Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиядә Укытучылар көне Советлар Союзы чорыннан ук билгеләп үтелә. Ул вакытта мөгаллимнәрне октябрьнең беренче көннәрендә тәбрик иткәннәр. Чагыштырмача күптән түгел, 1994 елда бездә Укытучылар көненә дәүләт статусы бирелде. Шулай итеп, Россиядә 5 нче октябрьдә билгеләп үтелгән бәйрәм Халыкара Укытучылар көне белән дә тәңгәл килде.
Бүген Халыкара Укытучылар көне. Бүген безнең укытучы апа-абыйларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һәркем үзенең беренче укытучысын, сыйныф җитәкчесен хәтерлидер. Кулдан җитәкләп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атларга булышкан сыйныф җитәкчем Флера Ибраһимовнаны (Казан шәһәренең 78 нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы) мин дә мәңге онытмам. Хәреф таный башлау, санарга өйрәнү, тирә-як дөнья белән танышу – бар да безнең беренче укытучыларыбыз хезмәте. Тормыш буйлап алга атлаган саен, АЛАР безне озатып килә. Алар биргән аң-белем, үгет-нәсихәт безгә туры юл сайларга, абынмаска ярдәм итә.
Элек-электән мөгаллимнәр иң дәрәҗәле һөнәр ияләре булып саналган. Алар әйткән сүзгә колак салганнар, бәхәс килеп чыкса, киңәш сорап барганнар. Бүген, XXI гасырда, алар тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Мәгълүмати технологияләр чорында туган кызлар-егетләргә белем бирү үзеңнән дә олы гыйлем иясе булуны таләп итә; ә балалар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, күзаллавың Әбугалисинаныкыннан да ким булмаска тиеш. Бүгенге көн үсмерләренең холкын аңлар, уртак тел табу өчен, шәп психолог булу сорала. Әйе, укытучы бер үк вакытта педагог та, психолог та, тәрбияче дә, икенче әти-әни дә... Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде.
Күпме генә матур сүзләр, якты теләкләр теләмик – бар да әз булыр кебек. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете һәм түземлек телибез!
Бүген “Белем.ру” сезгә яраткан укытучыларыгызны котларга мөмкинлек тудыра. Бу зур вазыйфаны безнең коллектив башлап җибәрә.
"Белем сукмагына мине иң беренче әнием (Гатауллина Мәдинә Аглязовна) алып килде. Безнең гаиләдә мин дә, апам-абыем да мәктәпкә барганчы ук укый-яза алганбыз. Мәктәптә исә мине Рәйсә апа Сәмигуллина каршы алды, ә инде соңрак, укуны тәмамлап диплом алып кайткач, мин аның улының сыйныф җитәкчесе булдым.
Бу дөньяда белем бирүче укытучылар миңа күп очрады, аларның һәрберсен санап бетереп булмый. Гомер юлы - үзе бер мәктәп. Шул юлда дөрес укытучыларны, дөрес юлны сайлый белергә, гомер буе белемгә үрелергә кирәк. Ә инде андый укытучыны юлыгызда очраткансыз икән - андый кешегә ихтирам күрсәтегез, беркайчан да онытмагыз. Ниндидер дәрәҗәдә сез үзегез дә укытучы, сез дә башкаларга үрнәк күрсәтәсез.
Бүгенге форсаттан файдаланып, тормыш юлымда очраган һәр укытучыны тәбриклим. Сез, чынлап та, иң гүзәл кеше, сезгә, сезнең хезмәтегезгә сокланып туя алмыйм!
Зур ихтирам белән, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры Р.М. Гатауллин"
“Кайбыч районының М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә эшләүче кадерле әнием Павлова Гүзәл Мансур кызын һәм безгә төпле белем биргән укытучылар коллективын ихлас күңелемнән елның иң якты бәйрәме - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Кеше, кем генә булмасын - гади эшчеме, югары урында эшләүче җитәкчеме - олы тормыш юлына юлламаны укытучылардан ала. Ә аның киләчәктә кем булуы бары тик үзеннән генә тора...
Укытучы хезмәте – катлаулы да, җаваплы да хезмәт. Укучыларның уңышларын күреп сөенгән, бу шатлыктан көне буе кош тоткандай йөргән минутлардан, нахак сүзгә әрнеп, төннәр буе йоклый алмый яткан сәгатьләрдән тора ул.
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!!!
Иң изге теләкләр белән сезнең укучыгыз – “Белем.ру” ҖЧҖ тәрҗемәчесе Эльвира Павлова”.
“Хочу поздравить директора школы №1 г. Первоуральска Свердловской области, а также учителя истории Курмаеву Галину Петровну С Днем Учителя!!! Спасибо Вам большое за труд, знания, а главное за душевное тепло, которое Вы дарите своим ученикам”. С благодарностью юрист ООО “Белем.ру” Ахмадуллина Лейсан Мунировна".
