90 көндә миллионер булып буламы? Унбишенче көн. Дәрәҗәңне сакларга кирәк!

90 көндә миллионер булып буламы? Унбишенче көн. Дәрәҗәңне сакларга кирәк!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Марафонның унбишенче көне үтеп китте! Марафонның 1/6 өлеше дигән сүз! Шушы 15 көн дәвамында мин 200 мең сумлык килешүгә кул куйдым!!! Әгәр шундый ук темплар белән эш алып барсам - 90 көннән соң инде килешүләр суммасы 1,2 миллион сум булачак!

ps. Моңа өстәп кичә, марафонның унбишенче көнендә, мәгариф министрлыгыннан чылтыраттылар! Ярдәм итүемне сорыйлар. Акча да түләячәкләр. Әлбәттә, ярдәм итәчәкмен!

Әлбәттә, бизнеста темп бер төрле булмый. Бизнеста гына түгел, гомумән, тормышта! Бер көн ак, икенчесе - кара. Бер көн уңышлы, икенчесе - алай ук уңышлы түгел.

Әмма хәзерге вакыттагы темпларым миңа ошамый. Менә кичә дә - кайттым да, ятып йокыга да киттем. Блогны икенче көнне генә утырып язам. Рәхәтләнеп йокы туйдыргач.

Әле йокы гынамы соң? Кешеләр ял итә, бәйрәм итә, шашлыклар ашый, дуслары-туганнары белән аралаша. Ә мин?! Ә мин эшләп утырам.

Акча эшләүнең башка ысуллары кирәген беләм. Пассив керем булдырырга кирәген беләм. Команда кирәген беләм. Үз-үзеңә ышаныч кирәген беләм. Үзеңнең продуктларыңның, хезмәтләреңнең сыйфатына ышаныч булуы кирәген беләм. Уңай фикер йөртү кирәген беләм. ... Бик күп әйберләр беләм. Аларны тормышка ашырырга гына кирәк хәзер.

Бу көннәрдә булган уңышлардан үз-үземә ышанычым артты, дәрәҗәм артты. Үземдә көч тоям һәм күпкә сәләтле булуымны яхшы аңлыйм. Министрлыктан чылтыратып ярдәм итүемне сорыйлар икән - димәк, дәрәҗәм бар. 

Әйе, уңышлардан соң синең дәрәҗәң арта, уңышсызлыклардан соң - төшә. Бу уңышлар һәм уңышсызлыклар 1 көн генә түгел, айлар-еллар дәвамында булуы мөмкин. Әмма уңышсызлыклар озак дәвам иткәндә үз-үзеңә ышанычың бөтенләй диярлек бетә, дәрәҗәң нык төшә. Бу кабаладан ничек чыгарга соң?

Әлбәттә - эшләргә кирәк!

Көннәр буе мендәргә капланып күңелсезләнеп ятсаң, сине беркем дә кулларына күтәреп йөртмәс. Әти-әниең булса гына. Әти-әниләр арасында да балаларына кулларын селтәүчеләр бар хәзер.

Нәрсә эшләргә? Җиңел эшләрне башкарудан башларга кирәк. Үзең булдыра алган эшләрдән. Һәр кечкенә генә җиңүдән соң чын күңелдән шатлана белергә, үз-үзеңә ышанычны арттырырга кирәк. Үзеңнең дәрәҗәңне күтәрә барырга. Аннары гына зуррак эшләргә тотынырга.

Эшне өйдә бикләнеп үзең генә эшләп яту кирәкми. Кеше арасына чыгарга кирәк. Коллектив белән эшләргә була. Зур булмаган клиентлар өчен эшләр башкарырга була. Аралашырга кирәк, фикер алышырга кирәк. Яңа идеяләр, яңа фикерләр килә аннары.

Үзеңнең средний чегыңны (үзеңнең уртача хезмәт хакыңны) беләсең килсә, иң якын 5 дустыңның хезмәт хакын бергә куш та, әлеге сумманы бишкә бүл, диләр. Әгәр синең дусларың, аралашыр кешеләрең булмаса, яисә 5 дустың да синең кебек эшсез мендәргә капланып ятса - синең дә хезмәт хакың 0 булыр!

Димәк, хезмәт хакыңны арттырам дисәң, күбрәк акча эшли торган кешеләр белән аралаша башларга кирәк. Хезмәт хакы да, үзеңә ышанычың да, статусың да, дәрәҗәң дә артачак.

Соңгы арада күп кенә бизнесменнар, предпринимательләр белән аралашам (күбрәк татар эшмәкәрләре белән танышам). Көн саен берәр авторитетлы кеше белән танышам, дуслашам. Аларны тыңлыйм, үз фикерләремне әйтәм. Күзаллавым киңәя бара. Үзем уйлап тапкан кысан читлегемнән чыга барам.

Ничектер шулай. 

ps. Хәтта бу сүзләрне язган вакытта да мин татар халкы турында уйлыйм. Тырыш халык ул. Эшчән халык. Шуңа күрә дә аның авыллары, йортлары үзләренең төзеклеге, матурлыгы белән аерылып тора. Эшчәнлеге, тырышлыгы югалмаган чакта татар халкы әле яшәячәк тә, яшәячәк! 

КИҢӘШЛӘР

1. Һәр көнегезне берәр файдалы эшкә багышлагыз! Планыгызда көн саен башкарып чыга ала торган зур булмаган эшегез булсын. Планлаштырылган берничә эшегезнең берсе генә эшләнгән булса да, сезнең рухыгыз алай түбән төшмәячәк. Үзегезнең дәрәҗәгезне, үз-үзегезгә ышанычыгызны саклап калачаксыз.

2. Башка кешеләргә дәрәҗәгезне төшерергә ирек бирмәгез. Конструктив критиканы гына кабул итегез. Бу критика сезгә камилләшергә ярдәм итәр. Конструктив булмаган критиканы ишетмәгез! Сезгә нахак әйтә торган кеше булса, аның белән аралашмагыз яисә минималь итегез. 

Әлегә шулар. Киләсе очрашуларга кадәр!

УНАЛТЫНЧЫ КӨН >>

Фикерләр

Фәрит Вафин сурәте

Шәп! Роман укыган шикелле укып барам.Просто укырга күңелле һәм кызык.Үзем дә шуның кебегрәк берәр нәрсә яза башларга уйлап торам әле.Әмма җәйләр үтмичә булмас инде.Авылда хәзер эшнең очына чыгарлык түгел.