Айның иң яхшы ресурсы (март, 2014)

Башкаручы Робот. «Пока» циклы. Алгоритмика тирәлегендә эшләү (Мифтахов Фуат Раифович)
2% (6 тавыш)
“Дус яшәү серләре" (класс сәгате, Һадиуллина Г.А.)
3% (8 тавыш)
Синоним һәм антоним сыйфатлар (Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы)
1% (3 тавыш)
Кеше кайчан матур була? (дәрес-проект, Фәйзиева Алсу Вазыйх кызы)
2% (6 тавыш)
Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре (Курамшина Илсөяр Илдус кызы)
16% (47 тавыш)
А. Яхин методикасына нигезләнгән әдәбият дәресе (Шәфыйкова Лариса Равил кызы)
0% (0 тавыш)
“Әбидә кунакта” (Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызы)
1% (2 тавыш)
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау дәресе (Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы)
1% (3 тавыш)
Санлы аралыклар (Фәннур Фаттеров)
18% (53 тавыш)
“Йолдызлы сәгать» уены (Мусина Гөлгенә Мөнирҗан кызы)
2% (5 тавыш)
“Көз белән очрашу” (Гарифуллина Эльмира Зөфәр кызы, Шәфиева Әлфия Әмирҗан кызы)
0% (0 тавыш)
Көз патшалыгына сәяхәт (Садртдинова Ф.И.)
0% (0 тавыш)
“Кеше булып кала бел!” темасына Т.Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү (Вәлиева Ләйсән Фоат кызы)
23% (69 тавыш)
“Газиз туган телем” (интеллектуаль викторина, Юнысова Люция Әсхәтовна)
2% (7 тавыш)
Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары (электив курс, Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы)
1% (4 тавыш)
«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә уен методын куллану» темасына чыгыш (Афзалова А.М.)
11% (34 тавыш)
Әдәби уку дәресенә технологик карта (Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулла кызы)
1% (3 тавыш)
«Конфликтлар һәм аларны чишү юллары» (Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы)
17% (51 тавыш)
Барлык тавыш: 301

Фикерләр

Кунак сурәте

Тавыш бирү ничәсендә тәмамлана икәнен яза алмассызмы икән?

Раил Гатауллин сурәте

Белем.ру бәйгеләре турында мәгълүматны http://belem.ru/konkurslar адресы буенча укырга мөмкин.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре (Курамшина Илсөяр Илдус кызы)

Кунак сурәте

435 һәм 356 тавыш бу реаль тавыш түгел. Мин дә шушы катнашучылар арасында. Минем өчен кемнәр һәм ничек тавыш биргәннәрен беләзм, тавыш җыяр өчен үземнең кемнәргә генә смс язуымны әйтеп тә тормыйм инде. Оештыручылар үзләре дә шикләнә торгандыр, мөгаен. Мондыйга киткәч, миңа калса бу бәйгене туктату хәерлерәктер.

Раил Гатауллин сурәте

Борчылмагыз, тавыш бирү нәтиҗәләре контрольдә. Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Барлык "ялган" тавышлар бетереләчәк һәм иртәгә Март аеның иң яхшы ресурсы турында хәбәр итәчәкбез!


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

АнонимСезнең дә мөмкинчелегегез бар иде.Кешенең җиңүенә каршы торырга ярамый.Смиритесь уже с этим!Хәр катнашучы үзенчә бу сайттагы тавыш җыярга тырышты.МЕНӘ НӘТИҖӘСЕ!Кадерле катнашучы ханым яки әфәндем.Җиңүче кешегә ачу тотарга кирәкми.Икенче юлы сездә җиңерсез!!!!!Мин дә беләм аноним!Минем өчен кемнәр тавыш биргәнен. Сайтның алып баручылары!"Мондыйга киткәч, миңа калса бу бәйгене туктату хәерлерәктер."Бу сүзләрне күреп ул кеше турында начар фикер туа башлады. Ханым!Сез тавыш җыяр өчен дәресегезне бу сайтка керттегез!Хәзер җиңү сезнең якта булмагач,кешеләргә кушмагыз!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!Безнең дә күңелләр бар,без дә борчылабыз!
Кунак сурәте

Сез җиңугә тартылып бетмәгәнгә кем гаепле?

