INTERTAT.RU - Татарстан Республикасы электрон газетасы

INTERTAT.RU - Татарстан Республикасы электрон газетасы (2011 елның октябрь аеннан башлап әлеге татар газетасының төп өлеше Татмедиа агентлыгы карары белән Булат Сруров җитәкчелегендә рус телендә эшли башлады).

WEB-ресурс төре: 

Фикерләр

Кунак сурәте

Эйтерсен лэ Раил эшлэгэн дэвердэ анын баш бите татарча ачыла иде... Интрига куертучы син, хормэтем бетте синга. "ВКонтакте"ны татарлаштырган очен бер тиен тулэмэделэр тип почмак саен елыйсын, узеннен "Татар иле"нэ бюджет акчасын саллы гына каерырга исэбен.

root сурәте

http://intertat.ru - сайтның төп бите (рус телендә)
http://old.intertat.ru - сайтның "иске" бите (татар телендә).
Сайтыбызда татар телле ресурслар каталогы булу сәбәпле без сылтаманы газетаның "иске" битенә үзгәрттек.

"Татар иле" өстендә зур бер команда эшли.

root сурәте

"Эйтерсен лэ Раил эшлэгэн дэвердэ анын баш бите татарча ачыла иде"... - әйе, татар телендә ачыла иде! Сез элек Интертат газетасын укый идегезме, Булат?

"Интрига куертучы син, хормэтем бетте синга." - мин бәлки интрига куертамдыр, бәлки шулай дип аталадыр. Әмма күпме дәвер татар телендә һәм татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләп килгән газетаның юкка чыгуы мине дә һәм Интертатның башка укучыларын да нык борчый. Бу минем генә фикер түгел.

Миңа килгәндә - мин һәркемне дә ихтирам итәм. Теләсә кайсы яхшы кешедә начарлык табып була, теләсә кайсы начар кешедә - яхшылык. Биш ел педагогик белем алу дәверендә мин кешеләрдә аларның шул яхшылыгын күреп, шуны үстерергә өйрәнгән, канга сеңгән. Мин сезне дә ихтирам итәм, сезнең дә кешелекле якларны табып (ә алар сездә бик күп!) татар газетасын татар телендә эшләвен кайтартасым килә. Әлеге газетаның баш мөхәррире буларак сез аның өчен "башыгызны поезд астына салыр дәрәҗәдә" аның белән бергә яшәргә тиешсез, дип уйлыйм!

"ВКонтакте"ны татарлаштырган очен бер тиен тулэмэделэр... - әйе, бу энтузиастлар эше. Әмма ләкин мондый зур эшне Хөкүмәтебез күрергә тиеш һәм мин бу турыда инде хәбәр иттем дә. Алла боерса, бу эшне башкарып чыккан Рөстәмнәр, Ильмирлар, Лилияләр, Алсулар һ.б. (бу исемлектә мин дә бар, минем керткән өлешем 2% чамасы гына, егетләргә-кызларга бу изге эшләрендә ярдәм итәргә теләү гөнаһ түгел дип саныйм) Хөкүмәтебез тарафыннан билгеләнеп үтелер дип уйлыйм. Татмедиага бу яшьләрнең эшләрен яктыртулары өчен рәхмәтем зур!

"узеннен "Татар иле"нэ"... - бу турыда әйттем инде. Инде 2009 елда башлаган бу эшем ул вакытта ук Хөкүмәт дәрәҗәсендә яклау тапкан булса, без инде сезнең белән татар челтәрендә татар телендә аралашып утырыр идек. Сез дә татар телебезне бозып фикерләр калдырмас идем. "Хормэтегез" бетүгә борчылмыйм, "Хөрмәтегез" генә бетмәсен, Булат. "Интертат" мөхәррире компьютерында татар теле урнаштырылмаган булуы бик начар күренеш. Кызганыч.

"бюджет акчасы" - миңа акча кайдан килү мөһим түгел, Булат. Бу эшне башкарып чыгуга ул булсын гына. Кирәк икән сез дә акча күчерә аласыз, бюджеттан акчаны азрак сорармын. Хөкүмәттән әле акча буламы-юкмы - билгеле түгел, ә инде безнең команда эшнең 35-40%ын эшләп чыкты инде. Мәсәлән, хәзерге вакытта профессиональ фотоаппарат кирәк. Акчалар әле юк, ә эшләргә кирәк. Бәлки безгә шул 40 меңлек фотоаппарат белән ярдәм итәрсез?

Булат. Миңа ике татар кешесенең шулай бәхәсләшеп утыруы гаҗәпкә калдыра. Мондый җавапларны да язып утырган юк, сезнең өчен язарга булдым. Әмма тагын да гаҗәпкә калдырганы - татар кешеләренең үз туган телләренә хөрмәтләре булмавы.

Кунак сурәте

Афәрин, бик дөрес җавап бирдегез! Ә Сруровка сорау: Интертатта татар телен икенчел тел дәрәҗәсенә куйганыгыз өчен татар халкының хөрмәте сезгә артты дип уйлыйсызмы?

Кунак сурәте

Әлеге моментта татарча күренә бу сайт. Тора-бара нишләр?
Алдагы хәбәр буенча: Белем авторының акча сораганын һәм елап утырганын күргән юк әле.

root сурәте

http://intertat.ru - сайтның төп бите (рус телендә)
http://old.intertat.ru - сайтның "иске" бите (татар телендә).

Әгәр ул аның татар версиясе булса, сайт адресы ким дигәндә http://tat.intertat.ru буларак язылыр иде.

root сурәте

Интертатның татарча өлеше http://intertat.ru/tt адресы буенча эшли башлады.

Кунак сурәте

Исеме янып торган кызыл фоны белән күзләрне кисә. Элекке бизәлеш уңышлырак иде.

Ильфар сурәте

Бизәлеше уңайсыз тоелса да татар телендә булуы күңелгә бик ятышлы. Эшләгәннәр икән, бик яхшы. Татар исемен аяк астына салып таптамадылар (монда әйтелгән фикерләрне дә), шуңа сөеник. Әлеге вакытка яңартылып баруы да шәп. Иң мөһиме татарча, җәмәгать! Булат, болай эшләсә бик шәп. Шулай да татар телле сайтларның иң зурларыннан буларак (белем ру һәм интертат) баннер алмашу да эшләнсә бик шәп булыр иде. Киләчәктә калган сайтлар белән дә алмашырлар бәлки?.. (Төп битләрен татарчалаштырсалар шәп булыр иде, Главная страница дип тора...)
Ильфар сурәте

Булат, без барысын да белеп бетермибез икән бит әле. Сайтны карап йөри торгач бик күп сораулар туды бит әле. Татар телле версияне күргәч самими шатланган идек, ә ни өчен әлеге, татар телле битләр баш бит буларак (сайтны ачканда ук), төп версия буларак ачылмый? Бу нигә бәйле? Электән татар телендә эшләгән сайтны ник рус телендә ачабыз? Башта татар телендә булсын (төп бит кенә түгел!)!!! Сылтамалары күренеп торгач рус телендә укучылар да кирәкле битләрне эзләп табарлар...
Мондый дәрәҗәдәге сайтның татар телле булуы күз буяу өчен генә түгел, һәр материалның да татар телле версиясе булырга тиеш дип саныйм (баскалап карадым, хәйран гына татарча материаллар бар, русчалар да чыккалый).
Ә иң төп мәсьәлә: сайтның татар телендә ачылуы. Бер дә килешмәсәгез interRUS адресы алыгыз...