Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Балачак кеше тормышының гаҗәеп гүзәл мизгеле. Сабантуй газетасы балачакны, малай-кызларның ихлас күңелләрен, аларның эш-гамәлләрен чагылдыручы көзге кебек. Газета яшь каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга үзеңне сынарга, үстерергә мөмкин.
Сабантуй газетасы укытучыларның, класс җитәкчеләренең, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның төп ярдәмчесе. Газета битләрендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, аларның дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп уздыру, республикадагы балалар хәрәкәтен үстерүгә дә зур игътибар бирә.
Ай саен ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән берлектә чыгучы Хәерле юл сәхифәсе балаларыбызны юлларда исән-имин сакларга, аларны юл кагыйдәләрен белергә өйрәтүче иң шәп кулланма. Татар халкының танылган шагыйрь-язучыларына, сәнгать эшлеклеләренең юбилейларына багышланган сәхифәләрне педагоглар дәресләрдә куллана. Сабантуйлы балачак - киләчәкле балачак. Сабантуй да чыныгу алган малай-кызлар тормыш дигән олы сабантуйда да сынатмаслар.
«Сабантуй» газетасының индексы - 54124, язылу бәясе - 192 сум. Оешмалар өчен газетаның индексы - 16259, язылу бәясе - 215 сум 46 тиен. Бергә булыйк, дуслар!
PR. Кайчандыр үзем "Яшь ленинчы" (хәзер "Сабантуй") укып үстем. Безнең буын "Яшь ленинчы"лы балачак иде... Әлеге «Сабантуй» газетасына язылырга чакыруны укып чыкканнан соң үзем дә әлеге язманы Белем.ру порталы кулланучыларына җиткерергә булдым. Нигә дигәндә, исеме башка булса да, газетаның асылы бер үк - балаларның, мәктәп укучыларының ярдәмчесе һәм киңәшчесе булу!
«Сабантуй» балаларга газета аша гына түгел, төрле яктан гел ярдәм итеп тора. Газета балалар өчен оештырылган бәйгеләр, чараларны яктыртып кына калмый, әлеге чараларны оештыруга, анда җиңеп чыккан талантлы балаларны бүләкләүгә дә зур өлеш кертә, балалар өчен үзе дә төрле кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрә. Ә талантсыз бала юк ул! Һәр баланың үз мөмкинлекләре, үз таланты! Димәк, "Сабантуй" газетасы барлык балалар өчен дә киңәшче һәм ярдәмче дип әйтеп буладыр.
Газетаны күбрәк укыган, балачакны "Сабантуй" газетасы белән күбрәк уздырган саен яхшыдыр ул. Сез газетаны күбрәк укыган, "Сабантуй" тормышында ныграк катнашкан саен ул да яхшыра һәм матурая барыр.
Раил Гатауллин
Фикерләр
Кунак
2 Декабрь, 2012 - 11:31
Permalink
Аноним
"газета битләрендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, аларның дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп уздыру" дип язасыз. Ә нәрсәгә сабантуй газетасының яңа чыккан номерында VK челтәре турында нидә булса язылып бара, андагы төркемнәр турында да әйтелмичә калмый? Мин моны үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп уздыру дип уйламыйм!
Раил Гатауллин
14 Ноябрь, 2012 - 19:14
Permalink
Сораштыру
Илшат исемле кулланучыбыз тәкъдиме белән балалар матбугатына язылу дәрәҗәсен ачыклый торган сораштыру үткәрергә булдык. Сораштыруда катнашу өчен http://belem.ru/matbugatka_yazilu адресы буенча үтегез.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
14 Ноябрь, 2012 - 13:57
Permalink
Яхшы фикер
Илшат! Татар балалар матбугаты турында кайгыртуыгыз шатландыра. Димәк, сездә укытучы каны ага... :) Мәктәптән китеп бәлки ялгыш эшләгәнсездер?
Сораштыруга килгәндә каршы түгел, оештырырбыз. Белем.ру кулланучылары арасында бу күрсәткеч уңай булыр дип өметләнәм. Әмма шул ук вакытта, Белем.руны, Сабантуйны, Ялкынны һ.б. белмәгән яисә белергә теләмәгән кешеләр дә шактый. Шунысы аяныч.
Татар матбугаты конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Никадәр сез бу турыда башкаларга (балаларга, укучыларга, дусларга, коллегаларга һ.б..) сөйлисез, шулкадәр реклама була. Без мәктәптә укыганда атна саен матбугатка күзәтү ясый, дөньядагы хәлләрне сыйныф җитәкчебез белән анализлый идек (политинформация дәресләре). Төрле газеталарны укый, алардан кызыклы яңалыкларны сайлап ала һәм башкаларга сөйли идек. Әгәр шундый дәресләр үткәрелсә, Сабантуйда, Ялкында, Көмеш кыңгырауда, Мәдәни җомгада һ.б. татар матбугатында яисә Белем.ру порталында яисә башка татар сайтында шундый-шундый яңалык язганнар дип кулга шул газета-журналларны тотып яисә интернетта шул битне ачып күрсәтеп сөйләсәк ничек яхшы булыр иде?! Ул бит истә кала, балалар да аннары татар матбугатын укып барырга, татар ресурсларын файдаланырга өйрәнәләр. Бәлки үзләре дә киләчәктә шул системада эшләп китеп татар матбугатны ныгытырлар. Әнә бит, Гөлшат яза, укучыларының кайчандыр Сабантуй газетасы бәйгесендә катнашып, хәзер "Иделем акчарлагы"нда катнашканын. Аннан яхшы язучы/шагыйрә яисә журналист чыгачагына иманым камил.
