Татар мәгарифе порталы
Бүген Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Татарстан журналистларына яңа белем бирү стандартларын кертү һәм Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру мөмкинлеге шартларында милли мәгарифне үстерү перспективалары буенча үз позициясен бәян итте.
Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә Россия Югары суды Казан лицейларының берсендә укучының әти–әнисенең судка биргән дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан иде. Анда БДИны бары тик рус телендә генә тапшыру тәртибенә дәгъва белдерелә.
“БДИ чыгарылыш имтиханы гына түгел, ә укырга кергәндә тапшырыла торган имтихан да булганлыктан, ул бердәм формада булырга һәм бары тик рус телендә генә тапшырылырга тиеш, – дип белдерде Андрей Фурсенко. – Моннан тыш, бу имтихан тапшырган кеше илнең теләсә кайсы югары уку йортында укуын уңышлы дәвам итә алачагына гарантия дә”.
Шуның белән бергә Россия мәгариф һәм фән министры БДИ хакында фикер алышырга кирәк дигән тәкъдим белән килеште. “Без БДИ системасыннан акрынлап портфолио системасына күчәргә тиеш, анда укучыларның башка казанышлары да исәпкә алыначак”, – дип ассызыклады министр.
Яңа белем бирү стандартларын кертү хакында сөйләгәндә, Андрей Фурсенко бу шартларда милли мәгариф өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылуы хакында белдерде. “Яңа стандарт кысаларында инновацион, шулай ук милли һәм җирле моментларны исәпкә алучы якларның күбрәк булуы безгә бәйле”, – диде министр.
“Минем уйлавымча, белем бирү программаларын эшләү кысаларында төбәкләрнең роле сизелерлек булырга тиеш, – дип ассызыклады А.Фурсенко. – Без хәзерге вакытта бу мөмкинлекләр тулы күләмдә гамәлгә ашырылсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйлыйбыз”.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
28 Апрель, 2009 - 09:14
Permalink
Украин, рус һәм татар телләре
Ни өчендер руслар үзләре Украинада рус теле өчен кайгырталар, ә татарларның үз телләре өчен борчылуларын аңламыйлар... Рус милләтен өстен югары куялар. Бу инде милләтчелек дип атала.
Горький шоссесыннан ерак түгел Телеүзәк тукталышында урнашкан "Пятерочка" кибетендәге вак-төяк әйберләр сатып торучы ападан барып балаларга дигән уенчыкларның бәясен сораган идем. Әлбәттә, татар телендә.
Бу апай күзләрен миңа акайтып:
"Ты мне тут нацизмом не занимайся, говори по-русски!" - дип акырмасынмы. Монда кем нацист икәне күренеп тора инде.
Татарстанда халыклар дуслыгы бик ныклы, монда татары да, руслары да, башкорт халкы, мари һәм чуваш, украин һәм мордва халыклары да, башка халыклар да яши. Менә шундый күп милләтле регионга килеп - монда рус теле генә булырга тиеш дип фәрман салучыларга кем генә сокланып карар икән?!
Руслар үзләре миләтара сугыш оештырырга теләгән кебек тоела. Татар халкына туган булган халык - төрекләрне Татарстаннан кудырта. Башкортлар белән татарлар арасында каршылыклы фикерләрне алга сөрәләр.
Фотога төшкәндә синең янда елмаеп, синең баш өстендә бармаклары белән "колак" куеп торган кебек. Ә менә татарлар көзгегә карарга ашыгып тормыйлар. Күңел көзгесенә... Эх, карасыннар иде!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин