
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Саба муниципаль районы Саба
Саба муниципаль районы Саба гимназиясендэ утте бу очрашу-кичэ. Ф.Кэримнен кызы - Лэйлэ апанын чыгышын балалар тын да алмый тынладылар.Укучыларыбыз позия кичэсендэ шагыйрьнен бик куп шигырьлэрен яттан сойлэделэр. Ул конне гимназиябездэ татар рухы сизелеп торды, шагыйрьнен тормыш юлы, ижаты турында куп мэгълумат алдык. Гимназиябезнен татар теле, эдэбияты укытучыларына, гимназия дирекциясенэ зур рэхмэт белдерэсе килэ.
Бу чаранын сценариясен гимназиянен татар теле, эдэбияты методик берлэшмэсе житэкчесе, югары кв. категорияле укытучы Хэлимэ Сэхэбетдин кызы Нэжипова жибэрде. Ижат эшебезне урнаштырган очен зур рэхмэт.
Рәхмәт. Яр Чаллы Феотова Любовь Николаевна
Хәлимә Сәхәбетдиновна! Сценариегез өчен бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Мондый тирән эчтәлекле сценарияләр бик сирәк языла. Бу эшкәртмә балаларны Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыра,патриотик тәрбия бирә, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли.
ни өчен бу файл ачылмый?
ни өчен бу файл ачылмый? мин моңа 2 ле куяр идем.
Жавап
Тикшереп карадык, ачыла! Сездә, мөгаен, архиватор юктыр. Бу файл бик зур булу сәбәпле, аны WinRAR ярдәмендә "кечерәйтәбез". Бу гап-гади процедура. Әлеге файлны компьютерыгызга күчергәнсездер. Хәзер WinRAR программасының соңгы версияләренең берсен Интернеттан үзегезгә күчерегез. Аның ярдәмендә файл алга таба автоматик рәвештә ачылачак. Мисал өчен, http://referatfor.narod.ru/soft.html сылтамасында бушлай архиватор алып була.
P.S. Билгегез өчен рәхмәт)))))))))))))
Хөрмәтле кунаклар!
"Билге кую" мөмкинлеге һәркемгә дә бирелмәгән шул ул. Аның өчен педагогик белем алырга, һөнәр үзләштерергә кирәк. Аннары башкаларга да үз белемнәрегезне җиткезә һәм башкаларның белемнәренә бәя бирә - билге куя аласыз.
Сез безнең системада бары тик кунак кына, билге кую, башкалар өчен дә файдалы киңәш бирү өчен, теркәлегез, үзегезнең кем икәнегезне (категориягезне, звание һ.б.) күрсәтегез.
Әгәр сез әле компьютер дөньясында, интернет челтәрендә "чәйнек" кенә булсагыз, форумыбызда катнаша, алдынгы укытучылардан, программистлардан, бездән һәм башка белгечләрдән киңәшләр ала аласыз.
Сезгә мәгълүмати технологияләрне өйрәнүдә уңышлар теләп калабыз!
Ф.Кэрим турында сценарий
Хәлимә,исәнме?Бу-Балтачтан Раилә.Синең җитезлегеңә сокланудан башка сүзем юк.Молодец та инде син!!!!
Ф.Кэрим турында сценарий
Зурлап бэялэвен очен зур рэхмэт.
isenmi
fatih kerimi turında bizde ukıdık...
ulı alim bulgan kerimi , türkiyede yaşagan idi..
Фикер калдырырга