Кунак сурәте

Юк өчен борчылмагыз. Махсус программа куланып, кирәк булса мең тавыш бирергә була,,,,,,,,,,,,,

Кунак сурәте

Ни өчен кайберәүләрнең "караулар" саны аз, ә тавыш күп? Уйланырга кирәк!
Димәк, карамыйча тавыш бирәләр

Кунак сурәте

Сайтнын алып баручылары.Бу эшегез сезнен дорес тугел!сезнен сайтка торле программалар не действуют!контакт аша дусларга жибэреп тоннэр буе утырдым!сезнен сайтыгызга башка ышаныч юк!

Кунак сурәте

тавыш кына биреп була бит сезнен сайтта!!!!!!карап булмый.укытучылар каян белеп бетерсеннэр программаларны.аларны шунын кадэрле учённый дип уйламагыз.ЧЫННАН ДА СЕЗНЕН САЙТКА БАШКА ОШАНЫЧ ЮК!

Кунак сурәте

Мин бу сайтны нормальный дип тора идем.лэкин кунелем кайтты уже.Сайтнын эшмэкэрлэре!сез кешенен купме тырышып тавыш жыйганыгызны белмисез.кичереп карагыз беренче.соныннан уйланыгыз бу эшегездэн.шулай онулировать иткэнче уйланасыгыз бар иде 14 кон тавыш биру коне тугел ,э 2-3 кон куясыгыз бар иде!

Кунак сурәте

НИЧЕК УЛ ДӘРЕСЛЕКЛӘРНЕ КАРЫЙЛАР СОН?ИҢ БЕРЕНЧЕ АҢЛАТЫГЫЗ!СОҢЫННАН ТАВЫШЛАРНЫ ТОШЕРӘЛӘР!СЕЗНЕҢ ЭШЕГЕЗ КҮҢЕЛЛӘРНЕ КАЙТАРДЫ БУ САЙТКА КАРАТА!ЫШАНЫЧ ЮК ИКӘН,ХӘТТА МОНДЫЙ ЗУР САЙТЛАРГА ДА!ҮЗЕГЕЗНЕҢ КЕШЕЛӘРНЕ КАЛДЫРАСЫЗ ДА КАЛГАННАРЫНЫКЫН ТӨШЕРГӘНСЕЗ! Бу мошенничество яки обман дип атала!Аның өчен безнең җир шарында статьялар да бар!УК РФ Статья 200 – Обман потребителей. Статья 159 – Мошенничество;
Кунак сурәте

Хөрмәтле сайт кулланучылары, укытучылар! Татар телен, милләтен үстерүгә җанын - тәнен биреп эшләүче әлеге сайтка шулкадәр пычрак атарга ярый микән? Мин - җиңүче икәнемне дә бүген генә белдем. Кызганыч, сөенергә генә өлгермәдем. Нигезләмәне игътибар белән укыган булсагыз, мондый бәхәс чыкмас иде. Ә инде "үзегезнең кеше" дигәндә, монда бар да үз кешеләр, барыбыз да татар телен, милләтен үстерүчеләр. Ә кемнең җиңүче булуы шулкадәр әһәмиятле микән???? Безнең кулланмаларны укып, күпме кеше куллана ала, шунысы әһәмиятлерәктер, бәлки?!
Хөрмәтле коллегалар! "Белем" сайты безне җыеп торучы бердәнбер татар сайты,
аны саклыйк, аның үсешенә ярдәм итик, төрле пычрак, нахак сүзләр әйтеп, ямьсезләмик үзебезне, без бит УКЫТУЧЫЛАР!!!!!

Кунак сурәте

Мин дә сезнең белән килешәм.Ин мөһиме аларга грамота алу, ахры.Аның эше берәр кешегә файда китерәме, юкмы ул турыда уйлап та карамыйлар.

Кунак сурәте

Мин бу комментарийларны укып шаккатып утырам - УКЫТУЧЫЛАР язганмы соң боларны??? Тавыш бирүнең максатын, гомумән, бу сайтка ресурс куюның максатын аңламаган кешеләр язган моны. Шулкадәр түбән дәрәҗәгә төшәргә кирәк бит ә?

Кунак сурәте

Мин дә сезнең фикер белән килешәм. Шаккаткыч хәлләр бу!!!!

Кунак сурәте

Фикер белдергәнче, башта хатасыз язарга өйрәнергә кирәктер , бәлки?!!!

Раил Гатауллин сурәте

Дуслар, коллегалар, порталыбыз кулланучылары!

Мин (порталның җитәкчесе Раил Гатауллин) мәгариф системасының төрле урыннарында эшләп тәҗрибә алган кеше. Авыл мәктәбендә дә укыттым, шәһәр гимназиясендә дә. РООда да методист булып эшләдем, университетта да укыттым, аспирантураны да тәмамладым, министрлыкта да эшләдем. Хәзер әлеге портал ярдәмендә татар мәгарифен үстерү өстендә эш алып барырга, әлеге эшкә киң катлау татар җәмәгатьчелеген - укытучыларны, укучыларны, студентларны, ата-аналарны җәлеп итәргә тырышам.

Дөресен әйтәм, мин бүгенге мәгариф системасының хәзерге халәте белән канәгать түгел. Хәзерге хәлендә БДИны да хупламыйм, элеккеге имтихан системасында да яңартулар кирәген белә идем. Татар мәгарифе турында сөйләшеп тә торасым килми, моңа вакытым юк. Сөйләшергә түгел, ә эшләргә дә эшләргә кирәк.

Хәзерге мәгариф системасында тәрбия мәсьәләләре аксый, укытучыларның белем бирү методикалары камил түгел. Укытучылар укыту процессына "салкынаеп" гади "система роботына" әйләнеп бара - сертификатлар җыя, дәрес бирәсе урынга электрон журнал ачылганны көтеп утыра, барлык укучыларны да белемле итү урынына 1-2 укучыны "үстереп" аларны үзенең "портфолиосы" ясый. Үзара тәҗрибә алышу, киңәшләшү, камилләшү, үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә эшлисе урынга җайлырак, "безнаказанный" эшләр башкаруны кулай күрә. Укучылар белән бергә мәктәп артына чыгып тәмәке тарткан укытучыларны да күргән бар... Нәтиҗәдә мәгълүмат чараларында шундый яңалыклар күрәбез: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/27852-challyida-ix-syiynyif-ukuc... ("Чаллыда IX сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы мәктәптә укуын дәвам итәргә теләми")

Әлеге порталның максаты - татар телендә белем бирү өчен сыйфатлы ресурслар туплау, аларны укытучыларга җиткерү. Укытучыларны үзара дуслаштырып аралаштыру, һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә ярдәм күрсәтү. Болай да авыр педагогик хезмәтен тиешенчә башкару өчен стимуллар булдыру.

Шунысына шатмын, порталыбыз 6-7 ел дәверендә акыллы, креатив, үзаңы булган мәрхәмәтле татар мөгаллимнәрен тәрбияли алды, аларның квалификацияләрен күтәрүдә ярдәм күрсәтте.

Бергә хезмәттәшлек дәверендә укытучыларның проблемаларын аңлыйсың, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тырышасың. Шушы берничә ел эчендә кайсы укытучының кем булуын, никадәр үз эшенең остасы булуын белә алдым. Аларга карап татар мәгарифенең киләчәге барын тоям һәм сөенәм!

Порталдагы конкурслар - барлык татар укытучыларын тагын да яхшырак, тагын да сыйфатлырак эшләү, моның өчен стимулларын арттыру максатыннан булдырылган. Татар укытучылары акыллырак һәм остарак булган саен татар мәгарифе дә ныгый бара!

Порталда килде-китте ресурслар урныштырып, алар өчен меңәрләгән кешене тавыш бирүгә катнашырга чакырып кына "иң яхшы ресурс" исемен алу мөмкин эш түгел. Ресурс чыннан да сыйфатлы, кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек һәм урынлы булырга тиеш.

Ә инде статьяларга килгәндә... :)))) Без бит бернәрсә дә сезгә сатмадык, сез акча түләп бездән берни дә алмадыгыз. Без әлеге бәйге аша кулланучыларны порталдагы ресурслар белән якынрак танышырга, охшаган ресурс өчен тавыш бирергә чакырабыз. Һәм, иң яхшы ресурсларга, киресенчә, үзебез чыгымнар тотып сертификатлар ясыйбыз, театрларга билетлар эзләп йөрибез, мондый яхшы эш башкарган өчен аларны тагын да канатландырырга тырышабыз. "Хезмәтенә күрә җимеше" дигәндәй, укытучыларга яхшы хезмәтләре өчен кругозорны арттырырга, ял итәргә, сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирәбез.

Әйе, кайбер башка сайтлар кебек без дә "тупо сертификат тапшырып", моның өчен акча алып ята алабыз. Әгәр дә менә шул очракта сез акча түләп, без сезгә тиешле сертификат бирмәгән булсак, без чыннан да мошенниклар һәм алдакчылар булыр идек.

