Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Блоглар
» Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (+нигезләмә)
Раил Гатауллин
17 апр 2017 - 21:43
Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (+нигезләмә)
Статус: тәмам
Конкурс
Фикерләр
Ильфар
9 Май, 2017 - 21:39
Permalink
Бәйге эшләрен бәяләү бара.
Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Рәсми сайтларыбызның бәйге битләре ачылып карау тарихына күз салуга барыгызның да түземсезләнеп яңалыклар көткәнегезне аңларга була. Конкурсыбызга барлыгы 86 эш кабул ителде. Рекордны татар әдәбияты буенча әзерләнгән китапнамәләр яулый. Алар барысы 42 эш! Алар арасында Пенза өлкәсеннән үк килгән эшләр дә бар. Шатланып шуны әйтә алабыз, башка бүлекләргә дә башта аптырап калучылар булуга карамастан үз фәннәренә туры китереп "Китапнамә"ләр әзерләүче укытучылар күп...
Хәзергесе вакытта барлык 86 эш тә жюри членнары тарафыннан махсус бәяләмә буенча аерым-аерым карала. Һәр жюри әгъзасы күмәк утырышта һәр эшкә балларын тәкъдим итеп гомуми баллар ачыкланачак...
Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителәчәк.
Кыскача гына әйткәндә жюри членнары әлеге вакытта һәр эшкә аерым төстә түбәндәге критерийлар буенча 5 баллы системада бәяләү алып баралар:
Һәм килешенгәнчә өстәмә пункт: беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр бәйгенең вакыты озайтылгач кабул ителгән эшләргә караганда өстәмә өстенлеккә ия (1 балл).
Әлегә менә шундый эшчәнлек бара. Яңалыкларны карап барыгыз
Ильфар
4 Май, 2017 - 00:01
Permalink
Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам!
Бәйгебезгә эшләр кабул итү тәмамланды! Яңалыклар, фикерләрне шушы биттә язарбыз. Эшләре кабул ителгән конкурсантларыбызны инде котлый алабыз. Жюрига алдан хәбәр иткәнебезчә кимендә 1 атна вакыт кирәк булачак. Бәйгенең эшләрне кабул итү срогы озайтылуны исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгару 5нче майдан исәпләнеп 1 атна тирәсендә башкарылачак. Безнең белән булыгыз! Бәйге барышында туган фикерләр, киңәшләребезне дә моннан карап барыгыз. Уңышлар һәркемгә!..
Ильфар
30 Апрель, 2017 - 09:04
Permalink
Игътибар! Бәйге буенча рәсми игълан.
Хөрмәтле коллегалар! Бәйгебезнең электрон почтасына эшләр белән беррәттән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Моны истә тотып, жюри комиссиясе киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай йогынты булсын өчен берничә махсус карар кабул ителде:
1. Укытучы җитәкчелегендә укучысы тарафыннан эшләнгән "Китапнамә"ләрне нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм предметлар буенча кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә укытучы исеменә генә бирелә!
2. Күп дигәндә ике укытучы катнашында эшләнгән "Китапнамә"ләрне шулай ук кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә төп эшне башкарган укытучы (1) исеменә генә бирелә!
3. Мәгариф хезмәткәрләренең күпсанлы сораулары буенча бәйгегә эшләрне кабул итүне 3нче майга кадар озайтырга (03.05.2017 23.59.).
4. Урыннар билгеләү барышында беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр әлеге өстәмә карарлар буенча (1-3нче пунктлар) кабул ителгән эшләргә караганда өстенлеккә ия! Эшләр сигез критерий буенча бәяләнә һәм бер критерий нәкъ менә эшнең беренчел нигезләмә таләпләре буенча эшләнүе.
Ильфар
24 Апрель, 2017 - 06:31
Permalink
Бүләкләр Сезне көтә!..
Кадерле дусларыбыз! Конкурс нигезләмәсендә әйтелгән бүләкләр мәсәләсе хәл ителеп бетте. Алар сезне көтә. Бәйгебезгә рәхим итегез! Бүләкләрне әлбәттә компьютер, ноутбук белән эшләгәндә кирәкле булсын дип сайладык. Болар биииик яхшы гына тавыш көчәйткеч система, музыкаль треклар яздырып аңа куеп уйнатып та булсынга 8 ГБлы флешка (системада килеш сыну куркынычы булмасын өчен кыска вариант)...
