Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Түбән Кама районның “Ел сыйныф җитәкчесе”н билгеләде.
Әз генә статистика. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында бу өлкәдә хезмәт итүче 1284 белгеч исәпләнә икән. Аларның 1003е мәктәп мәгариф оешмаларында эшли, ә 281 мөгаллим авыл җирлегендә укыта.
Тәрбия системасында сыйныф җитәкчесенең иҗтимагый кыйммәтен һәм дәрәҗәсен күтәрү, тәрбия эшендә алдынгы технологияләрне кулланучы үрнәк педагогларның тәҗрибәсен тарату максатыннан агымдагы елның 1нче мартыннан 24нче апреленә кадәр районда “Ел сыйныф җитәкчесе” исемле бәйге оештырыла.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районның “Ел сыйныф җитәкчесе”н билгеләде.
Бу вакыт эчендә Түбән Каманың барлык мәгариф оешмаларында да ярышның мәктәп этаплары уза. Әлеге турда 1284 сыйныф җитәкчесе катнаша. Район этабында инде 48 педагог кына көч сынаша. Алар арасында ике ир-ат та була.
Бәйге үзе дә берничә өлештән гыйбарәт. Беренче сынау – “визитка”. Икенчесе – киң җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау. Өченчесе – мастер-класс. Соңгысында, сыйныф җитәкчеләре ата-аналар җыелышын уздырырга тиеш була. Ул яшьләр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышлана. Финалда исә мөгаллимнәргә ниләр белән мавыгуларын сөйләргә кушалар.
Финалга 12 педагог чыга. Бу: 9нчы, 10нчы, 11нче, 22нче мәктәпләр, 14нче, 24нче, 35нче лицей, 2нче санлы татар гимназиясе, кадет мәктәп-интернаты, 2нче кичке мәктәп, Кама Аланы гимназиясе һ.б.
Инде җиңүчеләрне атыйк:
1нче урын – Ольга Викторовна Каперская (10нчы мәктәп) ;
2нче урын – Марат Хәсәнович Әбитов (кадет интернат-мәктәбе), Татьяна Анатольевна Бликина (35нче лицей);
3нче урын – Стэлла Анатольевна Донскова (Афанасово мәктәбе), Ольга Александровна Олексенко (2нче санлы кичке мәктәп) .