Татар мәгарифе порталы
Сез монда
4нче апрель көнне 10-16 сәгатьләрдә Республика студентларның хезмәт отрядлары үзәгендә (Тукай ур., 58, 312 нче офис), Татарстан Республикасы һәм Краснодар краеның (Анапа, Адлер һ.б.) балалар сәламәтләндерү лагерьларында эшләү өчен, студентларның педагогик отрядына сайлап алу чарасы үткәрелә.
Студентларның хезмәт отрядлары республика штабы җитәкчесе урынбасары Ринат Садыйков сүзләренчә, быел педагогик отрядларда студентлар сменага 2 меңнән алып 6 мең сумга кадәр акча эшли ала, ә лагерьларда торган һәм тукланган өчен акча түләми. Шулай да, әйдаманнарга карата таләпләр югары булуын һәм аларның балалар белән уртак тел табып эшләргә, махсуслаштырылган балалар программалары кысаларында аларның ялларын оештырырга тиешлеген искәртеп, студентларның үтә җаваплыларын, тиз арада аралашуга сәләтлеләрен көтүләрен басым ясап әйтә.
Шул хакта хәбәр итеп, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте студентларның хезмәт отрядлары республикада 2001 елдан башлап үсештә, шул вакыттан бирле төрле профиль буенча 45 меңнән артык студент катнашкан, дигән мәгълүмат бирә. Алар арасында иң актив эшләгәне – төзелеш һәм авыл хуҗалыгы отрядлары, алардан соң - маркетологлар, проводниклар отрядлары, ә иң ихтыяҗлылары – педагогик отрядлар: студентлар Татарстан, Идел буе төбәге, Кара диңгез яры балалар лагерьларында әйдаманнар булып үзләренең көчләрен сынап карый, тәҗрибә туплый.
Бу юлы студентларның археологик отрядын оештыру хезмәт семестрындагы яңалыкларның берсе булып тора. Республика студентларның хезмәт отрядлары үзәге директоры вазифаларын башкаручы Василий Ислаев биргән мәгълүматларга караганда, ул Биләр, Сарытау, Минскидагы архитектура истәлекләрен торгызу буенча кабул ителгән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Укучы яшьләргә, студентлар отрядлары хәрәкәтенә кушылып китү өчен, Республика студентларның хезмәт отрядлары үзәгенә 231-82-25 (26) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru