Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ульяновски мэриясе каршында эшләп килүче консультатив орган - милли мәсьәләләр буенча советның чираттагы утырышы булып үтте. Ул өлкә үзәге мәктәпләрендә татар теленең бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы хакында фикер алышуга багышланган иде.
Шәһәр мәгариф идарәсенең милли телләр буенча баш белгече Роза Хәлиуллова хәбәр итүенчә, татар теле бүген Ульяновскиның өч мәгариф учагында - 28, 55, 91 нче санлы мәктәпләрендә һәм шулай ук Плодовый бистәсе мәктәбендә фән буларак өйрәнелә. Төбәкнең базис укыту планы буенча ана телен үзләштерү өчен 1 сыйныфта - атнага 1 сәгать, 2-4 сыйныфларда - 2 сәгать, 5-8 сыйныфларда - 3 сәгать, ә 9-11 сыйныфларда 4 сәгать вакыт бирелә. Татар теле укытучыларының хезмәт хакларына региональ бюджеттан 15 процент күләмендә өстәмә түләү каралган икән.
- Өлкә татар мохтәрияте һәм Укытучыларның белемен күтәрү институтының милли мәгариф проблемалары кафедрасы белгечләре белән бергәләп эшләвебез уңай нәтиҗәләр бирә башлады. Кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең 31 мәктәбендә тикшерү белән булырга өлгердек. Шуларның 10сында, шул исәптән элиталы саналган 33 нче гимназиядә дә, татар телен үзләштерү өчен шартлар тудырылды, ә 38 нче лицей директоры милли түгәрәкне шушы көннәрдә ачып җибәрергә ышандыра. Хәзер Ульяновскиның 47 мәктәбендә белем алучы 997 татар баласы үзенең туган телен һәм милли мәдәниятен факультативларга йөреп өйрәнә. Тулаем алганда, бүген шәһәребез мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 6,1 мең укучы исәпләнә, шуның 30 проценты газиз ана телен фән буларак яки түгәрәкләрдә үзләштерү мөмкинлегенә ия, - диде Роза Хәлиуллова.
Мәгариф идарәсе белгече татар балаларына мәктәпкәчә тәрбия бирү мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. Хәзерге вакытта Ульяновскиның 20, 63, 111, 233, 246 нчы санлы балалар бакчаларына йөрүче 260 нәни татарча сөйләшергә, җырларга һәм биергә өйрәнә икән. Күптән түгел 206 нчы балалар бакчасында да тәрбия эшендә татар милли-мәдәни компонентны куллана башлаганнар.
Өлкә татар мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов исә шәһәр башлыгы Сергей Ермаковка һәм аның урынбасарлары Александр Букин белән Иван Мельниковка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Бу җитәкчеләр мохтәрият белән тыгыз элемтәдә торалар, татар мәктәбен ачканда зур ярдәм күрсәттеләр, диде ул.
Рифгать Фазулла улы Яңа шәһәрдә урнашкан 91 нче санлы татар мәктәбе коллективын борчыган мәсьәләләр хакында да бәян итте.
- Бүген шәһәребезнең бердәнбер милли мәгариф учагында 168 бала исәпләнә. Безне исә мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту проблемасы борчый. Мәсәлән, физика hәм химия кабинетларын җиһазлау, китапханә һәм милли музей булдыру, татар теле буенча дәреслекләр, русча-татарча сүзлекләр юнәтү мәсьәләсе чишелешен көтә. Шулай ук Зөя аръягы районындагы 55 нче мәктәпкә (анда укучыларның 55 процентын татар милләтеннән булган балалар тәшкил итә) татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениесе статусы бирүдә һәм татарча көрәш буенча спорт мәктәбе ачуда да Ульяновски мэриясеннән ярдәм көтәбез. Гомумән алганда, якын киләчәктә өлкә үзәгенең барлык мәктәпләрендә дә татар түгәрәкләре булдыру мәсьәләсен кабыргасы белән куябыз. Әгәр мәктәп директорлары бу проблеманы уңай якка хәл итәргә теләмәсәләр, мохтәриятнең өлкә прокуратурасына мөрәҗәгате күптән әзер, - дип белдерде Р.Әхмәдуллов.
91 нче татар мәктәбе директоры Гүзәл Кәримова әйтүенчә, үткән елда дәреслекләр һәм башка әсбаплар сатып алу өчен бюджеттан 100 мең сум акча бүлеп бирелгән. Иганәчеләр безгә мөмкин кадәр булышалар, әмма тулы канлы тормыш белән яшәү өчен хакимият органнарының да финанс ярдәме кирәк, диде директор.
Ульяновскиның «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар Сафиуллин бердәнбер татар мәктәбенә автобус бүлеп бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Әгәр автобус йөреп торса, Түбән һәм Югары Терраса микрорайоннарында яшәүче татар балалары да милли мәктәбебездә белем алу мөмкинлегеннән файдаланыр иде, диде Илдар хаҗи.
Шәһәр мэриясенең милли мәсьәләләр буенча советы рәисе Иван Мельников берничә сөенечле хәбәре белән уртаклашты.
- 91 нче мәктәпкә татар теле буенча дәреслекләр юнәтү максатында шәһәр бюджетыннан 25 мең сум акча бүлеп бирәчәкбез. Ә физика һәм химия кабинетларын күптән түгел генә ябылган 36 нчы мәктәп хисабына җиһазлау күздә тотыла. 55 нче мәктәпне татар мәктәбе итеп үзгәртү һәм татар компонентлы спорт мәктәбе ачу мәсьәләсе белән шәһәр мэриясе белгечләре шөгыльләнәчәк. Мәгариф идарәсе исә мәктәп директорларына карата таләпне көчәйтергә җыена. Максат билгеле: 2009 елның 1 сентябреннән шәһәр мәктәпләренең 80 процентында татар этномәдәни компоненты булырга тиеш! - дип белдерде И.Мельников.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru