Татар мәгарифе порталы
25 Февраль, 2009 - 16:27
Россия Федерациясенең 136 теле юкка чыга торган телләр рәтендә исәпләнә. Шуларның 20се инде “үле” тел дип табылган. Әлеге мәгълүмат ЮНЕСКО сайтында тәкъдим ителгән Дөньяның юкка чыгып баручы телләр интерактив атласында бирелә.
Телнең “үле” телләр рәтенә керүен ЮНЕСКО 9 критерийга нигезләнеп дәлилли. Болар: телне белүчеләр саны, телнең буыннан-буынга күчүе, укыту материалларының һәркемгә аңлаешлы булуы, җәмгыятьнең телгә карашы һ.б. Нәтиҗәдә, һәр телгә билгеле бер “диагноз” чыгарыла. Әйтик, “телгә “үлем” янамый”, “куркыныч хәлдә”, “тел юкка чыгу алдында тора”, “телгә куркыныч яный”, “тел аеруча мөшкел хәлдә”, “тел юкка чыкты”.
Россия телләр картасына игътибар итсәк, биредә 20 тел “үле” санала. Тагын 20 телнең хәле аеруча мөшкел (алеут, ительмен телләре), 29ы куркыныч астында (чукот, карелия телләре). Шулай ук калмык, чуваш, идиш телләре дә бетүгә таба бара. Шуны да әйтеп узарга кирәк, юкка чыгып баручы телләр арасында Россия Федерациясе республикаларында дәүләт теле булып саналганнары бар. Бу: удмурт, калмык, якут, тува һәм чечен телләре. Уйланырга җирлек бар!
Бүгенге көндә 6 мең телнең 2,5 меңе юкка чыгу фазасында санала. 10 гына кеше белүче телләр саны да зур – 199. Соңгы берничә дистә ел эчендә 200 тел юкка чыккан.
Чыганак: www.5ballov.ru