Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Казан мөгаллимнәренең хезмәт хакы 21 процентка арткан
root
23 ноя 2010 - 10:05
Казан мөгаллимнәренең хезмәт хакы 21 процентка арткан
Фикерләр
Кунак
19 гыйнвар, 2011 - 20:55
Permalink
Мин балалар бакчасында
Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Катнаш торкемдә 24 бала, ә бер класста 3--6 бала (авыл күздә тотыла) Мин дә 18 ел эшлим Хезмәт хакы 7-7.5 мең. Бакчада да шул ук план,кәзазь инде.Нәрсә диярсез.
Кунак
19 гыйнвар, 2011 - 17:19
Permalink
Мэктэптэн кая китэргэ
Мэктэптэн китэсенме дип сорап та тормыйлар бит эле чыгаралар да жибэрэлэр, оптималььлэштеругэ сылтап. Куп укытучы эшсез калды инде.
Кунак
23 Декабрь, 2010 - 20:13
Permalink
Мәктәптән кая китәргә мөмкин?
Мәктәптән кая китәргә мөмкин? 18 ел стажым бар. Хезмәт хакым артмады минем. Әмма алга таба мәктәптә эшләү мөмкин түгел. Эш шул ук,ләкин беренче карашка гына. Кәгазь тутыру туйдырды! Кирәкмәгән гамәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр? Безнең хәлне кем белә? Гомумән, белергә телиләрме? Бүгенге укытучы кемгә кирәк? Укытучы елы күз буяу өчен генә үткәрелә түгелме? Сорауларыма берәүдән дә җавап көтмим,чөнки җавап бирергә тиешле вәкилләрнең элеге сайтны ачып та карамауларына иманым камил.
Кунак
19 гыйнвар, 2011 - 14:07
Permalink
Мәктәптән кая китәргә мөмкин?
Сезнең кебек бу сорауны барлык укытучы кабатлый. Бу реформаларның иге -чиге күренми башлады. Илдә, конкрет Мәгарифтә генә түгел, барлык өлкәдә дә шулай. Чиновникларны киметеп, укытучыга, шул хәзерге хезмәт хакына эшләргә мөмкилек бирсәләр (балаларга белем бирү) шәп булыр иде. Туннельдә ут күренми әлегә...
Кунак
4 Декабрь, 2010 - 21:19
Permalink
Кунак
Югары категорияле укытучы мин,хезмәт хакым 240 сумга артты.Үткән уку елында республика олимпиадасында укучым призлы урын алды,семинарларда катнашу, ачык дәресләр бирү,класс җитәкчесе булу,30 еллык хезмәт стажы... Хезмәт хакы, сөйләүләре буенча, шактый артырга тиеш иде кебек. Тик кемнеке артты соң? Мәктәптә ат урынына эшләүче кеше бит ул -укытучы. Дәресләрем 18сәгать.Эш вакыты синең ничә сәгать укытуыңа бәйле түгел,барыбер көне буе мәктәптә,электрон журналга билге кую гына укытучының күпме вакытын ала? Шул өстәмә эш өчен аңа кем түли?Укытучының хезмәте дөрес бәяләнми,ул мескен хәлдә.Очкын.
Кунак
2 Декабрь, 2010 - 20:06
Permalink
минеке
Акча арту артмау бары тик директор кулында гынадыр.30 ел стаж белән быел гына эшкә килүче яшь , белемсез укытучы кадәр ала алганым юк. Директор өстеннән дә тикшерүчеләр юк микәннисоң? Мөслим районы.
Кунак
7 Февраль, 2011 - 13:46
Permalink
Директор????????
Сезнең мәктәбегез автономиягә күчтеме әллә? Күчкән булса, уйланырга була, ә күчмәсә... Ничек инде директор укытучыга акча бүлеп бирсен ди. Акчаны аны аерым программа ярдәмендә исәплиләр, нинди категорияләргә карап икәнен программа үзе әйтә. Директорларны тикшерүче юкмыни соң дип борчылуыгыз юкка, аларны гел тикшереп, күзәтеп кенә торалар.
Кунак
28 Ноябрь, 2010 - 22:07
Permalink
Минеке
Минеке 87 сум артты, ике шоколад алдым арткан акчага...
Кунак
28 Ноябрь, 2010 - 16:05
Permalink
Акча артмады...
Акча артты дип кеше көлдермәгез. Эш артты, эш. Балаларны укытырга , дәрестән соң калып шөгыльләнергә вакыт калмый. Кирәкмәгән кәгазь тутырып вакыт үткәрәбез. Ә акча минеке 120 сумга артты.Рәхмәт.