Белем.ру беркайчан да андый юлдан бармаячак, бары тик сыйфатлы татар мәгарифен булдыру юнәлешендә эш алып барачак һәм бу юнәлештә эш алып барган укытучыларга кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтәчәк!

Коткы таратучы хөрмәтле аноним! Безнең бәйгеләрдә катнашып җиңү өчен үзегезне камилләштерегез, безгә дә, башка беркемгә дә нахак сүзләр әйтмәгез. Кеше булыгыз, укытучы булыгыз! Яхшы якка үзгәрүне гафу үтенүдән башлый аласыз.

ps. Исемегезне атап әйтмәдем, бу безнең яктан гуман адым булмас иде.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Мин анламадым ник тавышларны тошерделэр?

Кунак сурәте

Исәнмесез!Гафу итегез мине!Мин катнашучылар саныннан түгел,кунак кына!Статьяларны юрист буларак кына яздым!

Кунак сурәте

Мин катнашучылар арасыннан. Әлеге хәл килеп чыгуда минем дә өлешем бардыр дип уйлыйм. Сүз дә юк, кемнеңдер мине узып китүләре аркасында түгел иде эшемнең башы. Бары тик бу кадәр үк тавыш биреп булмаганны аңлап, язарга уйладым мин. Мин үзем дә мәктәп ноутбугыннан бер, өйдән тагы бер тапкыр тавыш бирдем. Шуннан ары биреп тә булмый иде. Калган тавышларны дусларым һәм укучыларым бирде. Ничек итеп бирүләре миңа мәгълум түгел, бәлки алар арасында да хәрәмләшүчеләр булгандыр, ләкин алар бары тик тавыш кына бирделәр, ә ресурсның үзе белән танышмадылар. Шуны белеп алуга, мин һич тә курыкмыйча тавышларның дөрес булмавы турында язып җибәрдем. Минем белән килешегез: лаек кеше җиңәргә тиеш бит инде, әйеме? Мин үзем җиңелүне дә, җиңүне дә кабул итә ала торган кеше. Һич аңламыйм: нигә башкалар дөреслекне кабул итә алмыйлар икән инде? Әгәр дә үзегезнең ресурсыгызны, чыннан да, җиңүгә лаек дип саныйсыз икән инде, тагы катнашып карагыз. Укытучы халкында дәрес эшкәртмәләре күп бит алар! Хәзер инде бәйгенең шартларын белеп катнашырсыз. Бәлки мин үзем дә әле тагы бер тапкыр катнашып карармын. Бөтен җирдә дә хәйлә белән генә җиңеп булмый шул, иптәшләр. Бу юлы без шуңа инандык. Афәрин, Автор, дөрес эшләдең, шулай кирәк иде.

Кунак сурәте

Мин катнашучылар арасыннан. Әлеге хәл килеп чыгуда минем дә өлешем бардыр дип уйлыйм. Сүз дә юк, кемнеңдер мине узып китүләре аркасында түгел иде эшемнең башы. Бары тик бу кадәр үк тавыш биреп булмаганны аңлап, язарга уйладым мин. Мин үзем дә мәктәп ноутбугыннан бер, өйдән тагы бер тапкыр тавыш бирдем. Шуннан ары биреп тә булмый иде. Калган тавышларны дусларым һәм укучыларым бирде. Ничек итеп бирүләре миңа мәгълум түгел, бәлки алар арасында да хәрәмләшүчеләр булгандыр, ләкин алар бары тик тавыш кына бирделәр, ә ресурсның үзе белән танышмадылар. Шуны белеп алуга, мин һич тә курыкмыйча тавышларның дөрес булмавы турында язып җибәрдем. Минем белән килешегез: лаек кеше җиңәргә тиеш бит инде, әйеме? Мин үзем җиңелүне дә, җиңүне дә кабул итә ала торган кеше. Һич аңламыйм: нигә башкалар дөреслекне кабул итә алмыйлар икән инде? Әгәр дә үзегезнең ресурсыгызны, чыннан да, җиңүгә лаек дип саныйсыз икән инде, тагы катнашып карагыз. Укытучы халкында дәрес эшкәртмәләре күп бит алар! Хәзер инде бәйгенең шартларын белеп катнашырсыз. Бәлки мин үзем дә әле тагы бер тапкыр катнашып карармын. Бөтен җирдә дә хәйлә белән генә җиңеп булмый шул, иптәшләр. Бу юлы без шуңа инандык. Афәрин, Автор, дөрес эшләдең, шулай кирәк иде.