“Казан шәһәре Идел Буе районы 78нче урта мәктәбенең алгебра һәм геометрия укытучысы Флера Агъзәмовна, рус теле һәм әдәбияты белгече Рәмзия Вәлиевна, сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсфирә Хәбировнаны Укытучылар көне белән ихлас тәбрик итәм! Мәктәпне уңышлы тәмамлап, алдагы тормышта юл сайлауга сез зур этәргеч ясадыгыз. Нәкъ сезнең тырышлыгыгыз мине Казан дәүләт университетының журналистика факультетына, ә сеңлем Лилияне гамәли математика һәм кибернетика факультетына китерде. Сезгә иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш редакторы Айгөл Әпсәләмова.”
"Бүген барлык укытучыларны да бу матур бәйрәм – Укытучылар көне белән котлыйм!
Беренче чиратта, минем әниемне - Тарханова Гүзәлия Инсаф кызын тәбрик итәсем килә. Ул башка балаларның укытучысы булса да, миңа ул тормышка иң кирәкле белемнәрне бирде, миндә кешелеклелек һәм әдәплелек сыйфатларын тәрбияләде, аякка бастырды. Бик зур рәхмәт, әнием! Бәхетле булсын тормыш юлың, гел уңышларга ирешеп тор!
Мәктәптә беренче белемнәр биргән башлангыч сыйныф укытучысын - Абдулова Тамара Михайловнаны, Яр Чаллы шәһәре 26 нчы гимназия укытучыларын котлыйм! Аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм, киләчәктә дә шулай ук түземле, гадел булуларын телим, укучылары белемнәре белән һәрвакыт шатландырып торсыннар!
Әлбәттә, Белем.ру форумында катнашучы республиканың төрле ягыннан булган укытучыларны: Илфар Әюпов, Рәшид Нигматуллин, Гөлназ Җәлилова һәм башкаларны бу күңелле бәйрәм белән тәбрикләп узам! Тырышлыгыгыз сезгә уңышлар, бәхет китерсен, киләчәктә яңа үрләрне яуларга язсын!
Изге теләкләр белән “Белем.ру” ҖЧҖ нең икътисадчысы Гөлназ Тарханова ."
Казаннын 1нче татар гимназиясеннән Беренче Укытучым Ляля Исмәгыйлевнаны, без укыганда мәктәп директоры булып эшләгән Фәния Аскаровнаны, сыйныф җитәкчесе Чулпан Мубиновнаны, иң яраткан олы укытучыбыз Наил Галлямовичны һәм кызганычка каршы бу якты дөньябыздан китеп барган физкультура укытучысы Рафаэл Ахуновичны искә алып, үземнем укытучыларымны бу зур бәйрәм белән котлыйм. Аларга исәнлек, саулык, сәламәтлек теләп калам. Шулай ук ТДГПУдагы барлык хезмәттәшләремне котлыйм! Бәйрәм белән дуслар!!!
“Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте программисты Фәрит Зәйниев
Фикерләр
Кунак
5 Октябрь, 2010 - 23:50
Permalink
Сыйныфыбыз җитәкчесе иде.
Без 2009 елда, Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбен тәмамлап,төрлебез төрле уку йортларына укырга кердек. Безнең сыйныф җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Фәридә Әнвәр кызы иде. Җиде ел буе ул безне ягымлы йомшак тавышы белән туган тел серләренә төшендерде. Әдәбият дәресләре тормыш дәресләренә әйләнде. Без кайгыларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп яшәдек.
Хөрмәтле укытучыбыз һәм тәрбиячебез! Сезне Укытучылар бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, эшегездә зур уңышлар телибез. Изге теләкләр белән яраткан укучыларыгыз исеменнән Рания.
Кунак
5 Октябрь, 2010 - 23:08
Permalink
Математика - фәннәр патшасы... (К.Гаусс)
Яшел Үзән районы Мулла Иле урта мәктәбендә инде күп еллардан бирле математика укытучысы булып Фатхуллина Резидә Хәбриевна эшләп килә. Укытучы елы һәм укытучылар бәйрәме уңае белән математикадан көчле белем биргән төгәл һәм таләпчән укытучыбызны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез. Аңа нык сәламәтлек, эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Иң изге теләкләр белән математика һәм информатика укытучысы профессиясен сайлаган 2003 елгы чыгарылыш укучылары Ләйсән Майорова һәм Роза Гафиятуллина.
Кунак
4 Апрель, 2010 - 21:09
Permalink
Укытучыларга..
Безнең кадерле Укытучыларыбыз!Без сезне хөрмәт итәбез,яратабыз*)Сезгә озын гомер ,сәләмәтлек телибез! Укытучылар елы белән сезне!!*)
Кунак
16 Февраль, 2010 - 10:48
Permalink
Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбе
Барлык укытучылар коллективын укытучылар елы белән котлыйбыз.Сезгә мактаулы һәм авыр эшегездә зур уңышлар телибез.Без сезне бик яратабыз.Сезнең укучыларыгыз.
Кунак
2 Февраль, 2010 - 23:01
Permalink
Иске Йомралы урта мәктәбе
Иске йомралы урта мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта шул ук мәктәптә укытучы булып эшләүче беренче укытучыбыз Тимергалиева Фәридәне укытучылар елы белән котлыйбыз. Эшендә һәм тормышында зур уңышлар теләп 2008 ел чыгарылыш укучылары.