Кунак
25 Ноябрь, 2010 - 00:51
Permalink
Һәр укытучыга - бер югары белемле сәркатип!
Бу яңа технологияләр дигән булып укучыларыбыз турында оныта башлыйбыз түгелме?
Күпме кирәкмәгән документ? Укытучының мөмкинлекләре кәгазь тутыра алу (басма вариантта)белән үлчәнә. Каш ясыйм дип күз чыгармыйк! Күпме коллегаларым "Кайдан эш табыйм? Качарга кирәк мәктәптән" - дип еш әйтә!
Кунак
5 Декабрь, 2010 - 23:49
Permalink
Эшне бары тик системалаштырырга гына кирэк!
Минемчэ, эшне системалаштырсагыз, бар да яхшы булачак. Узем мэктэп системасында 10 ел эшлэп чыктым.Суз юк, яна мэктэпкэ килгэн укытучы очен авырга тошэ, э инде оч ел хэм куьрэк эшлэгэннэр инде эшне зарланмыйча башкарып чыгарга тиеш дип уйлыйм.
Кунак
11 Декабрь, 2010 - 22:28
Permalink
җавап
Сез эштән чыкканнан соң, мәктәптә күпме кәгазь эше һәм тагын санап бетермәслек эшләр өстәлгәндер дип уйламыйсызмы?Укучыларны күрергә вакыт та калмый бит.
Кунак
7 Декабрь, 2010 - 23:47
Permalink
Зарлану түгел, бөтен Галәмгә
Зарлану түгел, бөтен Галәмгә кычкырасым килә: "А-ры-ды-ы-ым"- дип. Ярый әле 13 ел мәктәптә эшләп, өйдәгеләрне ияләштереп өлгердем. Мәктәпкә быелдан башлап, барыр урыны булмаган кеше генә киләчәк. Олырак коллегаларымны бик яхшы аңлыйм: хәзерге укытучы үзенең төп вазифасын онытып торырга тиеш. Түләве җитәрлек булса, мин вакытыма үзем хуҗа булсам, җырлый-җырлый эшләр идем. Авыл укытучысын мәҗбүри партиягә дә керттерәләр. Аңа карап, взнос түләүдән башкада катнашмый да ул. Республика газета-журналларына да мәҗбүри язылдырталар. Ә сайлаулар үзе бер театр, аны карамыйча аңлап булмый. Системалаштыру өчен, эшеңнең башын һәм ахырын төгәл белү кирәк. Ә монда көн саен яңа нәрсә килеп төшә, системалаштырып кара син иртәгәгә калдыра алмаган эшеңне. А-ры-ды-ы-ым!......
Кунак
23 Ноябрь, 2010 - 13:32
Permalink
Сентябь аенда акчаны әз булса
Сентябь аенда акчаны әз булса да арттырдылар. Ә октябрьдә кире алдылар. Кабинетка ремонтны ел да ясыйбыз, ә кабинет өчен түләнми. Дәфтәр тикшерүгә ике тапкыр кимрәк ала башладык.Белмим кем безне алдыйдыр-мәктәпме, әллә хөкүмәтме?
Кунак
23 Ноябрь, 2010 - 13:32
Permalink
Сентябь аенда акчаны әз булса
Сентябь аенда акчаны әз булса да арттырдылар. Ә октябрьдә кире алдылар. Кабинетка ремонтны ел да ясыйбыз, ә кабинет өчен түләнми. Дәфтәр тикшерүгә ике тапкыр кимрәк ала башладык.Белмим кем безне алдыйдыр-мәктәпме, әллә хөкүмәтме?
root
23 Ноябрь, 2010 - 10:13
Permalink
Чынлап та шулаймы?
Әлеге яңалыкны урнаштыруын урнаштырдым, әмма аның дөрес булуын ышандырып әйтә алмыйм. Беренчедән - үзем ышанмыйм, икенчедән - йөзләгән таныш укытучы хезмәт хакларының максимум 100-200 сумга артуларын әйтәләр. Әлеге таныш укытучыларның төп өлеше - I яисә югары категорияле укытучылар.
Нәтиҗә:
1. Укытучыларның хезмәт хаклары 1000 сум чамасы (250 сумга арткан булса - 25 % тәшкил итә).
2. Әлеге мәгълүмат дөрес түгел.
p.s. Бу мәгълүматның дөрес яисә дөрес булмавын дәлилләүче укытучы да булмас, мөгаен. Чөнки Казан укытучыларының бик сирәге генә Белем.руга керә.
Нәтиҗә:
1. Казан укытучылары татар телен белмиләр.
2. Казан укытучылары интернеттан файдалана белмиләр.