Татар мәгарифе порталы
Татарстанны бердәм федераль белем бирү стандартларын кабул итү юнәлеше аеруча дулкынландыра. Милли-региональ компонентны юкка чыгаруның нәтиҗәсе нинди буласын хәзер һәркем аңлый. Нәтиҗә буларак, татар теле укытучылары (аеруча башлангыч сыйныфларда) эшсез калачак. Бу - белгечләр фаразлавы.
Кабул ителгән закон буенча бу уку елының 1 нче сентябреннән яңа стандартларда татар теле дәресләрен өйрәнүгә атнага ике сәгать кенә бирелгән. Ә урыс теле һәм әдәбияты дәресләренә 11 сәгать каралган. Татарстанның кайбер мәктәпләре башлангыч класслардагы әлеге стандарт буенча укыту экспериментыннан хәзердән үк баш тартканнар.
Чәршәмбе, ягъни 13 нче февраль көнне, Татарстан парламенты Мәгариф турындагы федераль законга үзгәртүләр кертү инициативасы белән чыкты. Бу үзгәрешләрдә исә Россия субъектларының өлешчә региональ белем бирү программасын мөстәкыйль формалаштыру мөмкинлеге каралган.
- Закон кабул ителгән, тик без аны бетерергә омтылачакбыз, - дигән “Молодежь Татарстана” газетасы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев. – Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевның Түбән Новгород шәһәрендәге чыгышыннан соң, Идел буе регионнарының җитәкчеләре Владимир Путинга мөрәҗәгать язганнар. Законга үзгәрешләр кертелмәгән очракта, без, чыннан да, 2 300 укытучыбызны югалтачакбыз. Шуңа да, мин мәктәп директорларына әлеге экспериментка ризалык бирмәскә киңәш итәм. Әз генә көтеп карыйк.
«Молодежь Татарстана» газетасы