Бар да үзебезнең кулда. Бу дөньяны үзгәртергә теләсәк, үзебездән башларга кирәк!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
14 Ноябрь, 2012 - 13:28
Permalink
Сораштыру уткэрегез
Белем авторы! Сез монда сораштыру уздырыгыз! Кем Сабантуйга язылган, кем Ялкынга, кем Комеш кынгырауга и т.д. Файдалы булгач, Белем.руны кулланучылар куп кеше куллана бит. Ничек минем идея?
Кунак
14 Ноябрь, 2012 - 13:23
Permalink
Рэхмэт
Рэхмэт. Укытып карадым. В принципе укытучы эше ошый инде. Но хэзер кэгазь волокитасы артты. Балаларны яратам. Но гаилэне туендырырга кирэк. Энием - укытучы. (Илшат)
Кунак
13 Ноябрь, 2012 - 18:06
Permalink
Мәктәпкә укытырга килегез!
Илшат! Сез мәктәпкә укытырга килегез, без 12 мең түгел, 18 мең сум алабыз: http://mon.tatarstan.ru/rus/modernizaciya_sist_obr.htm !!!
Ә Сабантуйга килгәндә язылдык. Мәктәпкә дә килә. Яхшы газета, сүз дә юк. Мәктәптән 1 укучыбыз әле быел җиңү дә яулады Сабантуйның бер бәйгесендә. Бүләге машина түгел инде, әмма кызыбыз рухланды, хәзер "Идел акчарлагы"нда катнаша. Газетаны алып баручыларга рәхмәт!
Гөлшат диимме инде...
Кунак
13 Ноябрь, 2012 - 17:30
Permalink
Ярты көнлек хезмәт хакы
Мэкаләдә бер маглүматка игътибар бирми калгансыз. Минем 2 улым бар. Ике ел инде Сабантуй алдырабыз.
Ярты елга газетага язылу бәясе - 192 сум. Күпме бу, азмы?! 200 сум дип түгәрәкләсәк тә күп түгел ул, дуслар (матфак тәмамлагач шулай саныйбыз инде, ачуланмагыз).
Кайбер мәгълүматларга караганда Татарстанда уртача хезмәт хакы 18 меңнән артык: http://prokazan.ru/newsv2/55225.html
Тормышка реаль караганда, уртача без (эшче сыйныф) 12 мең сум чамасы акча алабыз. 12 меңне 30 көнгә бүлсәк, 1 көндә якынча 400 сум акча эшлибез, дигән сүз. 200 сум - 400 сумның яртысы. Димәк, ярты көн эшләгән акча белән үз балагызны (балаларыгызны) ярты ел "Сабантуйлы" итә аласыз.
Башта болай гына язылган идем, балаларга татарча җүнле бер әйбер яздырып алып булмый иде, хәзер дә почти шулай. 2-3 газета-журнал бар. Татмедиа ни карыйдыр?!!! Казанда Татмедиага килеп карагыз әле (Декабристлар урамында). Ишектән кергәндә дә татарча ләм-мим бер ни язмаганнар. Бар да русча. Шулай Татмедиа дәвам итсәләр, Сабантуй да, Ялкын да, башкалар да бетәчәк. Шуңа язылырга, спрос ясатырга кирәк. анда бит хәзер бизнесменнар. Яза белмиләр, акча саный беләләр. Газетага спрос булса, бәлки тагын берәр газета я журнал буллдырырлар, Сабантуй, Ялкын кеҗекләре дә ныгырлар, сыйфатлырак булырлар.
Сабантуй кебек газета укытып кына балаларның телен саклап калып була. Автор (Раил Гатауллин) бик яхшы үз фикерен белдергән, әмма монысын әйтми калган. "Сабантуй" газетасы ярдәмче генә түгел, коткаручы да ул!!! Милләтне, телне саклаучы, коткаручы. Менә сайтларын да яхшырта төшсеннәр иде. Элек заманына күрә матур иде, хәзер инде бар да яхшыра, татар сайтлары да яхшырыга тиештер бит инде! Татмедиа уптым валлахи барлык газета-журналларга бер кием кидертте дә, вәсслам. Бер яктан яхшы инде, икенче яктан сабантуның сайты үзенчәлекле, под одну гребенку булмавы белән балга май булып ята. Белем.ру сайтлар ясый ич, Раил Гатауллин, ярдәм итегезче шуларга. Сайтларын яхшыртып бирегез. Татмедиадан акча соратыгыз. Шундый биналарга ремонт ясаталар, үз балалары өчен газета-журнал чыгаруны исәпкә алмыйлар. Балалар өчен тагын 2-3 газета-журнал чыгарысннар иде, Сабантуй кебек газеталарга кызыклырак Приложениелар ясатсыннар иде. Әнә бит русчалары елтыр-елтыр ята. Казанга айга бер гел барып кайтам, китап кибетләрендә татарча пресса булмауга җан әрнеп кайтам. Матфак тәмамламый берәр журналистика тэмамлаган булсам үзем чыгарыр идем шуны.
Ярый, күп яздым. Исемем Илшат булсын (почти шундый инде). Сүз аырында тагын бер кабатлыйм, Сабантуйларга, Ялыкннарга һ.б. язылыйк! Балаларга да файдалы, үзегезгә дә, милләткә дә!