Кунак
8 гыйнвар, 2010 - 11:43
Permalink
Иске Йомралы урта мәктәбе
Сыйныф җитәкчебез Хайруллина Алсу апаны Яңа ел белән котлыйбыз.Аңа теләкләребезнең иң изгеләрен,саулык-сәламәтлек.гел шулай сөйкемле булып калуын телибез.
10 нчы сыйныф укучылары
Кунак
5 Октябрь, 2009 - 21:01
Permalink
Хөрмәтле укытучылар!
Яшь аралаш көлә белүче мөхтәрәм зат- УКЫТУЧЫЛАР! Хөрмәтле "Белем"леләр! Укытучым Раил Мәүлетович! Бәйрәм белән Сезне! Иске Чүпрәле 1 нче мәктәп коллективын ихлас котлыйм! ТДГПУ уытучыларына 141 нче төркем исеменнән исәнлек-саулык, уңышлар телим. Барлык укучыларыма, әти-әниләргә хөрмәтләре өчен зур рәхмәт. Чүпрәле. Энҗе.
Кунак
5 Октябрь, 2009 - 18:05
Permalink
Кырыс, әмма әйбәт укытучым Гөлзада апа!
Гөлзада апа!
Сезне чын күңелемнән шушы зур олуг бәйрәм белән күңелемнән котлыйм. Геометрия, алгебра дәресләрендә сездән алган белемнәремне югары уку йортларында еш кулланырга туры килә. Ничек итеп синус-косинус теоремаларын башны вата-вата ятлаган вакытларны бер дә бушка үткән вакыт дип әйтмәс идем.
Зур рәхмәт Сезгә!
Кунак
5 Октябрь, 2009 - 17:15
Permalink
Учителю жизни!
Учитель жизни!
Ты нужен, нужен на веку
И юноше и старику,
Чтоб их обогощать упорно.
Так добывается руда,
Так весны света ждут всегда,
И так выращивают зёрна.
Твой труд...
Так ювелир подчас шлифует крохотный алмаз,
Так сообщают блеск булату...
Да, главным в нынешней судьбе
Земля обязана тебе.
И высь, открывшаяся взгляду.
Ты, как над колыбелью мать,
Когда опять, опять, опять
Листаешь школьные тетради,
Ночами не смыкаешь глаз.
Ты знаньями питаешь нас
Добра и счастья в мире ради.
Учитель! Пусть тебя стократ
Восславят, возблагодарят
И вознесут на трон из песен.
Чтоб, с каждым поколеньем впредь,
Тебе волшебно молодеть
В труде, который так чудесен!
Кунак
5 Октябрь, 2009 - 17:01
Permalink
Морзалар урта мәктәбе
Апас районы Морзалар урта мәктәбе укытучыларын Укытучылар көне белән котлыйм!!
Полина
5 Октябрь, 2009 - 15:21
Permalink
Укытучым Светлана
Укытучым Светлана Валерьевнаны һөнәри бәйрәме белән котлыйм! Эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете телим.
Мөхәрриргә: материалыгызда хаталар бар, "укытучыларны да узып китәм" сүзләренең мәгънәсе аңлашылып бетми.
Раил Гатауллин
5 Октябрь, 2009 - 20:48
Permalink
Хөрмәтле Лариса!
Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Әлеге җөмләдә минем хезмәткәр Белем.ру форумында актив катнашучы укытучыларны да тәбрикләп узарга теләгән. Андый хаталар хисләрне язганда төшеп калырга мөмкин инде ул. Хезмәткәремнең теләкләренә мин дә кушылам, интернет челтәрен актив кулланучы Белем.руның якын дусларына эшләрендә уңышлар теләп калам! Бәйрәм белән сезне!!!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Сылу
5 Октябрь, 2009 - 15:45
Permalink
Рәхмәт!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Төзәтербез!
Lejsan
5 Октябрь, 2009 - 15:10
Permalink
С Днем Учителя !!!
Волшебное слово — УЧИТЕЛЬ,
Знакомо с рождения всем!
Вы — друг, педагог, покровитель
В решении стольких проблем!
Спасибо за знаний просторы,
За радость и свет школьных лет,
Душевность, тепло разговоров,
За опыт и счастье побед!
Эльвира
5 Октябрь, 2009 - 14:38
Permalink
Апас районы Иске Йомралы урта
Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбе укытучысы Сәмигуллина Зөлфия Зөфәр кызын Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Авыр һәм мактаулы эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне, нык сәламәтлек һәм түземлек телим.
Эльвира
5 Октябрь, 2009 - 13:48
Permalink
Котлыйм!!!
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты укытучыларын Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Сезгә һөнәри уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, сабырлык һәм җан тынычлыгы телим.
Раил Гатауллин
5 Октябрь, 2009 - 13:13
Permalink
Котлыйм!!!
Өлкән сыйныфларда минем класс җитәкчем Фаиз абый Галимов (Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе) булды. Әлеге проект кысаларында аңа, аның гаиләсенә ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Зур рәхмәт Сезгә!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин