90 көндә миллионер булып буламы? Беренче көн. "Позитив vs негатив"

Раил Гатауллин һәм Радик Сабиров. 90 көндә миллионер булып буламы

Бүген марафонның беренче көне. Кичә үз алдыма сорау куйган идем - 90 көндә миллионер булып буламы?

Интернет челтәрендә күп кенә видеолар һәм мәкаләләр табып була - кемдер 1 айда, кемдер 1 атнада, кемдер 1-2 көндә миллионер булган. Сүз лотерея оту турында да, банк яисә кеше талау турында да түгел. Акча эшләүнең законлы ысулларын кулланып акча эшләү турында сүз бара. Маркетинг кулланып. Билгеле бер алгоритмнар буенча адымнар атлап һ.б., һ.б.

Үзенчә мин "бизнес"та инде 10 ел. "Белем.ру" компаниясенә быел нәкъ менә 10 ел тула. Эшләгән эшләребез - Җирдән Айга кадәр юл сузарлык. 1 көнне 100 км юлга тиңләсәң, нәкъ шулай, диярлек (Җирдән Айга кадәр - 385 мең км).

Минем генә түгел, башка күп кешенең дә уйлары шундыйдыр. Югары белемем бар, һөнәремне менә дигән яхшы итеп беләм. Әле бер генә түгел, без - татар егетләренә 70 һөнәр дә аз бит. wink

Ә менә акчага килгәндә. Ярый, кемдер фатир алды яисә йорт төзи алды, ди. Күпләр кредит/рассрочкага алган автомобиль йөртәләр, кемнәрдер ипотека тозагында. Очны очка ялгыйлар. Әле бит балаларны аякка бастырасы бар, оныкларны тәрбиялисе... Пенсиягә чыккач та ял итеп булмый. Ә пенсия акчасы... 10-15 мең...

Шул ук вакытта кемнәрдер ай саен берәр кая ял итәргә баралар, кыйммәтле автомобиль һәм яхталар белән идарә итәләр. 

Әлбәттә, араларында коррупционерлар да, әти-әнисе җилкәсендә типтереп йөрүчеләр дә, акча урлап/талап йөрүчеләр дә бар. Мине бу категория кешеләр кызыксындырмый. Икътисадны, маркетинг законнарын яхшы белгән, үз белемнәре белән күтәрелгән гадел кешеләрнең уңышлары кызыксындыра. Алар моны ничек эшлиләр икән???

Өстә язылган фикерләр - минем башымда күптән бөтерелеп йөргән фикерләр. Әлеге фикерләр мине шушы адымга этәрде. Үз алдыма нык та катлаулы максат куйдым. 90 көндә (3 айда) шундый кешегә әверелергә. Белемнәремне, теоретик материалны практикага күчерергә. 

МАРАФОННЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ

Өстәге юлларны сезгә кереш сүз буларак кына яздым. Бүген көнем исә инде бу уйлануларсыз башланды. Уйланасы уйланган, карар кылынган, артка юл юк! Позитив уйлар белән йокыдан иртү тордым. Һәм табигать тә мине сизде бугай. Көн шундый матур - кояшлы булды. 

Иң беренче көнемне нәкъ менә позитив (уңай) фикерләүгә багышларга булдым. Негатив (тискәре) фикерләр кешене гел эчтән ашап, кимереп торалар. Үзеңне тәнкыйтьлисең, үзеңне түбәнрәк бәяли башлыйсың. Үзеңне генә түгел. Җитәкчеләрне, сәяси системаны, чит илләрне, күршеләрне гаеплисең. Дусларны... Туганнарны... Моннан ни файда?!

Күз алдыгызга китердегезме? Күңелгә рәхәт булып киттеме тискәре уйлар уйлагач? Юкмы? Бу ситуация таныш икән, димәк әлеге марафон барышында сезгә дә минем белән бергә булырга һәм минем белән бергә камилләшергә кирәк!

Кояшлы көндә тукталып калдык. Әйе. Көн бүген шундый матур булды бүген Казанда. Урамда кар шыгырдый, ә күктә кояш балкый. тик - урыны белән бозлавык. 

Ишек төбенә чыгуга ук иң беренче булып бер автомобилист кызга булыштым. Инде кышкы резиналарны машинасыннан салдырган, кечкенә генә таудан да менә алмый тора. Машинасы шуып китеп әздән генә парковкадагы машинага бәрелмәгән. Арасы - нибары ярты сантиметр. Минем ярдәм иткәнне күреп тагын берничә егет йөгереп килеп җиттеләр. Машиналарның берсенә дә зыян килмәде. Ә бит ялгыш кына кырдырган булса да берьюлы ике гаиләнең - кимендә ике кешенең көне негативтан башланган булыр иде бит?! Минем уңай фикерләр белән бүген эшкә кузгалуым кимендә ике кешене бүген негативтан арындырды. Кыз, барыбызга да рәхмәт әйтеп, эшенә китте. Шикләнмим, әлеге күңел күтәренкелеге аның эшендә дә башкаларга бирелгәндер, бу оешманың эшләре бүген уңай булгандыр!

Тукталышка җиттем. Автобуска кердем. Гадәттәгечә, бераз гына буш урын булуга, тәрәзә янына барып бастым. Беләм, бүген позитив шигырь язачакмын. Әлеге шигырем башка кешеләргә дә иртән иртүк уңай тәэсир итәчәк. Шигырем шактый позитив килеп чыкты дип саныйм. Ким дигәндә уңай фикерләү кирәк дигән фикергә этәрә:

Күңелгә кояш кирәк

Яз җитмәүнең төп сәбәбе -
Кояшсыз иде көннәр.
Кояш булмагач, салкында
Өши иде күңелләр.

Ә кемнәрдер кышларда да
Җәйләрдә кебек яши.
Балкып тора нурлы йөзе
Йөздә булса да яше.

Һавада кояш калкыр ул -
Күңелгә кояш кирәк.
Көн дә иртән калкыт аны -
Шатлыктан типсен йөрәк!

Эшкә ничек барып җиткәнемне сизми дә калдым. Күңелдә рәхәтлек тойгысы. Бүгенгә планнарымны, гадәттәгечә, кичтән үк язып яттым. Инде ниләр эшләячәгемне беләм, уйларым төн дәвамында, йоклаган вакытта тәртипкә китерелгәннәр.

Башка көннәрдән аермалы буларак, бүгенге көнемне эшкә керешүдән башламадым. Ярты сәгатькә якын башка бизнесменнарның тренингларын интернеттан тыңладым. Уйларым тагын да тәртипкә килә башлады. Мөһим эшләрне аерып алдым. Бүген позитив фикерле дусларым, танышларым белән очрашырга булдым. Соңгы елларда мин шундый дусларны "Идел" журналында таптым. SEO-белгеч буларак алар белән үз белемнәрем белән уртаклашсам, алардан позитив фикерләргә, тормышка оптимизм белән карарга өйрәндем. Ике як өчен дә файдалы дуслык, хезмәттәшлек булды. "Идел" журналы сайтына бүген көн саен мең - мең ярым кеше кереп укый. Басма журналның үзенә язылучылар саны да арта бара. Чөнки андагы позитив журналистлар язган позитив мәкаләләр - күпләр өчен күңел юанычы, ярдәмче, киңәшче!

Журналның редакторы Радик Сабиров та урынында иде. Гадәттәгечә, креатив уйлар уйлап йөри. Мин аның белән, ул минем белән фикерләр алыштык. Бүгенге көннәрдә "Идел кызы" бәйгесе финалына якынлаша икән. Ә мин аңа һәм редакциядәге кызларга үземнең 90 көнлек марафонга чыгуымны хәбәр иттем. Кызлар шунда ук фикерем белән кызыксынып киттеләр, бу турыда яңалыкны оператив "Идел" журналы сайтына урнаштырырга да өлгерделәр. Миңа уңышлар теләделәр.

Радикка "Идел" журналына Интернет турында мәкалә әзерләп язып бирергә дә сүз бирдем. Мәкаләмне якындагы айларда "Идел" журналында (басма версиясендә) укый алачаксыз. Журналга Кукмарадагы туганнарымны да яздырган идем. Алар да укый алачакларын уйлап куйдым. Хәзер бит шундый мөмкинлек бар - газета-журналларга якыннарыңны, туганнарыңны да яздырып була! Әнием дә минем мәкаләмне журналда күреп куаначак. Ә күп кешеләргә ул куаныч кына түгел, файдалы да булачак. Элеккеге кайбер мәкаләләремдә Татнетны бераз тәнкыйтьләп тә язган булсам (аларны "Идел" журналы архивларында таба аласыз), якын көннәрдә язачак мәкаләмне позитив ракурста язып чыгарга исәп тотам.

Көннең икенче яртысында Иннополиста эшлекле сәфәрдә булдым. Безнең "Белем.ру" компаниясе андагы бер учреждение белән хезмәттәшлек итә. Мине елмаеп, шатланып каршы алдылар. Бергә позитив фикерләшеп сайтның эчтәлеге, аның мөмкинлекләре турында фикер алыштык. Җитәкчеләре белән бергә фотога төшәргә онытылган. Сезгә Иннополистан нибары шундый фотосәлам алып кайттым. Шәт, ачуланмассыз...

Иннополиста да яз җитеп килә. Кичә генә анда кыш иде.

Иннополиска барганда да, аннан кире Казанга кайтканда да Наполеон Хиллның "Добейся успеха с помощью позитивного мировоззрения" исемле китабын укып кайттым. Әлеге китап киштәдә инде күптәннән тузанланып ята иде. Бераз гына өстән укып чыккан да бар. Әмма әле тирәнтен укырга вакыт юк иде. Якындагы 2-3 көндә китапны җентекләп укып чыгарга исәп тотам. Уңышка ирешү өчен шундый "инструкция"ләрне сезгә дә укырга киңәш итәм. Укырга гына түгел, практикада да кулланырга!

Наполеон Хилл

Көн ахырында янә үзем өчен тренинг уздырдым. Алдыма дөрес максатлар куярга өйрәнергә тырыштым. Инде булып чыга да кебек. Бу теманы тагын бер ныгытып өйрәнеп чыгачакмын да, иртәгә сезгә алга дөрес максатлар кую турында сөйләргә исәп тотам.

Ә бүген көн уңышлы узды кебек. Олы юлга чыкканда беркем дә негатив уйлап чыкмый бит. Хәерле юллар теләп, яхшы уйлар гына уйлап чыга. Мин башлаган 90 көнлек марафон да ул минем өчен олы юл. 

НӘТИҖӘ

1. Нинди эшне генә башласагыз да, нинди генә юлга кузгалсагыз да - позитив (уңай) уйлар белән юлга чыгыгыз. Тискәре уйлар белән башланган юлның уңышлы тәмамлануы шикле. Башыгыздагы тискәре уйларны алып ташлау өчен оптимист дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз, позитив фикер йөртергә өйрәтә торган файдалы китаплар укыгыз, файдалы кинофильмнар карагыз, файдалы аудиоязмалар тыңлагыз. Наполеон Хиллның бу китабын укып чыккач, минем Джеки Чанның "Я - Джеки Чан" дип исемләнгән китабын укып чыгасым килә. Тискәре кинолар, тапшырулар карамаска тырышыгыз. Мондый тапшыруларга "спрос" булмагач, телевидение үзе үк бу тапшыруларны ябачак...

2. Позитив күңел хисләрегезне якын-тирәдәге кешеләргә дә өләшегез. Балаларыгызга, туган-тумачаларыгызга, күршеләрегезгә, хезмәттәшләрегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Иртән чыкканда көзге янына барып басып матур итеп елмаегыз да, бу елмаюны йөзегездән көн дәвамында төшермәгез. (Бүген автобуста барганда бары тик берничә кешенең генә битендә елмаю күрдем. Сөмсерләре коелган кешеләргә карап алгач озак кына шигырь юлларын яза алмый тордым. Тискәредән тискәре әйләнеп кайта, уңайдан - уңай. Шуны онытмагыз!).

3. Иртәгә буласы көнне кичтән планлаштырып йокларга ятарга тырышыгыз. Иртәгә - матур көн булачак, яхшы көн булачак, уңышлы көн булачак, дип планлаштырып ятыгыз. Һәм көнегез, һичшиксез, уңай үтәчәк. Бу турыда комментарийларда фикер язып калдырырга мөмкин. Кичтән планлаштырган эшләр иртән уңдымы? Үз тәҗрибәгезне языгыз. Тискәре фикерләр язмагыз - аларны мин укып тормаячакмын, башкалар да укымаслар. Бары тик үзегезгә генә әйләнеп кайтырлар. 

Әлегә шулар. Көн тәмам. Барыгызга да матур төшләр теләп калам! Туачак көннәр матур, кояшлы булсын!

ИКЕНЧЕ КӨН >>

Фикерләр

Алия Садриева сурәте

Миңа миллион кирәк түгел. Сезнең проектны укып бару да борчу - сагышларга. төшенкелеккә бирешмичә, алга карап  яшәргә көч табарга ярдәм итәр дип ышанам.  

Садриева Алия

Раил Гатауллин сурәте

Фәрит абый! Әлбәттә, иярегез! Киңәшләрем файдага булсын!

Ә инде миллионер булырга теләгән, миллионер булу өчен үзен үзгәртү юнәлешендә эшләргә теләгән, бизнесменнар белән бергә "наравне" дусларча сөйләшеп утырырга теләгән кешеләр бар икән - кунакка килеп чыгыгыз! Бәлки үзегезнең дус-танышларыгыз арасында да бизнесменнар бардыр? Алар белән бергә кунакка килегез. Бәлки уртак проектларны бергә тормышка ашырырбыз? Һәм сез әлеге хезмәттәшлек нәтиҗәсендә уңышка ирешерсез???


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Фәрит Вафин сурәте

Раил! Бик кызыклы проектка охшап тора әле бу.Мин дә сезнең арттан иярсәм буламы? Шул Интернетта аз гына акча эшләп булмас микән дип күптәннән хыялланам мин.smiley Булмый!!!! Дөрес,мин сезнең шикелле интернет белгече дә,компьютер белгече дә түгел. Чыннан да, эшләп буламы-юкмы? Сезнең арттан барып карыйм әле.Миңа миллион ук булмаса да ярый.