Гран-При иясенә нәкъ шуларга өстәлеп тагын бер, көндәлек эшчәнлегебездә кирәк булган бүләк.
Эшләр акрынлап килә, кайберләрен авторлар белән төзәтәбез, кайсын ничек дигәндәй (безнең бит әле тагын бер максатыбыз мондый эшкә тотынырга куркып торучыларны өйрәтеп җибәрү дә). Ә бүләкләр Сезне көтә!..
Алия Садриева
20 Апрель, 2017 - 18:50
Permalink
Бәйге буенча сорау.
"Китапнамә "Тукай иҗаты буенча гына түгел бит? Дөрес аңлыйммы?
Садриева Алия
Ильфар
20 Апрель, 2017 - 20:22
Permalink
Конкурс Тукай буенча гына түгел.
Конкурс Тукаебызның 131 еллыгы уңаеннан татар телендә китапнамәләр әзерләүне генә максат итә. Тукай иҗаты, биографиясе буенча булуы шарт булып тормый. Нигезләмәдә күрсәтелгән фәннәр буенча үзегез теләгән китапка, темага һ.б. (нигезләмәдәге видеоинструкциядә тулырак) әзерли аласыз. Рус телле китап та ярый, бары кадр арты тавышымы, аңлатма язулармы татар телендә барырга тиеш. Төп максат татар милли мәктәбе укучыларын сез тәкъдим иткән китап белән кызыксындыра алу. Шуны истә тотып нигезләмәгә мәктәп программасында булган барлык фәннәр дә кертелде.
Ильфар
19 Апрель, 2017 - 22:03
Permalink
Видеоны "кысу", МР4 итү программасы
Конкурска инде бүген беренче эшне карап, кабул итеп алдык. Аны Әгерҗе якларыннан юлладылар. Бәйгегә сез дә рәхим итегез!
Ә безгә юлланган күп кенә сораулар буенча шул аңлашылды, катнашырга теләүчеләр өчен иң авыр нәрсәләрнең берсе видеофайлларны тәләпләргә яраклаштырып кысу (сжатие) икән. Кайберәүләргә МР4 форматына күчерешү дә кирәк. Моны истә тотып бераз гына ярдәм итеп җибәрәбез! Без тәкъдим иткән юл белән 250 МБлы видеофайл яхшы сыйфатта 37 МБлыга әйләнде!
1. Бу видеоүрнәкне карап эчтәлеген аңларга: яңа тәрәздә видеоны ачу;
2. Югарыдагы үрнәктә күрсәтелгән программаны үзегездә урнаштыру өчен күчермәләп алырга.
Видеоүрнәктә бик тәфсилләп аңлатыла. Сезгә бары тик программаны урнаштыруга видеоны аңа "өстерәп китерергә", Видео бүлегендә МР4 форматын сайлап кысу күчергечен 20 саны тирәсенә куярга кирәк. Аннары югарыдарак файлыбыз сакланасы папканы күрсәтеп Старт төймәсенә басабыз. Бу "Китапнамә"гез без тәкъдим ителгәннән зуррак булса. Булмаса бераз җиңеләйтү өчен кысуны 20дән кечерәк санда башкарып карагыз. Уңышлар барыгызга да!..
Ильфар
17 Апрель, 2017 - 22:44
Permalink
Бәйге буенча сорау-җавап...
Бәйге буенча беренче сорау килеп иреште. Җавап бирәбез: эшләр бары тик бер автор тарафыннан гына башкарылган булырга тиеш! Күмәк эшләр кабул ителми.
Ильфар
17 Апрель, 2017 - 22:23
Permalink
Игътибар!
Бәйгенең информацион партнёрлардан тыш ике тигез хокуклы рәсми интернет бите эшли. Җәһәт һәм төгәл аралашу өчен барлык сораулар, фикерләр бары тик шушы битләрдә генә кабул ителә!
- belem.ru сайтының агымдагы бите;
- qushlawich.ru сайтының конкурс бите.